Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Укытучылар көненә багышланган "“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Укытучылар көненә багышланган "“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

библиотека
материалов

Укытучылар көненә багышланган музыкаль кичә.

Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын укытучым!” дигән сүзләр язып эленгән.Күңелле музыка яңгырый (буратино көе).Сәхнәгә укучы чыга,кулында олы сумка,култык астына китаплар тутырган. Җырлый-җырлый чыга.

Укучы: Кемнең өе тулы китап,

Ул бар кешегә бик таныш,

Кем кулында гел көндәлек,

Белем алырга,ай,тырыш,

Аны бар җирдә таныйлар,

Әйтегезче кем соң ул?

Укучылар,

Укучылар.

Укучы: Әйе, ничек авыр хәзерге заман укучысына: дәресләр,биремнәр, күнегүләр.Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр нәрсә төшкә керер.

(йокыга китә,төшендә математика укытучысы керә).

Укытучы: Менә тагын мин синең каршыңда,

Мин сиңа сорау белән килдем.

Мин белмим “дигән җавапны

Ишетергә дә теләмим

Ә мин сине такта янына чакырам

Җавап бирмәссең шикелле

Мин синнән белем көтәм,

Син дәшмисең,димәк- “икеле”

(чыгып китә)

Укучы: (сикереп тора да) Ой,юк,юк! Икенче якка борылып ята,тарих укытучысы чыга.

Укытучы: Син иң яраткан китабыңны,дустым,

Россия тарихы дигәнен

Ничек җөррәт иттең буярга.

Ачып укы син аның битләрен

Сиңа тарихны белү бик кирәк.

Үз тарихын да белмәгән кеше

Бу дөньяда бик кирәк.

Укучыларымның белемнәре

Мине борчый бик тә

Барыбер тырышырмын мин

Аларга белем бирергә.

(чыгып китә, укучы төшендә боргалана, татар теле укытучысы чыга)

Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

Тагын күчерергә уйлыйсың,

Тагын эшеңне миңа бүген,

Дустым тапшыра алмассың.

Мине күрү белән шундук,

Шпргалкаң кулыңнан төште.

Куркып калдың,калтырыйсың

Намусың сине сатты.

Ай,бу икеле,ай-яй,яй,яй.

(укучы уянып китә,сикереп тора,әрле-бирле йөренә,үз-үзенә сөйләнә)

Укучы: Ой, әллә нәрсәләр керә төшкә.Бу төш чынга ашса? Юк-юк,теләмим,теләмим.Нишләргә соң инде хәзер миңа? Ой.

(пәрдә артыннан тавышлар: Укырга,укырга һәм укырга! Тырышып белем алырга!

Алып баручы:- Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,укучылар!Без сезнең белән бүген мөхтәрәм укытучыларыбызның һөнәри бәйрәменә багышланган кичәгә җыелдык.Шушы кичәдә сезгә,хөрмәтле укытучыларыбыз,чын күңелдән әйтәсе килгән рәхмәтләребезне җиткерербез.

Укытучы сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә.Укытучы бөтен көчен биреп яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша,тормышны аңларга,аны яратырга өйрәтә.

1 ук.Хөрмәтле Илсур Мәгъфурҗан улы!

Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә.Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер,иҗади уңышлар,бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Алып баручы: Һәр кеше күңеленең бер почмагында,ул нинди генә җитди булмасын,нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, бала чагы яши.Кайберәүләр өчен әлеге почмак-мәктәп. Безнең алдагы кунакларыбыз шушы йортта яшәүчеләр.

2 укучы: Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

3 укучы: Гөлфинур Зәбировна!

Рәзилә Шәйхенуровна!

Яхшылыклар өчен рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

4 укучы: Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

5 укучы: Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Җыр: “Укытучым”

Алып баручы: - Бөтен гомерен мәктәпкә, математика,физика фәненә багышлаган укытучыларыбыз Раушания Фәнисовна,Мөнир Рәсимович ,Айдар Люцинович.Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез ,безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Бик зур рәхмәт сезгә!

6 укучы: Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Җыр: “Иң гүзәл кеше”

Алып баручы: - Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: - Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

- Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән рус теле һәм татар теле укытучыларыбыз Гөлнур Зөлфәтовна,Гүзәлия Рифовна,Энҗе Салихҗановна, Тәслимә Мияссаровна! Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыларыбыз сез.

7 укучы: Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Алып баручы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология, тарих укытучыларыбыз Римма Рифкатовна,Фәнүзә Фатиховна,Тәнзилә Рависовна! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

8 укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Алып баручы: - Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата. Бу сүзләребез инглиз теле укытучысы Алсу Әсгать кызы турында

9 укучы: Мы спик инлиш шпрехен даич

Позабыть не в силах.

И теперь мы без труда

Сникерс” прочитаем,

Лишь потом съедаем.

Уважаемая Алсу Асгатовна

Благодарим Вас за то, что

Учите английскому нас.

За терпенье, на науку

От души благодарим.

Алып баручы: - “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән халык әйтеме Айдар Газизҗанович, Илнур Фирдинандович,Марат Хәмитовичларга атап әйтелгәндер. Аларның кулларыннан килмәгән эш юк. Үзләренең һөнәрләрен балаларга бирергә тырышалар, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен телиләр.

10 укучы:

Спортзалга йөгереп без керәбез,

Йөгереп чыгабыз чыкканда.

Физкультура фәне дә кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

11 укучы:

Кисәбез дө, кагабыз да,

Ни дә булса төзибез.

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.

12 укучы

ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.

13укучы:

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.


Җыр: “Укытучыма”

Чәчәк бирү.

Алып баручы:

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

- Шушының белән безнең әзерләгән чыгышыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров76
Номер материала ДБ-250520
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх