«Шүрәле»
Тема: «Шүрәле» татар халык әкиятен уку.
Гөлнара Ахманова, Казандагы 54 нче урта мәктәпнең
I квалификация категорияле татар
теле һәм әдәбияте укытучысы
Фән : Әдәби уку. 1 сыйныф.
Дәреслек һәм методик кулланма авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова.
Максат:
1. Укучыларны “Шүрәле” татар халык авыз әкияте белән таныштыру.
2. Укучыларны аңлап, дөрес, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру;
укучыларны үз фикереңне
эзлекле дөрес итеп әйтергә күнектерү;
укучыларның бәйләнешле сөйләм
телен үстерү.
3. Тормыш ситуацияләрен дөрес итеп бәяләү һәм үз фикереңне булдыру;
китап уку культурасын
тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.
Материал: Әдәби уку дәреслеге, 1 сыйныф, Г.Тукайның “Шүрәле” китабы.
Җиһазлау: Г.Тукай китапларыннан торган күргәзмә, дәреснең компьютерлы презентациясе.
I.
Оештыру
моменты.
-
Исәнмесез, укучылар! Бер-берегезгә яхшы кәеф
теләп, елмаеп алыйк.
II.
Алган
белем күнекмәләрен актуальләштерү.
1.
Укытучы сәнгатьле итеп шигырь укый.
Әкият сөйләгәннең зиһене арта,
Сүз сүзне тарта.
Тыңласыннар кызлар, малайлар,
Борыннарын тарта-тарта,
Я, тыңлагыз, башладым
Бер, ике, өч...
Әкият монда күч!
2.
– Балалар, безгә кайсы әкият күчте икән, тыңлап
алыйк.
(Укытучы
“Өч кыз” әкиятеннән өзек укый.)
Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып
биргән.
-
Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, - дигән.
-
Бу өзек кайсы әкияттән? (Өч кыз)
-
Аның авторы кем?
(Тактада
“Өч кыз” әкиятенә иллюстрация)
-
Бу әкиятнең геройларын атагыз. (Хатын, өч кыз,
тиен)
3.
2 нче әкият өстендә эш.
-
Бу әкиятнең исеме ничек? (М/ф өзек карау)
1нче
слайд (Шүрәле рәсеме)
III.
Яңа
белем күнекмәләрен булдыру өстендә эш.
Укытучы .
– Әкиятләр
бик күптән, борынгы заманда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе иҗат иткән.
Кешеләр бер-берсенә сөйләгәндә алар бераз гына үзгәргән дә, ә чын авторы
акрынлап онытылган. Шулай итеп халык әкиятләре барлыкка килгән.
-
Кайсыгыз әйтә ала, без нинди әкиятне укырбыз? (“Шүрәле”
әкияте)
-
Әкиятнең авторы бармы? (Татар халык әкияте)
-
Дәреслекнең 18 нче битендә кем сүрәтләнгән?
-
Кем соң ул шүрәле?
-
Шүрәлене нинди итеп күз алдына китерәсез? (Урманда)
-
Ә кем инде әкиятнең эчтәлеген белә?
1 нче слайд (Шүрәле рәсеме)
-
Ничек һәм каян белдегез? (Әби сөйләде, укыдым, м/ф
карадым һ.б.)
-
Әкиятнең беренче җөмләсен укыгыз!
-
Әкияткә охшаганмы? (Әйе)
-
Димәк, без сезнең белән Шүрәле әкиятен укырбыз.
1.
Әкиятне 1 нче кат уку.
-
Хәзер мин сезгә бу әкиятне укыйм, ә сез игътибар
белән тыңлагыз һәм аңлашылмаган сүзләр астына сызыгыз.
2.
Сүзлек эше.
Борын-борын заманда -
очень давно
Ни атлы - исемең
ничек
Былтыр - прошлый год (Былтыр
– здесь: имя парня)
Кети-кети уйныйк -
поиграем в щекотку
Ярыйк - давай
расколем
Балта белән чапкан - ударил топором
Кыстырып торсана -
засунь пока
Ярык - щель
Кысылып калган -
остался зажатым
Шыр-шыр - здесь:
очень громко
Тумран - зур юан агач
кисәге
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
Былтыр урманга килде.
