Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект исследовательского занятия "Су-тылсымчы".

Конспект исследовательского занятия "Су-тылсымчы".

Скачать материал

«СУ-ТЫЛСЫМЧЫ»

зурлар төркемендә экологик тәрбия бирү буенча эшчәнлек

Бурычлар: балаларның су һәм аның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту, киңәйтү; тирә-юньдә суның хәләте турында белемнәрен гомимиләштерү; табигатьтә суның әйләнеше, үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә суның әһәмияте турында аңлату. Балаларның рәсем ясау техникасын ныгыту. Рәсем композициясен төзергә, рәсемдә үзләренең хис-тойгыларын , тирә-юнь турында белемнәрен чагылдырырга өйрәтүне дәвам итү. Иҗади сәләтләрен, фикерләүләрен үстерү.

Җиһазлау: стаканнар, су, сөт, сок, вак уенчыклар, шикәр комы, ком, трубка таякчыклары, граттаж алымы белән ясау өчен әзерерлекләр (картонны төсле воск акбурлары белән ныклап буялган өстеннән зәңгәр гуешь белән буяу, теш таякчыклары, су асты  иллюстрацияләре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Безнең  планета- ул безнең уртак йортыбыз. Без бик күп еллар яшибез җир шарында. Йортыбыз булгач без аны сакларга тиеш. Нәрсә соң ул җир шары? (җаваплар). Әйе, елгалар, урманнар, басулар, һава, кояш, җәнлекләр,; димәк кеше ясамаган әйберләр. Кеше дә табигатьнең бер өлеше. Табигать кешене ашата, киендерә, өйрәтә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.

Балалар, кеше нәрсәдән башка яши алмый. (җаваплар) Балалар, кайда, нинди сулар күрдегез? (бүлмәдә, урамда). Нигә кирәк безгә су, кайда кулланабыз без аны?  (эчәбез, кул юабыз, юынабыз, кер юабыз, идән юабыз чәчәкләргә су сибәбез)

Балалар, уйлап карагыз әле кранда каян барлыкка килә?  Без көнсаен кулланабыз, ә ул һаман бетми дә бетми. Крандагы су- елга суы. Дөньяда бик күп елгалар, зур һәм кечкенә. Алар барысы да каядыр ага да, ага. Зур елгалар кечкенә генә чишмәләрдән барлыкка килә. Без юына торган су тамчылары бик зур юл үткәннәр. Башта алар елгада йөзгәннәр, соңрак кешеләр аларны торбалардан җибәргән. Суны сакларга кирәк, кирәкмәгәнгә суны агызырга ярамый. Нәрсә соң ул су? Нинди үзенчәлекләре бар аның? Боларны белер өчен берничә тәҗрибә үткәреп карыйк.

Тәҗрибә №1 «Суның исе юк».

Балаларга суны иснәп карарга тәгъдим  итү. Нәрсә  исе килә (исе килми) . Исе юклыгын ачыклаганчы  кат- кат иснәргә бирү. Ләкин торбалалардан килгән суның исе булырга мөмкин, чөнки  безнең сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен аңа махсус мәтдәләр салып чистарталар. 

Нәтиҗә: судан ис килми, чөнки аның исе юк.

Тәҗрибә №2 «Суның тәме юк».

Балаларга стаякчыклар аркылы су эчеп карарга  тәгъдим итү. Сорау: суның тәме бармы?

Күпчелек очракта балалар су тәмле диләр. Чагыштыру өчен сөт яисә сок эчертеп  карату. Әгәр ышынмасалар, тагы бер кат  су эчертеп  крату. Суның тәме юклыгын  дәлилләү. Балалар күпчелек зурлардан суның тәмле булуын ишетәләр. Кешенең бик нык эчәсе килгәндә , суны  яратып эчә һәм үзенең кәнәгатьлеген күрсәтү өчен  әйтүен дәлилләү.

Нәтиҗә: суның тәме юк.

Тәҗрибә №3 «Су төссез».

Балалар алдында 2 савыт тора: берсе су белән, икенчесе сөт белән. Ике савыткада киндер уенчыгы салып карау. Кайсы савытта  ул күренә, ә кайсы савытта күренми? Безнең алда ике савыт, су салынганында уенчык күренә, ә сөт салынганында уенчык күренми.

Нәтиҗә: су ның төсе юк, ул үтәкүренмәле.

Тәҗрибә №4 « Суда кайбер мәтдәләр эри, ә кайбер мәтдәләр эреми».

Ике стаканга су салына, берсенә балалар ком сала,лар һәм калак белән болгаталар. Нәрсә килеп чыга? Ком эредеме, юкмы?  Икенче стаканга шикәр комы салып болгаталлар.  Ә хәзер нәрсә килеп чыкты?  Кайсы стаканда эреде? 

Нәтиҗә: суда кайбер мәтдәләр эри, ә кайбер мәтдәләр эреми .

Тәҗрибәнең  нәтиҗәсе: су гаҗәеп мәтдәләрнең берсе. Ул бик күп билгеләргә ия: төссез, исе һәм тәме юк, эреткеч тә.

Физминутка “Яңгыр”.

Яңгыр, яңгыр юлларда                    баралар

Аякларны чылата

Аякларны күтәреп

Сикерәбез күл аша.                                  сикергәләп баралар

Чыланмасын аяклар,                       кию хәрәкәтләре ясыйлар                        

Киик әле итекләр.

Яңгырдан без курыкмыйбыз,                   аякларын күрсәтәләр

Аякта бит итек бар.

Матур яңгыр явып үтте,                            кулларын өскә күтәрәләр

Кояш җылы нур сипте.

Тәрбияче:

- Балалар, без сезнең белән  хәзер су астына чумабыз. Әйдәгез күзләрегезне йомыгыз да  су астын һәм  аның яшәүчеләрен күз алдына китерегез  (су тавышы аудиоязмасы).  Игътибар белән карагыз: нәрсә күрдегез, нинди төстә, нинди зурлыкта, исегездә калдырыгыз.  Әйдәгез күзләрегезне ачыгыз да,  нәрсәләр күрдегез шуны ң рәсемен ясыйбыз. Нәрсә күргәнне әлегә сөйләми торабыз, ясап бетергәч белербез. Бүген без сезнең белән граттаж алымы белән ясарбыз. Без инде  бу алым белән таныш. Ниче итеп ясыйбыз әле без? (тырмап)..

Су асты дөньясы-ул гаҗәеп матур, төрле төсләргә бай. Мин сезгә әзер кечкенә генә диңгез бирәм, сезгә бары тик аны тулыландырырга кирәк.

Әйдәгез искә төшерик әле, граттаж алымы белән ничек ясыйбыз?( теш таякчыклары белән әзер фонда кырып ясыйбыз). Теш таякчыгы-ул инструмент, игътибарлы һәм сак булыгыз. Ә хәзер тагын бер кат нәрсә ясыйсыгызны кз алдыгызга китерегез. Кемгә ярдәм кирәк тыныч кына әйтерсез, чөнки авызга су тула һәм балыкларны да куркытасыз.

Рәсем ясау  «Су асты  дөньясы»  граттаж алымы белән.

Тәрбияче: озак утырдык ахры, әйдәгез ял итеп алабыз. .

Бармакларга  гимнастика.

Тәрбияче:

- Балалар, рәсемнәр әзер, әйдәгез бергәләп карыйк. Нәрсәләр очрый микән су астында белеп карагыз.

Рефлексия: Булдырдыгыз, балалар! Балалар, су асты турында нәрсәләр белдегез?  Нинди тәҗрибәләр үткәрдек?  Без шушы табигатьнең бер өлеше, шуңа күрә без аны сакларга тиеш.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект исследовательского занятия "Су-тылсымчы"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Политолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 378 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.07.2016 507
    • DOCX 16.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдреева Гульназ Фадаэлевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдреева Гульназ Фадаэлевна
    Абдреева Гульназ Фадаэлевна
    • На сайте: 7 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 3141
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 180 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 069 человек

Курс повышения квалификации

Поколение Альфа. Скоро в школу. Развитие личностных качеств дошкольника

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 128 человек

Курс повышения квалификации

Современные образовательные технологии в работе педагога-психолога в ДОУ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 69 человек

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 184 человека из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Интерактивные методы обучения русскому языку

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе