|
Кашапова Әсма
Бастан кызы
Актаныш районы
Качкын төп гомуми
белем бирү
мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
|
Гамәлгә
кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы үсешен күз алдында
тота. Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән “Перспектива”
концепциясенә нигезләнеп эшләнгән(авторлары - Г.В Дорофеев, Т.Н. Миракова)
дәреслек ярдәмендә белем бирәм. Укучыларның иҗади сәләтен, кызыксынучанлыгын
үстерү һәм интеллектуаль үсеш бирү максатыннан дәреслектә күп мәгълүмат
бирелгән. Дәресләрдә универсаль укыту гамәлләре кулланып, укучыларда шәхескә
кагылышлы, регулятив, коммуникатив, танып-белү универсаль уку гамәлләре
формалаштыру өстендә эшлим. Һәр дәрестә укучыларның кызыксынучанлыгын, логик
фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерләрен әйтә, дәлилли һәм нәтиҗә ясый,
иптәшләрен тыңлый белү, парларда һәм төркемдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләре формалаштырыла
һәм камилләштерелә. Дәресләрне кызыклы да, җанлы да, файдалы да итү өчен күп
төрле ярдәмлекләр, мультимедиа чаралары кулланам.
Математикадан 1 сыйныф өчен технологик карта
Тема. «2 саны, 2цифры»
Максат.
Укучыларны
2 санының барлыкка килүе, “пар” төшенчәсе белән таныштыру, 2 санын язарга
өйрәтү.
Предметларны
төркемләп чагыштыру, тигезләү күнекмәләрен, танып белү, логик фикер йөртү
эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү.
Игьтибарлылык,
тырышлык, математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы УУГ:
Уку
эшчәнлегенең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.
Регулятив УУГ:
Укытучы
ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр
эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп
әйтү.
Коммуникатив УУГ:
Үзеңнең
фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү;
Танып-белү УУГ:
Танып
белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан
аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән
файдаланып сорауларга җавап бирү.
Теманың төп эчтәлеге, терминнар, төшенчәләр.
Сан.
Цифр. Пар.
Дәрес тибы. Яңа белемнәр үзләштерү.
Кулланмалар.
- төп: Дәреслек.Г.В.Дорофеев «Математика»,
1сыйныф., 1 яртыеллык
- өстәмә: Проектор, слайдлар, ноутбук,
презентация, Кояш рәсеме (“җитди”, “көләч”), физкультминутка өчен музыка,
күзләрне ял иттерү күнегүләре схемасы, дөрес утыру кагыйдәләре (плакат), үзбәя
алгоритмы.
Эш төре. Фронталь, индивидуаль, парлардаэш.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.