Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по татарскому языку "Фигыльнең барлык һәм юклык формасы"

Конспект урока по татарскому языку "Фигыльнең барлык һәм юклык формасы"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_6d6f9ebf.gifhello_html_m20419abd.gifhello_html_654f26b5.gifhello_html_39449883.gifhello_html_44e1b385.gifhello_html_m4f084a37.gifhello_html_m20419abd.gifhello_html_44e1b385.gifhello_html_6d6f9ebf.gifhello_html_m20419abd.gifhello_html_7f8e44d8.gifhello_html_5f0aeb75.gifhello_html_m390d5afb.gifhello_html_m129dbb7.gifТатар теле

3нче сыйныф.

Багаева Җәмилә Зарифулла кызы-башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Тема: фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

Максат: фигыльнең барлык һәм юклык төре турында өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: фигыльнең барлык, юклык төрен аерырга өйрәнәләр,чагыштыра, нәтиҗәләр яса белү күнекмәләре формалаша, эшләрен планлаштыра белү ,төркемнәрдә киңәшләшеп эшли белү күнекмәләре үсә.

Материал:З.И.Жамалетдинова “Татар теле” дәреслеге, схемалар.



Дәрес барышы.



I.Оештыру моменты.

II.Белемнәрне тигезләү.

.

1.Шушы схемаларга туры килгән сүзләр языгыз

.



.



4

3

2

1





I зат



Баш килеш

Киләчәк заман

Күплек сан



I зат



III зат



Берлек сан



Үткән заман

Күплек сан

III зат

Хәзерге заман













(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, 4 нче өйчеккә сүз язылмый)

  • Ни өчен 4 нче өйчеккә сүз яза алмадыгыз?

  • Язган сүзләрегез арасында нинди уртаклык бар?

  • Фигыль язарга кирәк икәнен каян белдегез?

  • Фигыльнең нинди грамматик категорияләргә ия булуы турында нәтиҗә ясагыз.



(Төркемдә сөйлиләр)

Тактада модель барлыкка килә.

Фигыль







Заман Зат Сан



Үзбәя.



III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1 нче бирем.

Гөжләп укыгыз. Фигыльләрне киңәшләшеп барлагыз.

(Парларда эш.)

  1. Җәй көнне эссе һава мин суда коенам, йөзәм

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

  1. Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми.

Җил исми аз гына, бер генә яфракны селкетми.

Беренче текстагы фигыльләрне беренче баганага, икенче текстагы фигыльләрне икенче баганага күчереп языгыз.

Барлык Юклык

Коенам Җитми

Йөзәм Исми

Уйныйм Селкетми

Сизәм

  • Ике баганадагы фигыльләрне чагыштырыгыз, охшаш һәм аермалы якларын табыгыз.

  • Беренче баганадагы фигыльләр нәрсәне атыйлар?

  • Шушы үзәнчелекләреннән чыгып ике баганадагы фигыльләргә дә исем куеп карыйк әле.

  • (Укучылар фикерләрен әйтәләр)

  • Әйдәгез дәреслеккә мөрәҗәгать итеп карыйк, галимнәр бу фигыльләрне ничек атады икән. Беренче ике җөмләне укыгыз.

  • Юклык төре.

  • Юклык төренең капма-каршысы ничек була?

  • Барлык төре.

Дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

  • Хәзер фигыльнең шушы ике төре турында кагыйдәне әйтеп карагыз.

(Төркемнәрдә әйтәләр)

Үзбәя.



2 нче бирем.

  • Фигыльнең юклык төре ничек ясала икән? Белә алабызмы? Ничек?

  • Сүз төзелеше ягыннан тикшереп карап.

  • Тактага фигыльнең нинди төре язылган? (барлык)

  • Әйдәгез бергәләп юклык төрен ясыйк һәм заманын билгеләп барыйк.

Барлык Юклык

Бар - барма - б.ф.

Кил - килмә - б.ф.

Укый укымый - х.з.

Белә - белми - х.з.

Кайтты - кайтмады - үт.з.

Китте - китмәде - үт.з.

Арган - армаган - үт.з.

Уйнар - уйнамас - кил.з.

Көләчәк - көлмәячәк - кил.з.



1 нче нәтиҗә. Юклык формасын күрсәтүче кушымчаларны атагыз. Юклык төренең ничек ясалуы турында нәтиҗә ясагыз.

Юклык кушымчалары боерык фигыльгә ма – мә, мый – ми, мас – мәс кушымчалары кушылып ясала.

(Төркенәрдә әйтәләр)

(Хор белн әйтәләр)

2нче нәтиҗә. Хикәя фигыльнең юклык формасы да хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда була.

  • ма – мә

  • мый – ми

  • мас – мәс



3 нче бирем.

Барлык формасындагы фигыльләр зат-сан белән төрләнгәнен беләбез.

  • Юклык формасындагы фигыльләр зат-сан белән төрләнәләрме? Ничек?

Моны белеп буламы? Ничек?

(Төрләндереп карап)

Яз һәм язма фигыльләрен зат-сан белән төрләндереп тактага һәм дәфтәрләргә языйк.


Б.с.

К.с.

Б.с.

К.с.

I з.

Языйм

Языйк

Язмыйм

Язмыйк

II з.

Яз

Языгыз

Язма

Язмагыз

III з.

Язсын

Язсыннар

Язмасын

Язмасыннар



  • Зат һәм сан белән төрләнешен күзәтеп нәтиҗә ясагыз.

3нче нәтиҗә. Фигыльләр юклык формасында да зат һәм сан белән төрләнәләр.

Төрләнешләре бертөрле.

(Төркемнәрдә, хор белән, бер-берсенә әйтәләр)



4 нче бирем.

Модельләштерү.

Фигыльнең юклык формасы.

  1. ма – мә, - мый – ми, - ма – мә

  2. Заман белән төрләнә

  3. Зат һәм сан



5 нче бирем.

Белемнәребезне кулланып үзебезне тикшереп карыйк.

128 нче күнегү.



Гөжләп укыгыз.

Биремне бер-берегезгә әйтеп карагыз.

  • Нәрсә турында сүз бара?

  • Нинди бирем?

1 фигыльне бергәләп тикшереп карыйк.



Үзтикшерү.



Һәр кеше үзенә охшаган 3 фигыльне сайлап тикшерсен.

.

Ярмыйлар – хикәя фигыль, хәзерге заман, 3нче зат, күплек сан, юклыкта.

Гөҗләми – хикәя фигыль, хәзерге заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта.

Бөркелми – шулай ук.

Тимәде – хикәя фигыль, үткән заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта.

Күтәрелмәде – шул ук.

Күрсәтмәс – хикәя фигыль, киләчәк заман, 3 нче зат, берлек сан, юклыкта.

Үзбәя.



IV.Рефлексия.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  • Киләсе дәрескә уку мәсәләсе кую.

  • Фигыльнең юклык формасын күрсәтүче кушымчаларның эшләре дә бармы икән?



V.Өй эше.

  1. 129 нчы күнегү.

  2. Юклык формасындагы фигыльләр булган 3 мәкаль язып ал.

Иҗади эш. “Юл кагыйдәләрен үтәү” турында киңәшләр яз.

/






Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1127
Номер материала ДВ-084192
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх