Татарстан
Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе
“Советлар
Союзы Герое Г.Г.Гарифуллин исемендәге
Яңгул
урта гомуми белем мәктәбе
Башлангыч сыйныфлар өчен
көз бәйрәме эшкәртмәсе
“Хуш киләсең, алтын көз!”
Төзеде:
I квалификацион категорияле
башлангыч
сыйныфлар укытучысы:
Ризванова
Л.И.
2022-23
нче уку елы
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда
кунаклар, балалар, зур түгәрәк ясап,
тезелеп утырган.
Уртада аланлык. Җир төрле төстәге яфраклар белән капланган.
Бер төркем балалар
белән алып баручы керә. Кулларында, кәрзиннәрендә матур яфраклар.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле тирә-якка. Сез үзегезне кайда дип хис итәсез?
Елның кайсы вакыты?
Әйе, көз. Тирә-якта нинди матур! Агачларда сары яфраклар.
Җирдә дә сары
яфраклар. Алар баскан саен, күңелле итеп шыгырдыйлар,әйтерсең
лә безнең белән
сөйләшәләр.
Көз килә,
яңгыр ява,
Яфраклар да
саргая.
Дустым, дустым,
Яфракларны күр әле.
Алтын төскә
кергәннәр,
Бар дөньяны
күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар.
Һавада әйләнәләр
Һәм
җиргә сибеләләр.
Оча яфрак, уйный
яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген,бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең
матур чаклары.
Снова осень за окошком,
Дождик сыплется
горошком.
Листья падают шурша,
Как же осень хороша!
Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә,
Бу фасылның яменә!
Ни арада җәй үтте
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Без инде күптән көттек.
Бүген бездә зур бәйрәм,
Бүген бездә Көзге бал!
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
Җыр
“Яфраклар бәйләме”
Алып баручы. Балалар, ә сез көзне яратасызмы соң? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана)
-Көз көннәре бик
күңелле,
Бик күп җимешләр
пешә.
-Помидор, карбыз
өлгерә,
Алмалар өзелеп
төшә.
-Арыш, бодайлар
белән
Авыл амбары тула.
-Яхшы эшләгәч,
уңыш күп,
Бар кеше дә бай
була.
Алып баручы. Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш
үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең
йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур
яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә
тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән
билгеләнә. Менә без дә сезнең белән
Көзге бал бәйрәменә җыелдык.
Балалар, безнең матур Көз бәйрәменә кемдер җитми шикелле
бүген. Кем булыр ул?
Балалар. Көз кызы! Көз кызы!
Көз кызы керә, матур итеп киенгән, кулында кәрзин, кәрзиндә
көзге яфраклар, күчтәнәчләр.
Көз кызы. Мине шулай чакырасызмы?
Исәнмесез,
якын дусларым,
Сезне
сагынып килдем мин.
Сезгә
матур көннәр дә,
Уңышлар
китердем мин.
Мин, Көз кызы, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Милли
киемнәр кигән малай белән кыз Көз кызын түгәрәк ипи белән
каршы алалар.
Кыз: Яшәү чыганагы –
кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең
җан җылысы,
Җир-Анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Малай. Ипекәй һәр көн кирәк,
Ул тәмледән тәмлерәк.
Ризыкка тәм биргән - Ул,
Дөньяга ямь биргән – Ул,
Ул тыйнак, ләкин көчле,
Онытмагыз икенче.
Икмәкне Көз кызына бирәләр.
Көзнең иң зур бүләге –
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле
булыр,
Икмәк булган чагында.
Ипи
басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Сары төс була ул
күпләп –
Алтын бөртек төсе ул.
Бөртек – тәмле икмәк,
Икмәк - җирнең көче
ул.
Гәрәбәдәй
булыр үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу –
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Көз
кызы: Кулымда күпереп
пешкән түгәрәк икмәк. Аннан да бөек
нәрсә юк кеше өчен. Тир түкмичә
икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Икмәкне түргә өстәлгә илтеп
куя.
Көз кызы. Дуслар, бәйрәмгә
килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
Алып баручы. Көз кызы, иң
кечкенә дусларың – беренчеләр сиңа атап бик матур
шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Аларны тыңлап китик әле.
1 нче сыйныфлар чыгышы.
Җәй үткәчтен, килә Көз.
Көзне шуннан беләбез.
Саргая куак-агач,
Кырлар кала ялангач.
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлаштык без җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Күрмичә дә калдык җәйне,
Үтеп киткән ни ара.
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Каеннар бишек шикелле
Күренә туган якта.
Сары чыбылдык эчендә
Көзге моң йоклап ята.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез, таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та,
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне, хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.
Саргайды яшел бакча,
Сары яфраклар оча.
Көн дә яңгыр сибәли,
“Утырыгыз өйдә” – ди.
Болыт кашын җыерса,
Яңгыр белән куркытса,
Без аннан тиз качабыз,
Кулчатырны ачабыз.
Җыр “Сары яфрак
яңгыры”
Көз кызы. Бигрәкләр дә
уңган балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә.
Алып баручы. Көз кызы,
балалар бик тырыш, уңган, булган, тәртипле бездә.
Менә 4 нче сыйныф укучылары да сезгә күңелле күчтәнәч
әзерләделәр, карап китик
әле.
Скетч-монтаж
“Винегрет”
Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Ике
малай уйнап утыралар. Әби тавышы ишетелә.
- Балакаем, карының ачкандыр бит
инде, ашап алырга кирәк.
1 нче малай. И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла
инде, минем өчен.
2 нче малай.Ярый, алайса, тамак ялгап ал, мин
киттем.
Әби керә. Кулында тәлинкә белән винегрет.
Әби.Менә, улым, ашап кара әле.
Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт
булырсың
Малай. Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да,
ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып
карый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба).
Тфү,тфү, борчак бит бу, витамин түгел. Тагын алдагансың,
әбием.
Әби. Ну, шушы киребеткән малайны. Витамины
күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витаминнары. Ашамлыкны, улым,
рәнҗетергә ярамый, ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның
чөгендере, суганы, кишере, барсы да витамин инде. (китә)
Малай. Аңламассың шушы зурларны. Витамин да
витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы
суган - фу исе, ашамыйм. ( сикергәләп йөри)
Әби-әби, винегретта
Бик күп, дидең, витамин.
Ашап карадым, эчендә
Витамин юк бит аның.
Әби ( керә). Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында
сикергәләп йөри, килешмә-гәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге
дә калмасын, аңладыңмы?
Малай. Аңладым, әбием.
Шигырьне
кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.
Музыка.
Бии-бии яшелчәләр керә.
Борчак. Борчакларым бигрәк матур Чөгендер.Чөгендерем
бигрәк тәмле.
Охшаган
витаминга Кан составын яхшырта.
С витамины күп
була Глюкоза, витаминнар
Яшелрәк
чагымда. Бар минем составымда.
Кишер. Витамины күп булмаса Кәбестә.
Кәбестәдә бик күп була
Ашар идеме,
куян. Витаминның һәр төре.
Җитез, шаян булу
өчен Кәбестәне әрәм итмә,
Килә, дисез, көч
каян? Алтын кебек бөртеге.
Бәрәңге. Бәрәңге, бәрәңге Суган.
Исем тәмсез булса да,
Бәрәңгене күр,
әле. Сугандай дару сирәк.
Апельсинныкыннан да
күп Салкын тисә, тизрәк
Витаминнар
күләме. Суган ашарга кирәк.
Сарымсак. Грипптан котылырга
Сарымсак ярдәм итә.
Барлык витаминнан ул,
Склад хасил итә.
Барысы бергә.Балаларга үсү өчен
Сәламәт булу кирәк
Безнең белән дус
булсагыз.
Үсәрсез сез тизрәк.
Яшелчәләр чыгып китәләр.
Малай ( уяна). Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да, витамин
бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, чыннан да тәмле икән.
Әби керә.
Әби. Менә улым булдыргансың. Ашап та
бетердеңме? Әллә берәрсе булыштымы?
Малай. Әйе, әбием, фәрештәләр булышты..
Әби.Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт
булырсың, алла боерса.
Алып баручы. Менә, балалар, аңладыгызмы инде
яшелчәләрнең файдасын.
Яшелчәләрне күбрәк ашагыз, нык, сәламәт булып үсәрсез.
Көз кызы. Сез бик тырышкансыз, бик күп күчтәнәчләр әзерләгәнсез.
Минем
кәрзинем дә буш түгел. Мин сезгә кызыклы уеннар алып килдем.
Уйныйбызмы?
Уеннар
1.
“Агачка
ярдәм итик”
Көз
җиткәч, агачлар яфракларын коя, кышка әзерләнәләр. Ә менә 2 агачта яфраклар
коелмаган. Әгәр дә яфраклардагы табышмакларны
чишсәгез,
агачлар кышка әзер булыр.
Кызлар
командасына каршы малайлар командасы ярышыр.
Берәр
яфрак алабыз, җавапны тапкач кына, икенче бала икенче яфрак
алырга
китә.
Кемнәр
тизрәк агачларга ярдәм итә?
2.
“Бәрәңге
утырту”
Һәр
командада 4 әр кешедән 2 команда катнаша.
1
бала чокыр казый – боҗраларны тигез ара калдырып тезеп чыга.
2
бала чокырга – боҗра эченә бәрәңге салып чыга.
3
бала бәрәңгене җыеп ала.
4
бала чокырны күмә – боҗраларны җыеп чыга.
Бәрәңге чокырдан чыкса, кире алып саласы.
3.
“Кайсы
сүз артык?”
Кызларга
каршы малайлар ярышын дәвам итәбез.
Бирелгән
4 сүзнең берсе артык.
Кем
тизрәк җавап бирә – шул сары яфрак ала.
Ахырдан
яфракларны саныйбыз.
*
Бәрәңге, чөгендер, алма, кишер.
*
Усак гөмбәсе, гөреҗдә, ак гөмбә, миләш.
*
Кара карга, чыпчык, сыерчык, карлыгач.
*
Сентябрь,
декабрь, октябрь, ноябрь.
*
Слива, чия, карлыган, банан.
*
Бүре, төлке, сыер, поши.
*
Каз, тукран, сандугач, чыпчык.
*
Күлмәк, кофта, юбка, туфли.
4.
“
Без төзүчеләр”
Һәр
командада 4әр кеше катнаша.
Лего
уены кисәкләреннән башня төзү. Сигнал булуга беренче уенчы
бер
кисәк алып килә. Ул килгәч кенә, икенче уенчы китә. Икенче уенчы
алып
килгән кисәген беренче кисәккә куя. Өченче, дүртенче... Шулай дәвам итә.
Кайсы
команданың башнясы биегрәк?
3нче, 4 нче класслар өчен задание катлаулана:
кисәкләрне эш бияләй-
ләре киеп башкарырга.
5.
“Бер
сүз белән әйт”
*
каен, усак, миләш, имән (агач)
*
кыяр, кәбестә, помидор, бәрәңге (яшелчә)
*
аю, бүре, төлке, куян (җәнлекләр)
* кура җиләге, чия, балан, кара җимеш ( җиләк-җимеш)
*
күке, тургай, песнәк, саескан (кош)
*
сыер, кәҗә, бозау, сарык (йорт хайваны)
*
чәйнек, чокыр, тәлинкә, кашык (савыт-саба)
* чебен, кырмыска, чикерткә, күбәләк (бөҗәк)
6.
“Нәрсә
бу? Яшелчәме, җиләк-җимешме?”
Түрдә
кәрзиндә яшелчәләр, җиләк-җимешләр ( кисеп ясалган рәсемнәр) Каршы якта һәр
командага аерым-аерым 2 шәр кечкенә кәрзин куелган:
җиләк-җимеш,
яшелчә дип язылган.
Ярышта
2 команда катнаша. Сигнал булуга, беренче бала кәрзиннән бер
әйбер
алып килә, аны тиешле кәрзингә сала. Ул килгәч, икенчесе китә.
Кайсы
команда тиз һәм дөрес итеп аера, шул җиңүче була.
7.
Нәтиҗә
ясау. Җиңүче команданы билгеләү.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез, бер биеп алыйк әле. Көз кызын да
биетмичә җибәрмәбез.
Күмәк бию “Сигезле”
Көз кызы. Кадерле
дусларым! Бик зирәк, бик җитез балалар икәнсез. Бәйрәмегез бик тә ошады. Ә
мин дә сезгә буш кул белән килмәгән идем. Көзге уңыштан күчтәнәчләр алып
килдем. Нәрсә булыр икән, беләсегез киләме?
--- Килә!
Нинди күчтәнәч икәнен, бәлкем, табышмагыннан
белерсез. Тыңлагыз.
Алсу битле кыз үсте,
Сикереп җиргә төште.
Нәрсә соң ул, балалар?
--- Алма!
Кәрзинен ача - анда кып-кызыл алмалар.
Алмалар өләшәләр.
Көз кызы. Менә
миңа китәр вакыт та җитте. Сау булыгыз. Тырышып
укыгыз, тәртипле булыгыз, икенче елга тагын
килермен.
Балалар. Сау
булыгыз. Рәхмәт сезгә!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.