Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү
Максат: Татар халык иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү.
Ярдәмчел булырга, бер-береңә булышырга өйрәтү.
Әкиятне рольләргә бүлеп, сүзләрне дөрес әйтеп уйнау.
Балаларда артистлык сәләтен үстерү.
Сәхнә бизәлеше: урман күренеше, агачлар, имән агачында койрыклар, куян оясы.
Катнашалар: саесканнар, аю, бүре, төлке, куян, мәче, эт.
Әкият барышы
2 саескан очып керә.
Саесканнар: Әй, сез, ерткычлар, урман җәнлекләре! Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янына барыгыз, койрыклар алыгыз.
Алар очып чыгып китәләр.
Куян - агач артыннан, аю - өненнән, ояларыннан бүре һәм төлке чыга.
Алар уртага җыелалар.
Аю: Бу нинди боерык?
Бүре: Нәрсә соң ул койрык?
Төлке: Ул нигә кирәк?
Куян: Әйтегез әле тизрәк?
Бергә: Әйдәгез, барып алыйк!
Акрын гына таралышалар.
Куян агач артыннан чыга. Шулвакыт җил исә, яшен яшьни, күк күкри.
Яңгыр ява башлый. Куян курка.
Куян: Ой, яңгыр ява. Җил исә. Салкын. Бармыйм әле (китә).
Дөп тә дөп басып, кулына таяк тотып аю керә.
Аның каршысына сикереп куян чыга.
Куян: Аю бабай! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.
Аю: Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эш түгел бит (китә).
Тып да тып тавыш килә. Бүре керә.
Аның каршысына сикереп куян чыга.
Куян: Бүре абый! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.
Бүре: Барысына да җитсә, артып калса, алып кайтырмын (китә).
Дөп тә дөп басып төлке килә.
Каршысына сикереп куян чыга.
Куян: Апакаем төлке, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да алып кайт әле.
Төлке: Ярый, ярый. Койрык алырмын, куян дустым сорады диярмен (китә).
Җәнлекләр койрык сайлыйлар.
Төлке6 (сайлый). Минем койрык матур, йомшак, зур (китә).
Бүре: (сайлый). Койрыгым зур, матур, йонлач (китә).
Аю: Сайлый). Койрыгым кечкенә булды, ярар инде (китә).
Аю кайта, аның каршысына куян чыга.
Куян: Аю бабай! Алдыңмы миңа койрык?
Аю: Кит әле, ялкау куян! Үзең бармагач кем бирсен сиңа койрык. Минем дә менә кечкенә генә (китә).
Бүре кайта, аның каршысына куян чыга.
Куян: Бүре абый! Бир әле миңа дигән койрыкны.
Бүре: Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә алдым. Минем койрык менә зур, матур (китә).
Төлке кайта, каршысына куян чыга.
Куян: Төлке апакаем! Миңа дигән койрыкны бир, шатландыр.
Төлке: Син генә әле монда, бар да ал. Менә минем койрык йомшак, зур, матур (китә).
Куян елап җибәрә.
Куян: Туганнар мине онытканнар (китә).
Куыша-куыша, сугыша-сугыша эт белән мәче керә.
Мәче: (тырный). Мияу-мияу! Минем койрык яхшы.
Эт: (тешли). Һау-һау! Юк, минем койрык яхшы.
Сугышып китәләр, мәченең койрыгы өзелә. Алар чыгып китәләр.
Җил койрыкны куян оясына очыртып китерә.
Куян: (чыга, койрыкны үзенә алып тага). Ура, минем дә койрыгым булды (шатлана, бии, сикерә).
Артистлар белән таныштыту.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.