Хәерле көн,
хөрмәтле ветераннарыбыз!
Бүген без
монда Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Кадерле
кунаклар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы
сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
1 Бәйрәмегез котлы
булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
2
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр
килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
3 Һәр җирдә бер хикмәт
көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа
шатлана күңел.
4 Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән мәктәпкә диеп,
Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,
Озатып кала сөеп?
Йә, кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагын?
Шулай ярата белә бит
Әбием генә бары.
Җыр.”Аллага
шөкер”
5 Гел яхшыга
өйрәтәсез,
Тыңлыйбыз
Сезнең сүзне,
Һәр эштә үрнәк Сез безгә,
Хөрмәт итәбез Сезне.
6 Ышаныгыз, без
мәктәптә
Гел тырышып укырбыз.
Кайгы – хәсрәтләр китерми,
Таянычыгыз булырбыз.
А.б. Кадерле Өлкәннәр!
Сызламасын газиз
җаннарыгыз,
Сызласа да аяк –
кулларыгыз.
Озын гомер бирсен
Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм
кызларыгыз!
Бүген бездә
кунакта мәктәбебезнең хөрмәтле ветеран – укытучылары:
·
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән
Мәрзия апа;
·
Математика фәненнән белем
биргән укытучылар Гөлнур апа һәм Әлфия апа;
·
Башлангыч сыйныф
укытучылары Рәнисә апа һәм Тәзкирә апалар!
Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
(балалар чәчәк бәйләмнәре тапшыралар)
7. Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Бүген без шулай ук мәктәбебездә төрле елларда чисталыкны саклаучы
хезмәткәрләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен.
А.б.Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. (подноста сораулар
язылган кәгазь битләре).
Кадерле кунаклар! Бу кәгазь битләренә сораулар язылган, шул
сорауларга җавап бирүегезне үтенәм.
·
Сез беренче укытучыгызның
исемен хәтерлисезме?
·
Сез беренче сыйныфка
укырга кайчан һәм кайда бардыгыз?
·
Мәктәптә ятлаган нинди
шигырьне хәтерлисез?
·
Мәктәп елларындагы нинди
вакыйганы исегездә калдырдыгыз?
·
Сез берәр спорт төре белән
шөгыльләндегезме?
·
Сезнең яраткан вареньегыз
нинди?
·
Нинди телевизион тапшыруны
яратасыз?
·
Сезнең яраткан шөгылегез
нинди?
·
Сезнең мәктәптә яраткан
фәнегез нинди иде?
·
Сезнең оныгыгыз нинди
фәнне ярата?
Рәхмәт кадерле
кунаклар! Инде сезнең турыда без күбрәк белдек.
8
- Балакаем, - ди әби,
- Алмакаем,- ди әби,
- Шикәрем син, балым син,
Иң кадерле җаным син.
Минем хөрмә җимешем,
Челтерәп аккан инешем...
Каян таба сүзләрен,
Тезә тәмле сүзләрен.
Мин алай әйтә белмим,
- Әбием, - дим, - әбием!
9 Безнең заман әбиләре
Бар яктан да килгәннәр.
Мондый
әбиләргә карап,
“Супер әби”, - дияләр.
Аларның белмәгәне юк,
Барын да булдыралар.
Балаларга, оныкларга
Иң матур үрнәк алар.
А.б
Кадерле ветераннар,
хөрмәтле Өлкәннәр сезнең бәлки безгә, балаларга әйтер сүзләрегез бардыр.
Хөрмәтле
ветераннар!
Яшәгез сез мәңге яшь
булып,
Туган йортыгызда ямь
булып.
Сез булсагыз сау –
сәламәт,
Оныкларга булыр бик
рәхәт.
Оныкларга терәк
булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак
бәхетләр
Юлдаш булсын
картлыкта.
Көзләр җитте диеп
моңаймагыз,
Мәңге горур булып
калыгыз.
Кояш кебек янып
яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып
яныгыз.
Җыр. “ Бәхеттә,
шатлыкта”.
Хөрмәтле
Өлкәннәребез!
Сездәгедәй изгелек,
сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур
тормышта гомер кичерегез!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.