Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Утяшкино Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Әй мәктәбем,белем учагым
2 слайд
Автор: “Г.Тукай – публицист” дип аталган бәйгедә җиңүче
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль
районы Татар Утяшкино гомуми белем бирү мәктәбе 7 сыйныфы укучысыӘхмәтҗанов Рифат –
3 слайд
Районкүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясе
Эзләнү-тикшеренү эше
Тема:Татар теленең торышы: проблемалар, перспективалар- «Тел язмышы – милләт язмышы"
4 слайд
Фәнни җитәкче : Хәлилова Әминә Вәлирахман кызы,
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы
Татар Утяшкино мәктәбе беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
5 слайд
Минем максатларым
1.Милли телебез буларак татар телен торгызу, саклау,үстерү юлларын тикшерү.
2.Һәр илнең ачкычы буларак – тел икәнен ачыклау.
3.Телнең югалмас ядкарь икәнен күрсәтү.
4.Татар теленең үсешенә караган мәсәләләрне барлау.
5. Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.
6 слайд
Бурычлар
Бурычлар:
1.Үз телеңне саклау – безнең изге бурычыбыз.
2. Кеше томышында аерылгысыз төшенчәнең берсе - аның туган теле дип санау.
3.Иҗади фикерли белү сәләтен үстерү.
7 слайд
Туган телләр була бер генә –
Туган телнең кадрен бел генә.
Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
Шәйхи Маннур
8 слайд
К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: “Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”.
9 слайд
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле;
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син, туган тел, аркылы.
Г. Тукай
10 слайд
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы
21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Беренче мәртәбә ул
2000 нче елның 21 февралендә
Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә
21 февраль –
Халыкара туган тел көне
11 слайд
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар.
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Яшә мәңгегә
И туган телем,
Былбыл моңыдай,
И матур телем
12 слайд
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар,
мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп
таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга
тиеш тере мирас булып тора.
Коитиро Мацуура – ЮНЕСКО Генераль директоры
13 слайд
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья
халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе:
ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ,
РУС, КЫТАЙ,
ТӨРЕК, ЯПОН,
ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ
Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала
14 слайд
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Бик кирәкле, затлы тел.
Шәйхи Маннур
15 слайд
Тел –
халык күңеленең кыңгыравы.
Ә кыңгырау -кагылмасаң чыңламый.
Ф. Яруллин
16 слайд
Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.
Чәбәләнгән телем кат-кат,
Йолкып-тартып тетмәгез.
Үрмәләр өчен үрләргә,
Телне аркан итмәгез,—
17 слайд
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд
18 слайд
Туган җирем – Идел буе,
Һәркемнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс татар теле,
Әй син батыр татар теле!
Наҗар Нәҗми
19 слайд
И минем җандай кадерлем
И җылы, тере телем!
Х.Туфан
20 слайд
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй
21 слайд
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт
22 слайд
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
Зөлфәт
23 слайд
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Татар телем,
Үсеп,сиңа алга барасы –
Гасырларын кичеп, чорларга.
Теләгем шул:
Яңа дәвер, яңа чорларда
Насыйп булсын сөйгән халкыма,
Сәйдәш маршын уйнап
Сөекле “Туган тел”не җырларга.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 861 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Халилова Амина Валирахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72/108 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.