Тема: 1не кушу
һәм алу.
Максат: практик
эш барышында 1не алу һәм 1не кушу күнекмәләрен формалаштыру.
Бурычлар:
1. + 1
рәвешендәге аңлатмалар мисалында кушу һәм алу гамәлен башкарырга өйрәтү;
2.
Игътибарлылыкны, чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;
3. Укучыларда эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу
дәресе
Эш
төрләре:
Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.
Җиһазлау: компьютер, экран,
карточкалар, цифрлы веерлар.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
Предмет
нәтиҗәләре:
10 эчендә куша һәм ала белү; “Кушу”,” алу”, “алдагы сан”,”соңгы сан”
төшенчәләрен кулланып математик язмаларны укый белү.
Танып-белү: чагыштыра,
анализлый, нәтиҗә ясый белү.
Регулятив:
укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган
мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү; үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра
белү; биремнәрне үтәү, үтәлешенә бәя бирә белү.
Коммуникатив: сорау
куя белү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү;
иптәшеңә ярдәм тәкъдим итү, хезмәттәшлек итә белү; үз фикереңне әйтә, дәлилли
белү; башкалар фикерен тыңлый белү.
Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; яңа
уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү; уку эшчәнлегендә
үзбәя куя белү; дәрестә үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тота
белү.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
- Кәефләрегез ничек?
- Дөрес утырыйк.
2. Актуальләштерү:
А)
10 га кадәр арта бару тәртибендә һәм кими бару тәртибендә санау;
Б)
төшеп калган саннарны табу:
-
Укучылар, бу нәрсә? (санлы кисемтә)
-
Без аның ярдәмендә нәрсәләр эшлибез? (кушабыз, алабыз, чагыштырабыз)
-
Укучылар, 1 саны 2 саны өчен нинди сан? (алдагы сан)
-
3 саны 2 саны өчен нинди сан? ( 2дән соңгы сан)
-
Укучылар, санлы кисемтәдәге буш тәрәзәчекләргә нинди саннарны язарга кирәк?
В)
телдән исәпләү (веерлар ярдәмендә)
-
Укучылар, 5тән соң килә торган санны күрсәтегез.
-
7дән соң килә торган сан?
-
4тән алда нинди сан килә?
-
9дан алда нинди сан килә?
-
2дән соң?
Г) саннарны чагыштыру (тактада) – группаларда ярыш
Д)
мәсьәләләр төзү:
2 алма + 1 алма Слайд 1
5 песи – 1 песи Слайд 2
3. Дәреснең темасын билгеләү һәм максат
кую:
- Укучылар, тактага карагыз әле, безнең
дәреснең темасы ничек булыр икән? Слайд 3
- Димәк, без бүген нәрсә эшләргә өйрәнербез?
- Әйдәгез, карточкалар белән эшләп алыйк. (Приложение
2) Тикшерик. Слайд 4 Үз эшегездән канәгатьме?
4. Яңа материал өстендә эш:
- Балалар, менә бу мисалларга карагыз һәм
уйлагыз әле: 1не кушканда без нәрсә табабыз? (шул саннан соңгы санны табабыз)
- Димәк, 1не кушу нәрсә ул? (аннан соңгы
санны табу) Кабатлыйк.
-1не алганда без нәрсә табабыз? (шул
саннан алдагы санны табабыз)
- Димәк, 1не алу нәрсә ул? ( аннан алдагы
санны табу) Кабатлыйк.
Физкультминут
5. Ныгыту:
-Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз. Иң беренче
бармакларга, кулларга массаж ясап алабыз. Һәм матур язу күнегүен башкарабыз.
Дөрес итеп утырыйк. 4нче номерны эшлибез. Тикшерик (иптәшләре белән алмашып) Слайд
5
Физкультминут (күзләргә
ял)
-
Укучылар,
хәзер парларда эшләрбез. Мисалларны чишәргә һәм фигураларны буярга кирәк. (Приложение
2)
6. Рефлексия.
- Укучылар, без бүген математика дәресендә
нәрсәләр өйрәндек?
- Әгәр без 1не кушсак, нинди санны
табабыз? (аннан соңгы)
- Әгәр 1не алсак? (аннан алдагы санны
табабыз)
-
Балалар,
карагыз әле, безнең кояшыбызга нәрсәләр җитми? (нурлар)
-
Хәзер
сез аңа нурлар ясарсыз. Дәрестә үз эшегезне бәяләгез әле: әгәр сез үзегезне бик
яхшы эшләдем, дип саныйсыз икән, сары нур өстәгез. Әгәр уртача эшләгән
булсагыз, әфлисун төсендәге нур куегыз, әгәр сезгә авыр булган булса, кызыл нур
беркетегез.
-
Балалар,
мин сезне бик яхшы эшләдегез, дип саныйм. Кемнәргә авыр булган, сез аларга
нинди киңәш бирер идегез? Дәрес тәмам, барыгызга да зур рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.