1769804
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
До повышения цен на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации осталось:
0 дней 0 часов 0 минут 0 секунд
Успейте подать заявку на курсы по минимальной цене!
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%
ИнфоурокОбществознаниеКонспектыКонституция - илнең төп законы

Конституция - илнең төп законы

библиотека
материалов

hello_html_15b4993e.gifhello_html_2890006b.gifhello_html_m3284abd5.gifhello_html_m77b5c521.gifhello_html_m70134fc7.gifhello_html_m21dd016c.gifhello_html_76c622eb.gifhello_html_m34bf8579.gifhello_html_20d55153.gifhello_html_m445fcac.gifhello_html_m1b5c025.gifhello_html_706f4a33.gifhello_html_3bf28452.gifhello_html_7d3cc162.gifhello_html_m5b28469.gifҖәмгыять белеме. 6 сыйныф

Тема: Конституция – илнең төп законы

Максат: 1)Укучыларга Конституция төшенчәсе, ил тормышында төп законның

роле, РФ да хакимиятләр бүленеше турында белемнәр бирү;

2)Документ белән эшләү күнекмәсен үстерү,

терминнарны истә калдыру күнекмәләрен камилләштерү;

3)РФ гражданннары буларак конституцион хокуклардан файдалану

белән беррәттән, бурычларны үтәүнең дә мәҗбүрилегенә төшендерү,

дәүләт законнарына карата буйсынучанлык тәрбияләү.


Җиһазлау һәм материал:

-дәреслек “Җәмгыять белеме, 6 сыйныф” А.И.Кравченко, ООО “ТИД “Русское слово – РС” 2006. 96 – 100 битләр;

-РФ Конституцияcе;

- Конституция “паспорты”

- Бәяләү критерийлары

-В.В. Путин,Д.А.Медведев, Р.Н.Миннеханов һәм Ф. Х. Мөхәммәтшин портретлары.

Методлар: анализ, синтез, чагыштыру, эзләнү

Төшенчәләр: Конституция, преамбула, субъект, Президент, Федераль Җыелыш, Югары суд, Дәүләт Думасы, Хөкүмәт, Федерация Советы, Конституцион суд, министрлыклар, Арбитраж суд


Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Әйдәгез, бер-беребезгә матур итеп елмайыйк һәм бер-беребезгә кызыклы һәм эчтәлекле дәрес теләп, эшкә керешик.

  2. Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү

-Укучылар, әйдәгез, искә төшерик әле, узган дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәндек?

- Ә хәзер, түбәндәге биремнәр аша сезнең үткән дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерик.

Укучылар, белемнәрне тикшерү язмача һәм БДИ биремнәренә охшаш формада булачак. Мин сезнең һәрберегезгә бәяләү критерийлары өләшеп чыгам. Дәреснең һәр этабында сез үзегезгә үзбәя куярга тиеш буласыз.

Биремнәр:

1.Кайсы фикер дөрес?

А.Хокук – барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри.

Б.Хокукны бары тик өлкәннәр генә үтәргә тиеш.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:1)

2. Кайсы фикер дөрес?

А.Бер кешене дә кибеттән әйбер сатып алырга мәҗбүр итеп булмый.

Б.Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:3)

3.Кешеләрнең кылган эшләре өчен җавап бирү бурычы _____________ дип атала.

(Дөрес җавап:җаваплылык)

4. Мәктәптә төп закон?

1)Мәктәп директорының приказы

2)РМБ мөдиренең приказы

3)Мәктәп уставы

4)Хезмәт килешүе

(Дөрес җавап: 3)

5. Кеше кылган иң куркыныч гамәлләрне _______________ _____________ дип атыйлар.

(Дөрес җавап: җинаять эшләре)

6.Безнең илдә җинаять җаваплылыгы аеруча зур җинаятьләр өчен ничә яшьтән башлана?

1) 12 2) 14 3) 16 4)18

7. Кайсы фикер дөрес?

А.Указ һәм карарларның көче законнардан кимрәк.

Б.Килешү юридик көчкә ия була.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:3)

в) -Укучыларның зәңгәр пасталы ручкалары кызыл белән алмаштырыла;

-Тактадагы экранда дөрес җаваплар һәм бәяләү критерийлары күрсәтелә;

(Бәяләү критерийлары: 1хата - “5”; 2хата -“4”; 3 хата – “3”; 4 хата – “2”)

-Укучылар тикшереп билге куялар, көндәлекләргә төшерәләр.

-Укытучы, соңыннан кабат барлап чыгу максаты белән эшләрне җыеп ала.

-Сезгә өй эше итеп, нинди ситуацияләрдә яшүсмер законнар белән очраша, шуңа мисаллар китерергә кирәк иде.Әйдәгез, хәзер шул мисалларны тыңлап китик.

