Барлык һөнәрләр дә яхшы, теләгәнен
сайлап ал
Гөлнур Әхмәтҗанова,Тәнзилә Хәмәтвәлиева,Нурсинә Сафиуллина
Аксубай районы Иске Кыязлы урта
мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары
Безнең
урта мәктәптә балаларга кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайлау, киләчәктә
хезмәт юлына юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Икенче буын (ФДББС) стандартларына
туры килгән методлар, алымнар файдаланып төрле чаралар үткәрелә. Бүгенге көн
таләпләренә җавап бирерлек практик эшле, эзләнүле проектлар тормышка ашырыла. Шул
уңайдан үткәрелгән «Барлык һөнәрләр дә яхшы, теләгәнен сайлап ал» дигән чара үрнәген
сезгә тәкъдим итәбез.
Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда кызыксыну
уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.
Жиһазлау: төрле һөнәр ияләре турында язылган китаплар, газета-журнал
материаллары, табышмаклар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар, лаборатор эшләр
комплекты.
Чара барышы
Алып
баручы (укытучы). Укучылар, без бүген сезнең белән төрле һөнәр ияләре, һөнәрләр
турында сөйләшербез. Өстәлләргә юнәлеш бирүче предметлар урнаштырылган. Сез
аларны карагыз һәм төркемнәрдә фикерләшегез. Бу предметлар кемнәр өчен кирәк?
1 нче өстәл. Дәфтәр, күзлек, дәреслек.
2 нче өстәл. Басым үлчәгеч, ак халат, шприц.
3 нче өстәл. Аш чүмече, калфак, алъяпкыч.
4 нче өстәл. Парик, микрофон, диск.
5 нче өстәл. Каска, мастерок, кирпеч.
(Һәр төркемнән берәр
кеше җавап бирә. Аннары өстәл читенә куелган шарны такта астындагы аскыймага
чыгарып куя.)
– Карагыз әле,
укучылар, нинди сүз килеп чыкты? (Һөнәр.)
– Нәрсә соң ул һөнәр? (Һөнәр
– ул белгечлек, профессия.)
– Һөнәрләрне искә төшереп
үтик. «Хәрефләр әлифбасы» уенын тәкъдим
итәм. Сезнең өстәлләрдә хәрефләр ята. Шул хәрефтән башланган һөнәр исемнәрен тәртип
буенча яза барабыз.
– Д – доктор, дирижёр, дипломат, директор, дизайнер.
– Т – тегүче, теш табибы, төзүче, тракторчы, танкист, тренер.
– У – укытучы, умартачы, урманчы.
– C – сатучы, слесарь, сыер савучы.
– М – маляр, милиционер, моряк, массаж ясаучы, менеджер.
(Һәр төркемнән берәр укучы җавап бирә.)
Хат, газета-журналларны
Ул бар өйгә тарата.
Пенсия биргәнгә күрә,
Бар өлкәннәр ярата.
(Почтальон)
– Сезнең почтальон
буласыгыз киләме? Ә хәзер, укучылар, без «Почтальон – хат ташучы» уенын уйнап
алабыз. Түгәрәккә басабыз. Һәрбер укучы бер шәһәр исеме язылган башлыклар кия. Хат
ташучы кайсы шәһәргә хатны җибәрә, шул шәһәрләр урыннарын алмашалар. Әгәр хат
ташучы тизрәк уенчы урынына басса, уенчы хат ташучыга әйләнә.
Алып баручы. Без авыл җирендә яшибез. Игенче һөнәре безгә бик таныш, ул җаваплы,
авыр эш. Яз айларында игенчеләр эшне ашлык-бөртекләрнең саклануын тикшерүдән
башлыйлар. Әйдәгез әле, без дә игенчеләр булып карыйк. Менә сезнең
өстәлләрдә культуралы бөртекләрдән борчак, бодай, арыш, кукуруз, карабодай, көнбагыш,
арпа, солы салынган савытлар тора. Бөртекләр кушылган. Сез аларны танып, аерып
алып, исемнәрен язып куярга тиеш.
