Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Балалар бакчасында гаилә бәйрәменең сценариясе

Балалар бакчасында гаилә бәйрәменең сценариясе



  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Безнең гаилә - тату гаилә” бәйрәменең сценариесы


Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә.


Исэнмесез диеп Суз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исэнмесез диеп Суз башласам,

Бэхетем арта, кунел шатлана.

Яшэгез сез гел муллыкта.

Гел тыныч булсын галэм.

Соекле кунакларыбызга Ялкынлы…

Балалар(бергэ).Кайнар сэлам!


(Җыр: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген)


Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Эти-эни анын тоткасы булса, балалар гаилэнен козгесе.Эгэр тотка купмасын, ватылмасындисэн, Бер-беренне анлап, хормэт итеп яшэргэ кирэк. Гаилэ ул- жылы учак.Гаилэ никадэр нык булса, аннан килгэн жылылык шулкадэр кочле булла. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.


Бәйрәмебезне башлап җибарер өчен сүзне бакча мөдиренә бирәбез.

(Мөдирнең котлавы тыйлап кителә)


Алып баручы: Ә хәзер сүзне балалрга бирәбез!


1 бала


Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.


2 бала


Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.


3 бала


Бүген – гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.


4 бала


Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.


5 бала


Бу кичэбез горлэп утсен,

Истэ калсын гомергэ.

Бэйрэмнэрсез яшэп булмый

Жирнен якты йозендэ…


Алып баручы: Көннең яктылыгы – кояшта,

                                     Күкнең матурлыгы – йолдызларда,

                                     Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында. Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр. Без дә әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап җыр башкарып китәбез.


(Җыр “Бәйрәм белән әнием”)



Алып баручы. Без бүгенге бәйрәмебезне үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Без бүген сезнең белән балаларны карап утырудан тыш, ярышлар да үткәреп алырбыз. Ярышыбыз мавыктыргыч булсын өчен мин Сезне җирәбә ярдәмендә ике командага бүләм. (Гаиләнең берәр әгъзасы команданың саны язылган җирәбә тартып чыгара һәм гаиләләр ике командага бүленеп утыралар).

Шулай итеп бәйрәмебезне ачк дип игълан итәм.



I конкурс. “Команданың девизы”


Һәр команда үз исемен, девизын һәм җырын әйтә.

II конкурс “Кем тапкыр, кем тизрәк”


Безнең икенче конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Мин чиратлап һәр командага мәкаль әйтәм, сез җавап бирәсез, белмәсәгез каршы команда да әйтә ала җавапны.



-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

-Эткэй шикэр, энкэй( бал)

-Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)

-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

-Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаган булыр).


Рәхмәт барыгызга да!


Алып баручы: Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием! Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк. Безнең балаларыбыз да әтиләрен бик нык яраталар һәм аларга багышлап шигырьләр дә өйрәнделәр.


6 бала


Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.


7 бала


Минем әтием тырыш,

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңә дә ярдәм итә.

 

Утын яра, маллар карый,

Хәттә керләр дә юа.

Әни өйдә булмаганда

Аш та пешереп куя.


8 бала


Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.


(Балалар башкаруында җыр “Мин әтине яратам”)



III конкурс “Үз балаңны эзләп тап”.


Безнең балаларыбыз әтиләрен яратуларын дәлилләп күрсәттеләр, ә хәзер әтиләрне тикшереп карыйк әле. Алар үзләренең балалар эзләп таба алырлар микән.

III конкурс “Үз балаңны эзләп тап дип атала. Әтиләрнең күзләрен бәйлибез һәм алар шулай балаларын эзләп табырга тиеш булалар.


IV конкурс “Шарыңны сакла”


Хәзер әзрәк биеп ял итеп алыр өчен бирегә әниләребезне чакырабыз. Сезнең аякларга шарлар бөйлибез, сез үзегезнең шарыгызны сакларга тиеш буласыз. Шарын шартлаткан әни шар эчендә язылган биремне үти һәм уеннан чыгып бара.



Алып баручы: Ә хәзер балалар да сезгә үзләренең биюләрен дә күрсәтерләр.

(Музыкаль пауза бию “Весёлая кадриль”)



9 бала:


Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче


10 бала:


Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбинм күк

Җылы, якты буласы?!



11 бала:


Дөньяда иң җылы әби

Безнең әби- беләбез.

Шуның өчен абый белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.


Алып баручы: Безнең бүгенге бөйрәмебездә безнең өчен иң кадерле булган әбиләребез- дәү әниләребез дә бар. Алар – олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле. Без аларны бик нык яратабыз һәм аларга багышлап матур җыр башкарып китәбез.

(Җыр “Әбием- әбекәем”)


V конкурс “Бишек җыры”


-Ә хәзер чират әбиләребезгә дә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салганнар. Әбиләребез балаларына, оныкларына нинди бишек җырларын җырладылар икән? Шуны тикшереп карыйк әле.


VI конкурс: “Әниемә чәчәк бәйләме бүләк итәм”


Алып баручы: чираттагы бәйгебезне балалар белән уйнап алыйк әле. Музыка туктаганчы кем күбрәк чәчәк җыяр микән. Кайсыбыз безнең җитезрәк булып чыгар икән.


Алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:


Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.


Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?


-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!



VII конкурс. “ Кайсы команда күбрәк матур сүзләр белә?”


(Һәр команда чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче команда: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”, ди. Ахыргы команда матур сүз әйткәннән соң, 1 нче команда уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган команда уеннан “төшеп кала”.)


-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?



VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?”

(Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)


-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме? Белмәсәгез алар сезгә җыр аша нинди уенчыклар яратканнарын аңлатып китәрләр.


Кызлар башкаруында җыр “Без матрёшкалар”

Малайлар башкаруында җыр “Мин шофер”.


Алып баручы. Һәр гаиләдә дә – җитез әни, булдыклы әти һәм мәрхәмәтле дәү әниләр бар. Берсендә аерып алып син яхшы, син начар дип әйтеп булмый. Алар һәрберсе дә үз нәниләрен яраталар, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышалар. Үзләренең йөрәк җылыларын балалрына бирәләр. “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Бүгенге бөйгебез безнең ахырга якынлашты һәм курыкмыйча мин дуслык җиңде дип әйтәсем киләм. Ә иң зур бүләкләрне сезнең балалрыгыз үзлзренең нәни куллары ясадылар. Кечкенә генә булсада зур итеп кабул итегез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп үткәрик.























 Сезнең улыгыз (кызыгыз) урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:

- Улым! Нәрсә булды? – дип сорыйсыз.

- Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә, малаегызга ни әйтерсез




Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап

күрсәтегез.



Балагыз белән бәйле булган нинди дә булса кызык хәл турында сөйләгез.



Әниләр турында берәр матур шигырь сөйләп күрсәтегез































Гаилә бәйрәме






11 март 2016 ел


Автор
Дата добавления 14.03.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров343
Номер материала ДВ-526464
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх