Добрый день,
уважаемые члены жюри и коллеги! Как вы уже заметили , я учитель татарского
языка в русскоязычной школе. Хочу поделится сегодня с вами опытом своей работы
.
Мы – учителя
татарского языка должны научить детей разговаривать на татарском языке. Для
разговора нужно знать лексику и грамматику языка. Традиционный урок направлен
на заучивание слов, выражений. Такой подход к обучению не достаточно
развивает интеллектуальные и творческие способности учащихся. Исходя из
своего опыта могу сказать, что им не очень нравится и не интересно повторять
слова, правила.
И вот
сегодня цель моего мастер класса показать вам один и из приемов работы,
который на мой взгляд, повышает мотивацию учащихся к изучению татарского
языка. Воможно, ничего нового для многих вас я и не открою, но все же….
Итак начнем: я
попрошу вас быть моими помощниками и участниками. У каждого из вас есть
словарь, чистый лист бумаги и ручка для работы.
Итак: Читаем
предложение, например: “Кинәт
көнбатыштан кара болыт күтәрелде”.
Слово көнбатыштан
учащиеся, как и вы не знают.
Перед вами
лежат словари, находим это слово из словаря( переводится –запад).
Записываем слово көнбатыш в своих листочках.Затем из тат.-русских
словарей ищем имена существительные состоящие из данных букв и записываем под
словом көнбатыш , рядом в скобках пишем переводы этих слов. Сравним к
примеру со слайдом ( слайд),затем перед этими словами пишем подходящие
прилагательные, что получилось? (словосочетания) Так же для себя записываем
перевод на русском. Смотрим на слайд (слайд), у вас так же получилось?
Дальше после существительных записываем подходящие глаголы. Что получилось?
(предложение). ( слайд).Делаем вывод,чем мы занимались? Что заметили? Чему
научились?
Данный прием –
прием поискового характера, использую с целью развития самостоятельности и
творческой деятельности, а также креативного мышления учащихся
После таких
заданий учащиеся лучше запоминают слова, правила составления предложений на
татарсом языке.
Считаю,что данный
прием можно использовать на уроках русского и иностранных языков.
Спасибо за
внимание.
Хәерле
көн,хөрмәтле укытучылар,килгән кунаклар! Беренче слайдтан күренгәнчә, мин рус
телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Сезнең белән үземнең эш
тәҗрибәмне уртаклашасым килә.
Без,
татар теле укытучылары, рус телле балаларны татар телен аңларга, татар телендә
сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Ә сөйләшү өчен телнең грамматикасын һәм лексикасын
белү зарур. Традицион дәрестә без яңа сүзләр белән танышабыз,кабатлыйбыз, алар
белән җөмләләр төзибез, бу сүзләрне ятлыйбыз. Мин үзем,мондый укыту- балаларның
фикерләү сәләтен үстерми дип саныйм. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә:
мондый укыту балаларга да,шулай ук укытучының үзенә дә, кызыклы түгел.
Минем
бүгенге мастер классымның максаты – сезнең белән укучылар өчен кызыклы булган
һәм аларга татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыра торган, бер алым белән
уртаклашу.Бәлки сезнең күпчелегегез өчен мин бернинди дә Америка ачмам, шулай
да...
Сезне
дә катнашырга, үземнең рус телле укучыларым булырга чакырам. Сезнең алдыгызда
русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр (алар сезгә кирәк булачак) һәм ак
битләр, биремнәрне шунда башкарырсыз.Мин үзем 5-9 сыйныфларда эшлим, димәк,
аларның һәм сезнең дә татар телендә күпмедер белемнәре бар дип алабыз.
Мәсәлән, бер
җөмлә укыйбыз: Слайд“Кинәт көнбатыштан кара болыт күтәрелде”.
Бу җөмләдә көнбатыштан сүзеннән башкаларын укучылар да,сез дә
беләсез. Сезнең алдыгыздагы русча-татарча, татарча-русча сүзлекләрдән бу сүзне
табасыз, тәрҗемә итәсез, бергә кабатлыйбыз, сүзтезмәләр төзибез. Алдыгыздагы ак
битләргә көнбатыш сүзен уртага язып куясыз. Алдыгыздагы
сүзлекләрдән бу сүздәге хәрефләр кергән исемнәрне язып аласыз, яннарына җәя
эченә сүзләрнең русча тәрҗемәсен язасыз. Мисал өчен слайд белән
чагыштырабыз, хәзер искә төшерәбез: рус телендә сыйфат исемнең алдында киләме,
исемнән соңмы? Исемнән алда килә,шулай булгач, без дә үзебез язган исемнәрдән
алда (шулай ук җәя эчендә тәрҗемәсе белән)сыйфатлар язабыз. Нәрсә килеп чыкты?
Дөрес,сүзтезмәләр.Слайдка карыйбыз,сезнең дә шулай булдымы?Хәзер
инде исемнән соң, шулай ук тәрҗемәсе белән исемгә туры килердәй фигыльләр
язабыз. Нәрсә килеп чыкты?Слайд. Җөмлә.Нәтиҗә ясыйбыз: без
нишләдек?( Көнбатыш сүзен истә калдырдык,яңа исемнәр таптык) Нәрсәгә
игътибар иттек? (Татар телендә дә рус телендәге кебек үк сыйфатлар исемнән
алдан килә.Ә фигыльләр татар телендә җөмләнең азагында килә) Нәрсәгә
өйрәндек?(Татар җөмләсендә сүзләр тәртибен истә
калдырдык).
Бу
алым – эзләнү характерындагы алым, мин аны мөстәкыйль һәм иҗади эшчәнлекне
үстерү максатыннан кулланам. Бу алым белән эшләү балаларга бик ошый, алар бик
теләп сүзлекләр белән эшлиләр. Мондый биремнәрне башкарганда укучылар сүзләрне
уен формасында кабул итәләр, яхшырак истә калдыралар, татар телендә җөмлә
калыбын үзләштерәләр. Әлеге алымны татар теле дәресендә генә түгел, рус теле
һәм чит тел дәресләрендә дә кулланырга була.
Игътибарыгыз
өчен рәхмәт! Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.