(Игенче җыры яңгырый)
Алып баручы. Укучылар, хәзер лаборант булып карыйк.
Төркемнәрдәге укучылар
бөртекләрне сайлап алу ысуллары белән таныштыралар. Бер атна элек утырткан орлыкларның
тишелешен карыйлар, фикерләшәләр.
– Кемнәрнең әтиләре
игенче булып эшли, шулар торып басыгыз.
– Кемнәрнең әтиләре трактор
йөртә, шулар торып басыгыз.
– Кемнәрнең әтиләре комбайн
йөртә, шулар торып басыгыз.
– Кемнәрнең әти-әниләре
шофер булып эшли, шулар торып басыгыз.
Тракторчылар, комбайнчылар,
шоферлар барысы да икмәк үстерүдә тырышып хезмәт итәләр.
– Ә сезнең шофер
буласыгыз киләме? (Фикерләр тыңланыла.)
(«Шофер» дигән җыр
башкарыла.)
Алып
баручы. Укучылар,
бу фоторәсемнәр сезгә танышмы? (Әлбәттә. Болгар тарихи-археология тыюлыгы, Изге
Болгар җире ул. Әлеге тарихи
урында җирне казу-тикшерү эшләре алып барыла.)
– Казылып табылган әйберләр
буенча кешелек җәмгыятен өйрәнә торган фән археология дип атала. Ә археологлар
– шул өлкәдә эшләүче белгечләр.
– Сезнең археолог буласыгыз киләме? (Әлбәттә.)
Укучылар ком салынган ящик янына чыга. Чиратлашып, ком арасыннан
әйберләр эзләргә керешә.
Укытучы. Укучылар, нинди әйберләр таптыгыз? (Акча, чүлмәк, тимер, алка,
чынаяк).
– Без әйберләрне төзек килеш таптык. Күп очракта алар ватык
килеш табыла. Сезгә дә савыт ватыклары тәкъдим ителә. Сез парлап, җилкә
партнеры белән бергә аларны җыеп карагыз.
·
Практик эш.
Җир астыннан борынгы тарихи
әйберләрне табар өчен археологка казу эшләре алып барырга кирәк. Җир катламының
өске өлеше инде казылган. Бу эшне алга таба дәвам итәр өчен нинди эш кораллары
алырга кирәк. (Кечкенә керәк, пумала.)
·
Физкультминут.
Балалар «Солдатлар» җыры астында марш атлыйлар.
– Укучылар, бу җыр
кемнәр турында иде? (Солдатлар, хәрбиләр турында.)
– Хәрбиләр турында сез
ниләр беләсез? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
Укытучы. Укучылар, Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 70 ел тулды. Без үз
илебезнең батырларын онытмыйбыз. Дөньяда сугышлар бара. Шуңа да без уяу
булырга тиеш.
(Укучы кулына күгәрчен
тотып чыга.)
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш,
Безнең теләк якты,
матур
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Йомгаклау.
Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана. Укучылар укуында шигырьләр тыңлана.
1 нче укучы.
Төзүче йортлар сала,
Тегүче күлмәк тегә,
Күлмәкне тегеп булмый,
Кермичә җылы өйгә.
2 нче укучы.
Ташчы эшли алмас иде,
Җайлы кием кимәсә,
Тегүче куртка, алъяпкыч
Аңа тегеп бирмәсә.
3 нче укучы.
Матур итекләрне безгә
Тегеп бирә итекче,
Тәмле ашлар белән
сыйлый
Оста куллы пешекче.
4 нче укучы.
Төрле-төрле һөнәр, димәк,
Безнең өчен бик кирәк.
Файдаң тисен кешеләргә:
Һәркем
тиеш эшләргә.
Һөнәрләр турында сөйләшүгә багышланган чара «Теләсәң, эш табыла»
дигән җырны тыңлау белән тәмамлана.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.