Балтасын алды.
Тумранны ярды.
Каршысына шүрәле килеп чыкты.
Ул курыкты.
Шүрәле ярыкка бармагын кысты.
Бармаклары авыртты.
Ой-ой-ой.
3.
Укып чыкканнан соң сорауларга җавап бирү.
-
Бу әкияттә нинди геройлар катнашалар?
Кемнәр турында? (Шүрәле, Былтыр исемле егет һәм шүрәлеләр)
-
Бу хәл елның кайсы вакытында була? (Җәй). Ни өчен
шулай дип уйлыйсыз?
-
Былтыр урманга нәрсә алып килгән? (Балта)
2 нче слайд (Шүрәле һәм Былтыр рәсеме)
-
Шүрәленең нинди уен уйныйсы килгән? (Кети-кети
уенын)
-
Бармаклары нишләгән?
-
Шүрәле ничек кычкырган?
IV.
Алган
белемнәрне камилләштерү.
1. 2 нче кат уку. Бергәләп уку һәм әсәр өстендә эш.
-
Хәзер без әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлеп,
“чылбыр” буенча укырбыз. 1 нче кисәкне укыганнан соң сорауларга җавап
бирү.
-
Бу кисәкне укып нәрсә белдек? Шүрәле белән Былтыр
кайда очрашканнар?
-
Шүрәле нәрсә дип әйткән?
2 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
-
Шүрәленең бармаклары нишләгән?
-
Шүрәле ничек кычкырган? (Шыр-шыр итеп кычкырган)
-
Балалар, уйлап карагыз әле, әгәр дә Былтыр
шүрәленең бармакларын тумранга кыстырмаса, аңа нинди куркыныч янаган булыр иде?
(Шүрәле Былтырны кытыклап үтерер иде)
3 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
-
Шүрәленең иптәшләре аңардан ничек көлгәннәр?
-
Быел кысса, табар идек, былтыр кыскач, каян табасың?
– дип көлгәннәр. Бу җөмләдәге былтыр сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
4 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.
-
Шүрәле әле һаман да нишләп йөри ди?
2.
“Шүрәле” әкиятен рольләргә бүлеп уку.
(Әкияттәге геройларны атау
автор сүзләрен укытучы үзе укый)
-
Хәзер без сезнең белән бу әкиятне уйнап карарбыз.
-
Әкиятне укып чыкканнан соң сездә нинди хисләр туды?
-
Кемне дә булса кызгандыгызмы?
-
Әкият нәрсә белән тәмамлана, шул өлешне укып
күрсәтегез.
-
Әкиятнең ахырын әйбәт тәмамланды диеп әйтеп буламы?
(Юк, чөнки шүрәленең бармаклары кысылгач, алар авырталар, ул үкерә, ул елый)
3.
Дәреслекнең 19 нчы биттәге 5 нче сорауны
укыгыз.
(Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен
укыганың яки ишеткәнең бармы? Бу ике әкият арасында нинди уртаклык бар?)
- Аларның эчтәлекләре охшаш,
ә язылу формалары буенча аерыла. Татар халык әкияте һәм шигырь юлларына салган
әкият.
Слайд Г.Тукай портреты
-
Безнең бөек татар халык язучысы Г.Тукай
кечкенәдән халык әкиятләрен яратып тыңлаган һәм укыган. Ул шушы татар халкының
“Шүрәле” әкиятен күздә тотып шигырь формасында үз әкиятен язган.
4.
КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ:
-
Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен без алдагы дәресләрдә
укырбыз.
V.
Рефлекция.
-
Без бүгенге дәрестә нәрсә укыдык?
-
Әкият кемнәр , нэрсэлэр турында?
VI. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау .
-
Дәресебез ошадымы?
-
Бүгенге дәресебез тәмамланды, барыгызга да рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.