Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект интегрированного занятия в старшей группе

Конспект интегрированного занятия в старшей группе

Скачать материал

Зурлар төркемендә “Шундый серле ком иле” темасына интегральләштерелгән шөгыль конспекты

Максат: Балаларны, комның билгеләрен һәм сыйфатын өйрәнүдә, элементар тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

Бурычлар:

-         Балаларны яңача (комда) рәсем ясау ысулы белән таныштыру;

-         Иҗади күзаллауны, гади тәҗрибәләрне үткәрә белү сәләтен, кызыксынучанлыкны, ком белән экспериментлар ясау вакытында танып-белү эшчәнлеген һәм эшчәнлек барышында алган тоемлауны сөйләмдә чагылдыра белү сәләтен үстерү;

-         Юеш һәм коры комнын сыйфатларын ачыклау, комнан кояш, болыт, гөрләвек, агач сурәтләрен ясау күнекмәләрен формалаштыру.

-         Эшчәнлек барышында пөхтәлек,  үзеңнең белем дәрәҗәсен  киңәйтүгә кызыксыну һәм теләк тәрбияләү.

-         Кагылып тою хисен, куллар моторикасын үстерү;

-         Коммуникатив аралашу күнекмәләрен үстерү, хезмәттәшлек эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү.

Методик алымнар: Сораулар бирү, диалог, шигырь, эндәш сүз, презентация карау, уен ситуациясенә чуму, бармак уены уйнау, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, тәҗрибә үткәрү.

Материаллар: Мультимедия, көйләр язылган диск, яшекләр (2 шт.), ком, алъяпкычлар,  һәрбер бала саны буенча поднос, үтә күренмәле җәймә, су салынган лейка, вак уенчык фигуралар, агач фигуралары, кул сөртергә салфеткалар, бүләк өчен “Төсле ком” наборы.

Алдан башкарылган эш: ком сыйфатлары турында әнгәмәләр, “Комлыкта уйныйбыз” рәсемнәрен карау, ком турында шигырьләр, табышмаклар әйтү, комлыкта уеннар.

Шөгыль барышы

Оештыру моменты. Балалар һәм тәрбияче залга керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр (Исәнмесез. Здравствуйте).

Тәрбияче: Мин сезне күрүемә бик шат. Балалар, ә сез уеннар уйнарга яратасызмы? Ә нәрсәләр белән  уйнарга сезгә аеручада ошый?

Балалар: курчаклар, машиналар, шакмаклар, өстәл уеннары.

Тәрбияче:  Ә ком белән уйнарга ошыймы сезгә? Ком белән уеннарны гадәттә без кайда оештырабыз?

Балалар: Комлыкта.

Тәрбияче:  Әйтегез әле, балалар, хәзерге вакытта урамда ком белән уйнап буламы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче:  Ә ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки урамда салкын, анда кар ява.

Тәрбияче: Урамда салкын булуга карамастан, буген мин сезгә ком белән уйнарга тәкъдим итәм. Сезне ком иленә сәяхәткә чакырам. Сез ризамы? Ком иленә сәяхәтебезне башлар алдыннан, сезнең белән комда уйнау кагыйдәләрен искә төшереп үтик, экранга карыйк. (Балалар экранга таба борылып басалар, слайдлар карыйлар).

-         Комны чәчмәскә;

-         Комлы кулларны авызга алмаска;

-         Комлы куллар белән күзләрне умаска;

-         Бер-берегезнең өстенә ком чәчмәскә;

-         Ком белән уйнаганнан соң кулларны су белән юу;

-         Ком белән эшләр алдыннан, барыбызга да алъяпкычлар кию мәҗбүри;

Сез бу кагыйдәләрнең барсын да үтәрсез дип ышанып калам. Шулаймы?

Тәрбияче: Хәзер  әйдәгез алъяпкычларны киябез һәм ком иленә юнәләбез (алъяпкычларны кияләр). Якынрак килегез һәм өстәл тирәли басыгыз, балалар. Сихри сәяхәтебезне башлыйбыз. Моның өчен учларыбызны өскә каратып, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк булыр.

Куда мы с вами попадем,

Узнаете вы скоро.

В стране песочной мы найдем,

Помощников веселых.

Карагыз, мин сезгә  нәрсә әзерәдем. Бу нәрсә?

Балалар: ком.

Тәрбияче: Безнең комыбыз тылсымлы, әйдәгез аның белән исәнләшәбез. Өстәлләргә якынрак килегез һәм учларыгызны ком өстенә куеп, аны тотып карагыз, сыйпагыз. Минем арттан кабатлагыз.

Исәнме, ком, исәнме,

Исәнме, дускаем, исәнме,

Без сине үпкәләтмәбез,

Без синең белән уйнарбыз!

Тәрбияче: Сез комны тотып карагач аны ничек итеп тасфирлый аласыз? Ул нинди?

Балалар: Кытыршы, коры, таралып торучан, җылы, аның белән уйнавы рәхәт.

Тәрбияче: Бик дөрес. Без сезнең белән ком иленә кунакка килдек,ә ком илендә яшәүчеләр кая икән соң? Әйдәгез, аларны ком эченнән эзләп карыйк, бәлки алар качканнардыр? (Балалар куллары белән ком арасында яшерелгән кеше һәм хайван уенчыгы фигураларын эзлиләр).  Бу илдә яшәүчеләр куп икән. Карагыз әле, балалар, ком илендә яшәүчеләргә бик күңелсездер инде, ничек уйлыйсыз? Аларның кояшлары да, елгалары да, агачлары, болытлары юк икән. Сез аларга ярдәм итәргә телисезме?

Балалар: бик телибез.

Тәрбияче: Яхшы, без аларга ярдәм итәрбез. Ә ничек итеп? Үзегезнен тәкъдимнәрегезне әйтегез әле миңа?

Балалар: комнан ясыйбыз.

Тәрбияче: әйе, гадәти ысул белән түгел, ә комда ясау ысулын кулланырбыз. Мин сезне  өйрәтермен. Өйрәнәсегез киләме?

Балалар: Әйе

Тәрбияче: Алай булгач, мин сезгә икенче өстәл янына үтәргә тәкъдим итәм, үзегез белән ком илендә яшәүчеләрне дә алыгыз (Өстәл буена үтәләр һәрбер балага подноска ком салынган).

Тәрбияче: Хәзер ком илендә яшәүчеләр өчен рәсем ясарбыз, ә ясый башлаганчы кулларыбызны җылытып алыйк.

Менә минем бармаклар,

Шаян алар, шук алар.

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

Менә минем бармаклар,

Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз һәм чәнчә

– Бик дус алар, гел бергә.

Тәрбияче: (Салмак кына көй башкарыла). Бармакларыбыз әзер, бергәләшеп рәсем ясарбыз. Алдыгыздагы комны сак кына җәябез һәм тигезлибез. Ком илендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләвебезне онытмагыз, балалар. Иң беренче итеп кояш рәсемен ясап карыйк әле, ком иле яктырып, җылынып китсен. Башта түгәрәк, ә аннары кояшның нурларын ясыйбыз (Рәсем ясыйлар). Күрдегезме, хәзер ком илендә кояш та булды. Ә хәзер болыт сурәтен ясыйк әле. Болыт тулгач анардан янгыр тамчылары коела башлый, янгырдан соң гөрләвекләр ага, бар тирәлек уянып, яшәреп китә. Үсемлекләр, агачлар да үсә. Булдырдыгыз балалар. Молодцы!

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, без ком илендә яшәүчеләргә ярдәм итә алдык микән?

Балалар: әйе

Тәрбияче: Балалар, ком илендә яшәүчеләрне өйләренә дә озатып куярга вакыт инде. Әйдәгез аларны өйләренә алып кайтабыз (Фигураларны ком өстенә куялар).

Тәрбияче: Ишетәсезме, ком илендә янгыр яварга җыена ахры? (лейкадан су сибә, музыка уйный).

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

Ком нинди булды? (юеш).  Аның белән хәзер нишләп була?

Балалар: әвәләп була.

Тәрбияче: Әйдәгез ком илендә яшәүчеләргә өйләр ясап калдырыйк, салкын җилләрдән шунда качып торырлар (тәрбияче белән бергәлектә өйләр ясыйлар). Янгырдан сон үсемлекләр дә үсә (агач фигураларын комга утырталар).

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Ком илендә яшәүчеләргә бик тә ошагандыр дип ышанып калабыз. Ә хәзер искә төшерик әле, ком белән уйнаганнан соң нинди кагыйдәне үтәргә кирәк?

Балалар: кулларны су белән юарга кирәк.

Тәрбияче: бик дөрес (балалар кулларын юалар, янадан ком яшеге янына басалар).

Тәрбияче: Без сезнең белән ком илендә яшәүчеләргә ярдәм иттек. Безгә кире кайтырга вакыт. Учларыбызны өскә каратыйк

Тылсымлы ком иленнән,

бакчага кайтыйк әле,

алган хис-кичерешләребезне

башкаларга сөйлик әле.

Тәрбияче: Без балалар бакчасына да кайттык. Искә төшерик әле, бугенге сәяхәтебездә нәрсәләр эшләдек икән без? Ком илендә яшәүчеләргә ничек ярдәм иттек?

Балалар: кояш, болыт, яңгыр, гөрләвекләр, агачлар, өйләр ясарга ярдәм иттек.

Тәрбияче: шулай, бик дөрес. Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

Балалар: Әйе

Тәрбияче: Миңа сезнең белән уйнавы бик ошады, минем сезнең өчен бүләгем бар “Төсле ком” наборы. Анардан без матур эшләр ясарбыз. Әйдәгез кунаклар белән саубуллашыйк. Саубулыгыз!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект интегрированного занятия в старшей группе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 364 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.05.2020 268
    • DOCX 20.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухамедшина Лилия Раифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухамедшина Лилия Раифовна
    Мухамедшина Лилия Раифовна
    • На сайте: 6 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3906
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные подходы к деятельности социального педагога в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 259 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение технологии решения изобретательских задач в педагогический процесс дошкольной образовательной организации

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 475 человек

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной адаптированной образовательной программы дошкольного образования для обучающихся с расстройствами аутистического спектра

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 98 человек

Мини-курс

Психологические вызовы современного подростка: риски и профилактика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 124 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек