- Учебник: «Основы финансовой грамотности», Чумаченко В.В., Горяев А.П.
- Тема: 1.3. Домашняя бухгалтерия
- 30.09.2020
- 5516
- 565

Монголо-татары — это собирательное название племён, которые входили в состав Золотой Орды — одного из самых крупных государств, созданных монголами после завоевательных походов Чингисхана и его преемников. В Золотой Орде смешались тюркские, монгольские и некоторые другие этносы.
Монгольская империя — государство, основанное Чингисханом в начале XIII века. В период расцвета включало обширные территории Центральной Азии, Южной Сибири, Ближнего Востока, Восточной Европы и Китая. Империя объединяла множество народов и культур, которые взаимодействовали и влияли друг на друга.
Презентация предназначена для учителей истории, учеников, готовящихся к сдаче ОГЭ и ЕГЭ.
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
5 сыйныфта рус балаларына татар телен укыту буенча эш программасы Хәйдарова дәреслегенә нигезләнеп төзелде.
Эш программасының укыту планындагы урыны
Программада татар теле укытуга 102 сәгать каралган: 34 уку атнасы исәбеннән 102 сәгать булырга тиеш (атнага 3 сәг.) Мәктәпнең 2014-2015 елына укыту планы нигезендә татар телен укытуга атнасына 3 сәгать бирелә, ә еллык календарь укыту графигы буенча 5нче сыйныфта 35 уку атнасы, димәк , 35 сәгать, шунлыктан эш программасына үзгәрешләр кертелде: 3 сәгать ел буенча үткән лексик-грамматик материалны кабатлауга бирелде.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Әлеге эш планы түбәндәге максатларны исәпкә алып төзелде. Рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; – хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; – аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); – ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Бурычлар:
1) укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштерелгән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм алга таба үстерү;
2) татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы үзләштерү;
3) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
4) укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;
5) татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;
6) халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
7) укучыларда татар телен өйрәнү мотивациясен арттыру.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
Гомуми белем мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:
1) татар теленең фонетик, лексик, грамматик катламнарын һәм аларның берәмлекләрен гамәли куллана белү;
2) сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;
3) актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белү;
4) телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;
5) сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү.м әдәбиты
7 293 262 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хаертдинова Резида Хатифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВам будут доступны для скачивания все 268 797 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.