Инфоурок Доп. образование СтатьиДоклад на РГМО " Работа с одаренными детьми"

Доклад на РГМО " Работа с одаренными детьми"

Скачать материал

Сәләтле балалар 
белән эшләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү. Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр, ә безнең – укытучыларның бурычы – баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү.

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар телен укыту аерылып тора. Чөнки алар рус җирлегендә яшиләр, русча аралашалар. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, аны тирәнтен өйрәнү өчен төрле алымнар кулланырга, рус теленнән алган белемнәренә таянырга, телевидение, радио тапшыруларын тыңларга, алар турында әңгәмәләр үткәрергә, төрле класстан тыш чараларда катнаштырырга кирәк. Тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Сәләтле балалар белән эшләү-төп максаты аларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын исәпкә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәлеш билгеләүгә ярдәм итү.

Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты дәресләре - укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү өчен бик тә уңайлы җирлек.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул

Сәләтле балалар белән эшне яңартуның фәнни – методик нигезләре.

Табигать биргән мөмкинлекләрне ачу һәм үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү - сәләтле бала белән индивидуаль эшнең төп шарты. Укытуны индивидуальләштерү принцибы бу программаның концептуаль нигезе булып тора. Сәләтлелек концепциясенең бүгенге көндә иң популяр булган теориясен Американың күренекле белгече Джозеф Рензулли тәкъдим итә. Аның фикеренчә, сәләтле кеше 3 төрле сыйфатлар бердәмлеген үз эченә ала:

1. Гомуми һәм махсус күнекмәләр – уртачадан югары.

2. Эшкә сәләтлек-югары;

㿷ᛟМ3. Иҗади сәләт (креативлык) – югары.

 

Д.Рензулли бөтен өч параметр буенча да югары күрсәткечкә ия булган шәхесне генә сәләтле бала дип санамый, бер генә ягы югары булса да – сәләтлелек билгесе. Шулай итеп, сәләтле балалар  контингенты киңәя дигән сүз. Димәк , интелектуаль тестлар, креатив тестлар (1 таблица)  һәм нәтиҗәләр буенча гына йомгак ясау хата булыр кебек. Уку программалары төзегәндә Д.Рензуллиның сәләтлелек трактовкасын кулланырга, укучыларның потенциаль мөмкинлекләреннән чыгып, үзләре теләгән юнәлештә үсешкә ирешерлек итеп эшчәнлекне оештырырга кирәк.

Програманның максаты:

 Сәләтле балаларның омтылышларын үстерүдә ярдәм итү, бугенге көннең иң актуаль проблемалары буенча эш оештыру, татар телле мохиттә фәннәр өйрәнүне яхшырту, яңа информацион технологияләрне үзләштерүдә ярдәм итә, акыл-зиһен төшенчәләренең инсан иң төп сыйфатлардан булуын алга сөрү.

Төп бурычлар.

1. Сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне диагностикалау.

2. Укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуын һәм нәрсәгә сәләтле булуын алданрак ачыклау.

3. Район, республика күләмендә үткәрелә торган фәнни гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиаларда катнашу.

 4. Нәширлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү.

Программа түбәндәге эш формаларын куллануны күздә тота: • Укытучыларның һ.б. белгечләрнең мәктәп, мәктәптән тыш учрежденияләр, югары уку йортлары базасында укучылар белән индивидуаль һәм төркемләп эш оештырулары; • Юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшен җайга салу; • Белемнәрнең төрле өлкәләре буенча олимпиадалар уздыру; • Танып белү, кызыксынуын һәм иҗади сәләтен үстерү өчен интеллектуаль уеннар оештыру

Сәләтле балалар белән эш.

 

 

 

Эшнең эчтәлеге

Чыганак

1

 

 

 

 

 

 

Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.

 

 

 Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле

М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.

Татар теленнән тестлар. Казан, 2006 ел.

2

 

 

 

 

Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру

 

Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты

3

 

 

 

 

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү.

Һәр класс өчен йомгаклау тестлары.

Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим. 

 

 

 

 

Программа.

 

 

                                   Эчтәлек

Сәгать саны

1

Талантлы балаларны ачыклау һәм алар турында мәгълүмат туплау.

 

 

3 сәгать.

2

Талантлы балалар белән эшләү планын булдыру.

1 сәгать.

3.

Берләшмә утырышында укытучыларның талантлы

балалар белән эшләү программасын тыңлаү.

 

1 сәгать.

4.

Үзешчән сәнгатьтә катнашүчылар чыгышын,

рәсемнәрен, сочиненияләр, рефератлар конкурсын

үткәрү.

 

Ел буенча.

5.

Татар теле атналыгы үткәрү.

 

1 атна.

6.

Газета чыгару.

Чиреккә бер тапкыр.

7.

Музей эшен дәвам итү.

Ел буенча.

8.

Татар балалар театры.

 

 

9.

Мәктәп олимпиадаларын үткәрү.

Район планы буенча.

10.

Район һәм республика олимпиадаларында катнашу.

Район һәм Республика планы буенча.

      

 

 

Талантлы балаларның барлау һәм алар белән эш этаплары.

I этап – анамнестик, башлангыч сыйныфларда сәләтле балаларны таныш алу һәм аларның нинди өлкәдә таланты булуын ачыклау.

II этап – диагностик (5-9 кл.) индивидуаль бәя бирү.

III этап – укучы сәләтенең формалашуы.

 

 Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш.

 

-         программа материалын баету

-         сәләтле укучыларның хезмәтләрен күрә белү

-         махсус программа белән эшләү

-         дифферинциаль якын килү, аларга консультацияләр

-         үз һәм сыйныф эшчәнлеген анализлау

-         иҗади эш өчен материал әзерләү

-         укучыларның киеренкелеген киметү

 

      Балык тотарга һәрвакыт ике балыкчы йөргән. Көн саен боларның юлына бер ач кеше чыга икән. Балыкчыларның берсе һәрвакыт балыгының бер өлешен ач кешегә биргән. Икенчесе исә – юк. Бу хәл бер көн кабатланган, икенче көн. Өченче көнне бер балык та бирмәүче балыкчы бу ач кешегә кармак алып килеп биргән. Ач кеше үз тамагын үзе туйдыра башлаган.

 

Балаларның сәләтләрен ачу өчен кулланган чаралар, яңа укыту технологияләре, ысуллар әнә шул икенче балыкчыга охшаган, укучыга материалны әзер килеш түгел, ә эзләнү аша бирергә кирәк- шул чакта гына балаларның сәләтләрен барлауга юл ачыла.

 

“Начар мөгаллим хакыйкатьне бирә, ә яхшысы аны табарга өйрәтә», - дигән Дистервег. Безгә әзер белемне генә бирергә түгел, ә аны эзләп табарга өйрәтергә кирәк. Шул чакта гына укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешер

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи)

 

 

1.     Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад на РГМО " Работа с одаренными детьми""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Флорист

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 379 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.03.2018 380
    • DOCX 54.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адигамова Гузаль Гафуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адигамова Гузаль Гафуровна
    Адигамова Гузаль Гафуровна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 81167
    • Всего материалов: 29

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Адаптивные системы и технологии обучения взрослых

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы организации безопасной среды в дополнительном образовании

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Курс повышения квалификации

Скоростное чтение

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1236 человек из 79 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 788 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии продаж: воронка, агрегаторы и мессенджеры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Преодоление фобий: шаг за шагом к свободе от социальных источников страха

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек