Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыБалалар бакчасында җырлы-биюле уеннар

Балалар бакчасында җырлы-биюле уеннар

Скачать материал

Ефәк элдем читәнгә

http://1.bp.blogspot.com/-506FFzcgSbs/VDqZprGaX0I/AAAAAAAAAaA/gBY7CLbRGgY/s1600/i.jpg

 

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

 

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кул­ларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

 

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

 

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

 

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чи­генәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем

http://4.bp.blogspot.com/-6q_u6Iom2wI/VDqZkmo3SsI/AAAAAAAAAZo/bz0ug8ndPIQ/s1600/i%2B(1).jpg

 

Балалар бер түгәрәк ясап, бер баланы уртага чыгара.таз
үзләре күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эш г
лар, уртадагы бала да җырлап аларга эш белән җава_.
бара. Кырыйдагылар да «менә шулай, менә шулай» дип -
кабатлап, аныңча кыланалар.

Җыр

—    Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
—    Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри поездлар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри поездлар.
Менә шулай, менә шулай.
Шулай йөри поездлар:
—    Күрсәт әле, үскәнем.
Ничек урак уралар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай урак уралар.
Менә шулай, менә шулай.
Шулай урак уралар.

Паровоз

http://3.bp.blogspot.com/-_cL7YX4ap2Q/VDqZl1btGNI/AAAAAAAAAZw/hoF6jCm2yC0/s1600/i%2B(2).jpg

 

Алга таба барабыз
Тик-так-так!
Тик-так-так!
Гөрләп чаба паровоз,
Юл тап-тап,
Юл тап-тап.
Ак төтен артта кала:
Пух-пах-пух!
Пух-пах-пух!
Вагоннар җырлап чаба:
Ах-ах-ух!
Ах-ах-ух!
Свисток янгырап китә:
Ту-ту-ту!
Ту-ту-ту!
Тавышы еракка җитә:
Уу-уу-уу
Уу-уу-уу!
Бик күп җирләрне үттек:
Чың-чың-чың!
Чың-чың-чың!
Станциягә җиттек:
Дың-дың-дың!
Дың-дың-дың!
Зур паровоз уфылдый:
Пуф-пуф-пуф!
Пуф-пуф-пуф!
Бүген нинди ардым, ди:
Уф-уф-уф!
Уф-уф-уф!

Аю-бүре

http://4.bp.blogspot.com/-Lphu_EBnG0A/VDqZnGEvf5I/AAAAAAAAAZ4/TMl0sEg5HOk/s1600/i%2B(3).jpg

 

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек
аю яки бүре булып берәр җирдә  посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» киләләр. Берәү аларга
каршы очрап сораша:
—Дуслар, кая барасыз?
—Кара урманга барабыз.
—Кара урманда нишлисез?
—Кура җиләк җыябыз.
—Җиләк белән нишлисез?
—Җиләктән как коябыз.
—Бүре килсә, нишлисез?
—Урман буйлап чабабыз.
Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:
Җиләк җыям, как коям,
Карт анайга бүләккә;
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.
Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа баш
лый. Кемне тотса, шул бүре була.
Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә хезмәт итә.

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач

Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач:
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач
Теләгәнеңне сайлап кач!

http://3.bp.blogspot.com/-9_7wWKnLK1M/VDTEFD0OHmI/AAAAAAAAAYs/hsjbgxouQRU/s1600/leto_i_deti_2.jpg

 


Коймаклар

Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган         сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы,
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы биюче.
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз. •
Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,
Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Балалар бакчасында җырлы-биюле уеннар"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 320 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.11.2015 3537
    • DOCX 141.3 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Лейсан Ахатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Лейсан Ахатовна
    Абдуллина Лейсан Ахатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20351
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие ребенка до трех лет: познавательные, коммуникативные и социальные аспекты

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания архитектуры для детей дошкольного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 31 человек

Курс повышения квалификации

Развитие и воспитание детей дошкольного возраста в условиях реализации федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования (ФГОС ДО)

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 219 человек

Мини-курс

Эффективное создание и продвижение школьной газеты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Детская нейропсихология: особенности, диагностика, исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 119 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек