Инфоурок Начальные классы КонспектыҖыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс

Скачать материал

3 сыйныфта татар теле дәресе.

 

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

 

Максат: 1) Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аера белергә өйрәтү.

2)Җыйнак жөмләләрне,тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү,җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.

 

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.

Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, ярдэмчеллек сыйфатлары; дәрестә актив, тәрбияле, дус иптәш булу.

Регулятив:  үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы  булу.

Танып – белү:  Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белу;  укытучының сорауларына җавап бирә,матур, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача  җиткерү, алган мәгълүматларны куллана белү.

Дәрес формасы. Яңа белем формалаштыру дәресе.

Материал: 1. И. Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк,59-60б.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013,

3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013

 

Җиһазлау: компьютер,экран, слайдлар.

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез әйбәтме? ” Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең яхшы үтәр” –диләр. Әйдәгез әле бер-беребезгә  хәерле эш көннәре телик.

 

Хәерле көн,уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

- Яхшы кәеф,яңа көч белән дәресне башлыйбыз.

 

II. Төп өлеш.

1.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

1 нче бирем.

Матур язу күнегүе.

-Тактада язылган сүзләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз, 1сүз өстәп языгыз.

Яз,кояш,яфрак,яра,..

Бу сүзләрнең берсен кертеп җөмлә төзергә, ия һәм хәбәр астына сызарга.

Үзбәя

2нче бирем. Төркемнәрдә эш.

Тактада 2 җөмлә языла:

Кошлар кайта.

Күчмә кошлар безнең якларга кайта.

-Бу язмаларны җөмлә дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Шартлар экранга языла:

-       Җөмлә баш хәрефтән языла;

-       Җөмлә азагында . ! ? билгеләре куела;

-       Үзара бәйләнеше бар;

-       Тәмамланган уйны белдерә;

-       Иясе һәм хәбәре бар.

Җөмлә турында белемнәрегезне бер-берегезгә, үз-үзегезгә һәм хор белән кабатлагыз.

Үзбәя

III. Уку максатын кую.

3 нче бирем. Ике җөмләне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга (җаваплар тактага языла).

 

               Охшаш яклары

           Аермалы яклары

2 се дә хикәя җөмлә,

2 сендә дә ия һәм хәбәре бер үк

1 нчесе кыска, 2 нчесе озын; ия белән хәбәрдән башка иярчен кисәкләре дә бар

 

Нәтиҗә: Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.

- Нинди уку максатын куярбыз? Җөмләләрне төзелешләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез. (Уку максаты тактага язып куела. Хор белән, бер – берсенә, үз-үзенә кабатлатыла.)

Үзбәя.

IV. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.

4 нче бирем.

1. Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?

- Ул ия белән хәбәрдән генә тора.

2. Ә икенче җөмлә?

- Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.

 Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез.      (_____ )     ( ___________ ).

3. Куллар арасында зурлык нишләде?

- Беренчесен күрсәткәндә  - кысылды, кечерәйде, кыскарды, нечкәрде, тарайды,жыйнакланды. Икенче җөмләне күрсәткәндә зурайды,киңәйде, җәелде.

 

-Шулай булгач, 1 нче җөмлә ничек дип аталыр икән?

- Җыйнак җөмлә.

-Ә икенче җөмлә ничек дип аталыр?   

-Икенче җөмлә җәенке җөмлә.

4. Димәк, нинди җөмләләр була икән?

- Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Үзбәя.

5 нче бирем.

-Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә билгеләмә табыгыз.

- Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмләләр дип, ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмләләр җәенке җөмләләр дип атала.

-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең нәтиҗәсе белән чагыштырыгыз. (59 бит.) Сез ясаган нәтиҗә белән дәреслек килешә микән?

 

Модельләштерү

 

      Җыйнак җөмлә

 


     

        ия , хәбәр

 

               Җәенке җөмлә    

 


                    ия, хәбәр

                         +

            иярчен кисәкләр

 

Үзбәя.

V.Динамик пауза.

 

VI .Яңа белемнәрне беренчел ныгыту. Дәреслек белән эшләү.

78 нче күнегү. Парларда эшләү. Ике баганадагы сүзләрне укыйбыз,чагыштырабыз,сорауларга жавап бирәбез.

                                    

Тикшерү, үзбәя.

 

79 нчы күнегү.Җөмләләрне җәенкеләндереп язырга.

 

80 нче күнегү.  Җыйнак  җөмләне бер укучы, партадашы җәенке  җөмләне укый.

 

Үзбәя.

 

VII. Рефлексия.

-Дәресебезнең максаты нинди иде?

-Нинди җөмләләр була икән? Ничек бу нәтиҗәгә килдек? (Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.)

 

Белемнәрне бәяләү.

Өй эше. 1. 81 нче күнегү, 60 нчы бит. Сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җәенке җөмләләр төзеп яз.

 2. Иҗади эш. 82 нче күнегү. 

-Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по переработке нефти и газа

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 090 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.09.2016 2331
    • DOCX 52 кбайт
    • 56 скачиваний
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибатуллина Сирена Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибатуллина Сирена Халиловна
    Ибатуллина Сирена Халиловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8336
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 201 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Проведение и применение трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 629 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 203 человека

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе