Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект "Саф сулы чишмәбез."

Конспект "Саф сулы чишмәбез."

Скачать материал

 

Тема: Чишмә – безнең киләчәгебез.  

Максат: 1. Кеше тормышы суга ни дәрәҗәдә бәйле булуы турында мәгълүмат бирү; табигатьтәге бер генә тереклек иясенең дә судан башка яши алмавын аңлату.

2. Чишмәләрне чистартып тору теләге булдыру; табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

3.Чишмәләр тарихы белән таныштыру.

4.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

Җиһазлар: табигать почмагы, чишмә макеты, магнитафон, ноутбук, савыт белән су, Кирлемәнгә киемнәр.

Сүзлек эше: авыз итү, сусауны басу.

                    Эшчәнлек  барышы:

I.Оештыру өлеше.

 “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” уены.

Тәрб.: Балалар, мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшерер өчен табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

 Бал.:Су.

Тәрб.: Бик дөрес, балалар. Чыннан да, безгә су һәрвакыт кирәк.

II Төп өлеш.

Тәрб.: Без сезнең белән чишмә буена сәяхәткә барырбыз һәм шунда суның әһәмиятен дә ачыкларбыз. Чишмә буена барганда бергәләп “Чишмә” җырын (Р. Миңнуллин сүзләре, Р. Зарипов көе) башкарыйк әле.

Челтер – челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак,

Эчеп туймалы түгел.

  Без киләбез чишмәбезнең

  Салкын суын эчмәгә.

  Эчкәндә үзеннән – үзе

  Баш иелә чишмәгә.

(Чишмә янына килгәч, кемнеңдер чишмәне пычратып китүен күрәләр).

Тәрб.:Балалар, күрегез әле: чишмәне кем пычраткан икән? Хәтта челтерәп аккан тавышы да ишетелми.

(Куаклар арсыннан Кирлемән килеп чыга).

Кирл.: Мин пычраттым чишмәне. Кемгә кирәк шул чистартсын, ә миңа ул кирәкми. Тра – та-там, тра-та-там мин чүпләргә яратам.

Тәрб.: Исәнме, Кирлемән. Син үзеңнең кире эшең белән мактанырга ашыкма әле. Без монда чишмә суын эчеп, сәламәтлегебезне ныгытыр өчен килдек. Ә син чишмәне пычраткансың. Балалар, хәзер мин чишмәнең суы тәмле булуга бик шикләнәм. Чөнки аны Кирлемән пычраткан һәм ул аны чистартырга да ашыкмый. Балалар, чишмәне пычратып Кирлемән дөрес эшләгәнме?

Бал.: Юк. Чишмәне пычратырга ярамый.

Кир.: Аланлыкта чишмә ага,

          Ишетелми тавышы.

          Мин пычратам, мин туздырам,

          Менә сиңа тамаша.

Тәрб.:Кирлемән син хәзер балаларны тыңлап кара әле, аннан бик нык уйлап кына минем сорауга да җавап бирерсең.

 Балалар, чишмә, гомумән су безгә ни өчен кирәк?

Бал.: Барлык тереклек иясенә дә яшәр өчен су кирәк.

-Югары очта үзенең нәни дулкыннары белән авылны бизәүче күл дә чишмәдән башланган. Әлеге күлне тулыландырып торыр өчен дә чишмә кирәк. Җәен ул күлдә кешеләр каз-үрдәкләрен коендыралар.

-Кошлар да су эчеп, куаналар.

-Чәчәкләргә үсеп, хуш ис таратыр өчен дә  су кирәк.

-Әниләргә кер чайкар өчен дә челтерәп аккан чишмә кирәк.

-Кешеләр чишмә суын эчеп, сусауларын басалар. Чишмәләрне пычратырга ярамый, киресенчә чүпләрен чистартып торырга кирәк.

Тәрб.: Диңгез һәм океаннарда су тозлы була. Ул эчү өчен яраксыз. Чиста су – бик кыйммәтле әйбер. Аны сакларга, урынлы гына файдаланырга кирәк.

 Балалар, чишмәбезнең суы бик азайган, юлын ташлар каплаган. Әйдәгез аңа ярдәм итик.

(Балалар “чишмә”не чистарталар).

 

 

Тәрб.:Чишмә нинди чиста булды! Әйдәгез , аның шифалы суыннан авыз итик әле. Авыз итү ул – бераз гына эчеп карау.

Тәрб.: Кирлемән, хәзер син үзеңнең ялгышыңны аңладыңмы инде?

Кирл.: Әйе, мин үземнең ялгыш эшләгәнемне аңладым. Моннан соң әлеге хатамны кабатламам, киресенчә сулыкларны чүп-чарлардан чистартып торырмын. Чишмә, син мине гафу ит инде.

Тәрб.:Балалар, Кирлемән үз гаебен аңлады. Аны дус итәбезме?

Бал.:Яхшы, без дуслар артуга бик шат.

Тәрб.: Балалар, әйдәгез чишмә тирәсенә утырышыгыз. Мин сезгә авылыбызның күңел көзгесе булган – чишмәләр тарихын сөйлим. Безнең авылда дүрт чишмә бар: Авзал чишмәсе,  Карлыган чишмәсе,  Нури чишмәсе, Салкын чишмә.

(Ноутбуктан рәсемнәр  күрсәтелә).  

 

          

Һәр чишмә үз тарихы белән кызыклы. Әлеге чишмәне “Авзал чишмәсе” дип йөртәләр. Чишмә үзенең саф суы белән авыл халкын сөендерә башлагач та, Авзал абый аны чистартып, карап торган. Аның әлеге яхшылыгын күреп, авыл халкы хөрмәт йөзеннән чишмәгә “Авзал чишмәсе” дип исем биргән. Аны ачкан кеше дөньяда юк инде. Ә ул менә тау астыннан ничә еллар челтер – челтер ага бирә. Иртән аның суларында әрәмәлектә оя корган сайрар кошлар су коена, күбәләкләр, бал кортлары сусауларын баса. Чишмәне барысы да ярата, үз итә. Чишмәнең файдасы бик зур.Чишмә янында ял иткәч, чүп – чарны шунда ук җыеп алырга кирәк.

 Челтер – челтер чишмә ага,

 Күңелгә үтеп керә кебек.

Бигрәк шифалы суы,

 Әрәм итәсе килми түгеп. 

 

Карлыган куаклары тирәсендә саркып чыкканга күрә әлеге чишмәне “Карлыган  чишмәсе” дип йөрткәннәр. Авыл халкы карлыган җыеп сусаган арада да, чишмә суын эчеп, сусавын баскан.

Балалар, сусауны басу,икенче төрле әйткәндә, эчәсе килгәнне бетерү дигән сүз була.

Алдагы чишмәбезнең исеме “Нури чишмәсе”. Тау итәгеннән саркып  чыккан чишмәне күреп, авыл халкы хәйран кала. Авыл халкы көнгә берничә мәртәбә әлеге чишмәгә суга бара торган була. Чишмәнең авылдан шактый ерак булуы да, халыкны куркытмый. Аның суы икенче төрле тәмле була. Нури исемле абзый әлеге чишмәне авылга якынайтырга уйлый. Берничә кеше ярдәме белән чишмә авыл янына күчерелә. Нури абый шундый изге эшне башлап йөргәнгә күрә, чишмәне дә “Нури чишмәсе” дип йөртәләр.

 

     

 

             

Әлеге чишмә башкаларыннан суының салкынлыгы белән аерылып тора. Шунлыктан авыл халкы аны “Салкын чишмә” дип йөртә башлый. Салкын чишмә үзенең аерым шифасы белән дан тота. Тамагы авырткан кешеләр әлеге чишмә суын эчеп, савыгалар. Хәтта эссе җәй көнендә тирләгән килеш эчсәң дә, бу чишмәнең суы салкын тидерми.

Балалар, сезнең чишмәне чистартып торуыгызга мин бик сөенәм. Чишмәләрне без генә түгел, мәктәптә укучы абый – апаларыгыз да чистарта. Алар да чишмәнең безнең киләчәгебез икәнне бик яхшы аңлый.

 

                                                                                 

Без сезнең белән чишмәләрне  чистартып торсак, алар үзләренең тәмле сулары белән гел безне сөендереп торачаклар. Шушы нәни генә чишмәләрдән елгалар барлыкка килә. Димәк, чишмәләрне чистартып, без елгаларны да саклап калабыз икән.                    

Балалар, кайсыларыгыз чишмә турында шигырь белә, сөйләп күрсәтегез әле.

1нче бала: Көмеш чишмә.

Челтер – челтер көмеш чишмә

Яр астыннан агадыр.

Әби көн дә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр.

 Көрәк тотып, чишмәне мин

Чистартып кына торам.

Кыр кырына ташлар түшим,

Аннан ерганак ерам.

Әби әйтә: - Чишмә суы

Гади түгел, серле, - ди,-

Ул кешегә көч бирә, - ди, -

Ямьли туган җирне, - ди.

               Дамир Гарифуллин.

2 нче бала: Чишмә.

Тау астында чишмәбез,

 Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

               Әхмәт Исхак.

Тәрб.: Балалар, бик матур сөйләдегез. Сезнең шундый акыллы булуыгызга мин бик сөенәм.

 

III. Йомгаклау.

Тәрб.: Балалар, без бүгенге эшчәнлегебездә Кирлемәнгә ниләр өйрәттек әле?

Бал.: Суның кеше тормышындагы әһәмиятен, чишмәләрне чистартып торырга кирәклекне өйрәттек.

Тәрб.: Бик яхшы, ә үзегез нинди яңалык белдегез?

Бал.: Без авыл чишмәләренең тарихы белән таныштык.

Тәрб.: Бик яхшы, балалар, һәр кеше тарихны белергә тиеш.

Кирл.: Бик зур рәхмәт. Сез миңа күп нәрсә өйрәттегез.

Тәрб.: Кирлемән, без сине берникадәр вакыт сынаганнан соң, сиңа матур исем дә кушарбыз әле.

Балалар, карагыз әле, чишмә яныннан авылыбыз нинди матур булып күренә.

 

Ә хәзер бакчага кайтырга вакыт. Сау бул, чишмә. Без тагын синең хәлеңне белергә, саф суыңны эчәргә килербез әле.

               

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект "Саф сулы чишмәбез.""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 567 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.08.2018 620
    • DOCX 1.7 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильмутдинова Эльвира Газинуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5490
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Реализация комплексной программы «Радуга» с учетом требований ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе ДОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 228 человек

Курс повышения квалификации

Конструируем сегодня – отличники завтра: пропедевтика инженерного образования в детском саду

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Эволюция классической музыки до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе