Инфоурок Классному руководителю Рабочие программыСценарий «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»

Сценарий «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

МУ «Управление образования» Арского муниципального района

Муниципальное учреждение дополнительного образования детей

«Новокинерский Дом детского творчества»

 

 

 

 

 

 

 

Сценарии : "Әтиләр сүзе-
күңелнең күзе"

 

 

 

Загилуллина Гульуся Валиахметовна

Педагог дополнительного образования

II квалификационной категории

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014 г.

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ә хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирәбез.

 

I өлеш.

 

МОНТАЖ

 

Җыр. “Совет солдаты”

1 укучы. Кадерле әтиләребез!

 Дөньядагы барлык яхшылыкны

 Килә сезгә бүләк итәсе

 Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

 Килә сезне һөрмәт итәсе.

 

2 укучы. Сезгә булган олы һөрмәтебез

 Урын алсын йөрәк түрендә

 Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр

 Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

 

3 укучы.   Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

 

4 укучы.  Бәхет кояшы һәркемгә

Төрлечә бирә нурын.

Миңа дип биргәненең

Ачамын сезгә серен.

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

5 укучы.  Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.

 

6 укучы.  Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

 

Җыр. “Солдатлар”.

 

1 укучы.  Хөрмәтле әтиләр!

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

Һәм остаз буларак кадерле безгә сез!

 

2 укучы.  Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

 

3 укучы.  Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

 

4 укучы.  Әти бик тә кыюсыз,

Бик  бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр

Соңга да калгалаган

Шелтә дә алгалаган.

 

5 укучы.  Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

 

6 укучы.  Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта “3”ле.

Мин дә нәкъ

Әти төсле.

 

4 укучы.  Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” - дип

Мактыйлар бар да аны.

 

1 укучы.  Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

 

Җыр. “Мин яратам сине Татарстан”

 

II өлеш.

 

УЕННАР.

 

1 бәйге. “Солдатта булган диләр”.

 

Әтиләр һәм укучылар командалары катнаша..

Һәр команданың капитаны үз командасын буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш.

Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар. Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.

 

2 бәйге. “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

 

Укучылар командасына сораулар:

1.     Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.

2.     Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?

3.     Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

4.     Борынгы заман сәгате (әтәч)

5.     Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

6.     Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

7.     Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

8.     Сөйләшү органы (тел)

9.     Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

10. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

11. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

12. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

13. Кайда клоунны күреп була? (циркта)

14. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

15. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

 

Әтиләр командасына сораулар:

1.     Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.

2.     Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)

3.     Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

4.     Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)

5.     Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)

6.     Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)

7.     Самоварда бар, кешедә бар (борын)

8.     Футбол командасында ничә уенчы? (11)

9.     Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)

10. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыәмы)

11. Кипкән виноград (йөзем)

12. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)

13. Казан хоккей комадасы (Ак барс)

14. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)

 

3 бәйге. “Кем? Нәрсә?”

 

Укучылар командасына:

1.Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Чаллы әһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

 

Әтиләр командасына:

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

4 бәйге. “Мәкаль һәм әйтем”

 

1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,.. (аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара.. өрәккә)

4.Егет сүзе…(бер булыр)

5.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

6.Язның бер көне…(ел туйдыра)

 

5 бәйге. “Табышмак”

 

Әтиләр командасына:

1.Канаты бар – очмый

   Аягы юк,йөрми. (балык)

2.Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3.Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

4.Тышта таш була, өйгә керсә су булла (боз)

5.Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый әгать)

6.Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

 

Укучылар командасына:

1.Лампа түгел – яктырта,

  Мич түгел җылыта (кояш)

2.Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

3.Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың әктәп)

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Без - башлангыч класс укучылары белән «Әтиләр сүзе - күңелнең күзе» дигән исем астында әтиләр бәйрәме үткәрдек.Кичә Ватанны саклаучылар көнендә уздырдык. Балалар өчен кичә бар яктан да тәрбияви чара булды. Укучыларда әтиләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт, эчкерсез ярату хисләре тирәнәйде. Узара дуслык мөнәсәбәтләре ныгыды. Җыр - бию сәнгатенә дә дә тартылу, ярату хисләре тәрбияләнде.Шулай ук ата һәм бала арасында да дуслык тагы да ныгыды. Бу бәйрәмдә әтиләр һәм балалар узара тапкырлык, җитезлек һәм уңганлыклары белән дә ярыштылар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.03.2014 3146
    • DOCX 58.5 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загидуллина Гульуся Валиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 51228
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 788 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 845 человек

Мини-курс

Психология детей и подростков с дромоманией

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Конкурентная разведка и маркетинговые исследования

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Принципы эффективного использования аграрных ландшафтов

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе