Республика
күләмендә рус төркемендә әдәбияттан ачык дәрес (фрагмент) күрсәтү
Тема: Батырлык. Ничек батыр булырга?
Сөйләм
үстерү дәресе.
Максат: 1) батырлык сүзенең мәгънәсен
аңлату;
2)
Укылган әсәрләр һәм тормыш вакыйгаларына нигезләнеп батырлык турында сөйләшү;
3)
укучыларны фикер йөртергә өйрәтү аша батыр кешеләргә карата хөрмәт- ихтирам
хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, эпиграф, батырлык
төрләре язылган сүзтезмәләр, музыка, мәкальләр, шигырьләр.
Сүзлек эше:
Батыр-смелый,
отважный,храбрый
Батырлык-смелость,
героизм, мужество, подвиг
Вафат
була-погибает
Коткара-
спасает
Өмете
өзелгәч- потеряв надежду
Көчле
холыклы-сильный характером
Зарланмый-не
ругает
Сатмаган-
не продал
Рухи
яктан көчле-сильный духом
Данлы-
прославленный
Ихтыяр
көче – сила воли
Дәрес барышы
-
Исәнмесез,
укучылар. ( музыка яңгырый).
-
Исәнмесез,
хәерле көн.
-
Безнең
бүгенге дәресебез -сөйләм үстерү дәресе.
-
Тиздән
нинди бәйрәм җитә?
-
Җиңү
бәйрәме.
-
Безнең
халкыбыз ни өчен җиңде дип уйлыйсыз?
-
Чөнки
безнең халкыбыз – кыю, көчле, тырыш.
-
Без
ветераннарның өйләренә йөрдек. Аларга бүләкләр бирдек, хөрмәт күрсәттек. Ни
өчен?
-
Алар
илебезне фашистлардан коткардылар.
-
Алар
нинди кешеләр, куркакмы?
-
Юк,
батыр.
-
Димәк
без нинди темага сөйләшәбез?
-
Батырлык
темасына.
-
Батыр
сүзе нәрсәне аңлата?
-
Тәрҗемәсе-
смелый, отважный.
-
Батыр
кеше нинди була?
-
Батыр
кеше бернәрсәдән дә курыкмый.
-
Ул
авырлык килгәндә ярдәм итә.
-
Ә
батырлык сүзен ничек аңлыйсыз?
-
Батырлык
-смелость, храбрость.
-
Дөрес.
Аңлатмалы сүзлектә батырлык сүзен болай аңлаталар:
-
1.Батыр
булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык
-
2.Батырчылык,
тәвәкәллек. (слайдта күрсәтелә). Ә русча...( бер укучы укый).
-
Укучылар,
безнең тормышыбызда батыр кешеләр очрыймы?
-
Әйе.
-
Ягез
әле, сезнең туганнарыгыз, дусларыгыз арасында батырлык эшләүчеләр юкмы?
-
-
Күптән түгел ишеткән идем, бер абый үзенең гаиләсен янгыннан коткарган, ә үзе
үлгән.
-
Бу
гаилә батыры.
-
Ә
мине авылдашым ел саен Сабантуй батыры була.
-
Бик
яхшы. Бу-Сабантуй батыры.
-
Минем
бабам сугышта катнашкан. Медальләр алган.
-
Бу
– сугыш батыры.
-
Укучылар,
ә хезмәт батырлары буламы?
Әйе. Эшләрендә
яхшы эшләүчеләр. Планны арттырып үтәүчеләр – хезмәт батырлары.
-
Укучылар
сез батырлык турында татар һәм рус язучыларының нинди әсәрләре белән
таныштыгыз.
-
Мәсәлән
рус язучысы М.Горькийның “Данко” хикәясен укыдык.
-
Монда
батыр дип кемне саныйсыз?
-
Данконы.
-
Ни
өчен?
-
Ул
кыю, көчле, курыкмый.
-
Ул
нинди батырлык эшли?
-
Кешеләрне
урманнар аша алып чыга.
-
Ә
кешеләрнең өмете өзелгәч, нишли?
-
Йөрәген
ала да юлны яктырта?
-
Дөрес
ул кешеләрне коткара, үзе вафат була. Бик көчле холыклы кеше була.
-
Тагын
нинди әсәрләр укыдыгыз?
-
Платоновның
“Юшка” хикәясен.
-
Монда
нинди батырлык турында сүз бара?
-
Юшка
– көчле характерлы. Ул берәүгә дә зарланмый.
-
Шикәр
ашамый, чәй эчми. Акчасын ятим кызга җыя. Аны укыта. 25 ел шулай яши.
-
Кешеләр
аны рәнҗетәләр, ул нигә зарланмый?
-
Ул
мине кешеләр ярата.ди.
-
Дөрес.
Мин бу дөньяга кирәкле кеше ди. Мине бит юкка гына тудырмаганнар, ди. Ә кешеләр
миңа кычкырып, мине кыйнап, үзләренең хәлләрен җиңеләйтәләр ди. Мондый
кешеләрне рухи яктан көчле, диләр!! Укучылар рәсем сезгә танышмы?
-
Бу
Рафис Гыйззәтуллинның “Батырлык эшлисем килә” хикәясенә рәсем.
-
Андагы
малайның исеме ничек?
-
Хәлим?
-
Вакыйга
кайда һәм кайчан бара?
-
Яз
көне елга буенда.
-
Малай
батырмы?
-
Юк.
Ул кызларны батырып коткарырга тели.
-
Кем
батыр соң?
-
Кызлар.
-
Ә
Хәлим батырлык эшли аламы?
-
Әлбәттә,
эшли ала. Аңа тәртибен үзгәртергә һәм тырышып укырга кирәк.
-
Дөрес.
Укучылар яхшы укый икән, актив, акыллы, җитез икән. Башкаларга ярдәм итеп
торсалар, аларны – уку батырлары, диләр.
-
Сезгә
өй эше итеп батырлык турында мәкальләр алып килергә кушылган иде, ягез әйтеп
карагыз әле.
-
Ат
дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.(дага- подкова, яра- рана, шрам)
-
Герой не потерпит, чтобы при нем обижали.
-
Эт
батырга өрер, куркакны тешләр.
-
Лучше хорошее оружие, чем плохой спутник.
-
Батырга
яра да килешә.
-
Иногда и плохой стрелок
попадает в цель.
-
Батырга үлем юк.
-
Ехал бы воевать, да лень
вставать.
-
Куркак
булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.
-
Кто
бросает оружие, того не убивают.
-
Әйе,
халык батырлык, куркаклык турында мәкальләр бик күп язган. Алар безне нәрсәгә
өйрәтә?
-
Батыр
булырга.
-
Рәсемдә
кемне күрәсез?
-
Муса
Җәлилне.
-
Ул
нинди батырлык эшләгән?
-
Ул
патриот, туган илебез өчен көрәшкән.
-
Тоткынлыкта
шигырьләр язган.
-
Дөрес
ул Туган ил батыры. Туган илен сатмаган. Аның шигырьләре аша туган иле өчен
көрәшүе ачык күренә.
-
Безнең
Диана аның рус телендә “Яшь ана” шигырен сөйләп үтәр.
-
Бу
шигырьдә нинди батырлык турында сүз бара?
-
Сәрвәр
яшь баланы тәрбияли. Үзе яшь килеш бала үстерә.
-
Укучылар
без сугыш темасын юкка гына телгә алмадык. Тиздән Бөек Ватан сугышы беткәнгә 65
ел тула. Бу сугышта күпме кеше һәлак булган. Ә исәннәрен инде бармак белән
санарлык. Җирдә сугышлар булмасын иде. Күңелебездә һәрвакыт тынычлык булсын
иде. Ә исән калган әби-бабайларга карата мәрхәмәтле булыйк!
-
Укучылар
батырлыкны сез эшли аласызмы?
-
Әлбәттә.
-
Батыр
булу өчен үзегездә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?
-
Кыю,
көчле, акыллы, тырыш, игътибарлы, җитез, көчле холыклы.
-
Бик
дөрес. Укучылар, карагыз әле. Күпме батыр турында сөйләштек без. Җиребездә
шундый батырлар булса, илебез дә тыныч, якты булыр. Сез дә батырлыклар эшләрсез
дигән өметтә калам. Ә хәзер
Инзилә дәресне
М.Җәлилнең “Бүреләр” шигыре белән тәмамлар. Бу шигырьне тыңлагач, фашистларга
карата нәфрәт уяна. Сугышларны булдырмаска иде. балалар!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.