а) темага кереш:

2. Дәрескә кереш.

Моннан бик күп еллар элек хәзерге кебек яшәмәгәннәр. Әйләнә-тирә дөнья да бөтенләй башкача булган.

Ай төннәрен кәефенә карап кына яктырткан: яхшы кәеф булса –яктырак янган, һәрбер юлаучы бернинди авырлыксыз өенә юлны тапкан, кәефе начар булса, кешеләргә өйләренә юлны табу кыен булган. Ай гына үзен шулай тотмаган. Кояш һәм йолдызлар, көн һәм төн, диңгез һәм елгаларның да тәртибе кәефләренә карап билгеләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, бөтен җирдә хаос, тәртипсезлек хакимлек иткән. Кешеләр табигать күренешләренең шулай көйсезләнүләреннән туйганнар һәм бик гыйлемле акыл иясенә мөрәҗәгатъ иткәннәр: “Яшәү рәвешен ничек уңайлы итеп көйләп була”- дигәннәр. Акыл иясе: “Безгә кануннар язарга кирәк, алар табигать күренешләренә генә түгел, ә кешеләргә дә кагылырга тиеш. Әгәр дөрес кануннар язсак, кешегә аларны төгәл үтәргә генә кала һәм аның тормышы шатлыклы һәм бәхетле булачак”, - дигән.

Әңгәмә өчен сораулык:

1. Акыл иясе хаклымы?

2. Кешеләргә законнар кирәкме?

3. Кешеләр һәрвакытта да законнарны үтиләрме, ул нәрсәдән тора?

4. Ни өчен кеше законнарны боза?

5. Закон әхлактан нәрсәсе белән аерыла?

Безнең бүгенге дәреснең темасын белү өчен түбәндәге табышмак-рифманы чишәргә кирәк булыр.


Илдә төрле законнар бар:

Гаиләне саклаучылар.

Гаепсез эштән куылган

Кешене яклаучылар.

Тизлекне арттырган өчен

Штраф карый бер закон.

Берсе кире түләттерә

Ашасаң кеше хакын.

Бу законнарның барсына

Тик бер төп закон ия.

Президент та аны саклый,

Ул – ............... (Конституция.)

-Дөрес, укучылар, бүгенге дәресебез дәүләтнең төп законы булган Конституциягә багышланачак һәм без аның нәрсә икәнен, төзелеше, РФ Президенты, РФ хакимиятләре тармаклары турында белемнәр тупларбыз.

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

1) Меңләгән законнар арасында үзенең роле һәм мәгънәсе буенча бәяләп бетереп булмый торганы бар. Ул – Конституция. Нәрсә соң ул Конституция? Конституция – илнең төп законы. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели. Башта аны махсус галимнәр - политологлар яза, аннан гражданнар аны укыйлар һәм газеталарда, телевидениедә фикер алышылар. Соңыннан Конституцяне кабул итәр өчен референдум була. Нәрсә соң ул-референдум? Референдум – ул халык фикере. Һәр гражданин махсус урынга барып әлеге Конституция белән ризамы, юкмы икәнен белдерә. Күпчелек Конституция белән килешүен раслый. Шулай итеп, 1993 елның 12 нче декабрендә гамәлдәге Конституция кабул ителә. Анда иң төп кагыйдәләр, кануннар язылган, башка барлык кануннар Конституциядә язылганнарына каршы килергә тиеш түгел. Укучылар кайсыгыз белә: кешенең шәхесен раслый торган документ ничек атала? (паспорт, таныклык) Аннан нинди информация алып була? (ФИО, туган көн, прописка, гаилә хәле, гражданлык). Конституция – ул дәүләтнең паспорты. Ә хәзер бергәләп РФ Конституциясенең паспортын ясыйбыз. Моның өчен без төркемнәрдә эшләрбез.

1 нче бирем.

Сезнең өстәлләрдә Конституцияләр ята, ул кечкенә, ләкин бик мөһим документ. Хәзер 1 нче төркем эчтәлекне карый. Анда ничә раздел, ничә бүлек, ничә статья бар икәнен ачыклый.(2 раздел, 9 бүлек)

2 нче төркем 1 нче бүлекнең 1,2, 3 нче статьяларын укый һәм түбәндәге сорауларга җавап эзли:

  • Дәүләтнең исеме-

  • Конституцияне кабул итү вакыты -

  • Хакимиятнең бердәнбер чыганагы-

  • Иң югары кыйммәт-

3 нче төркем РФ дә дәүләт хакимияте ничек тормышка ашырылуын ачыклый.

1 нче төркемнең җавабын тыңлыйк

1 бүлек

Преамбула
9 глав: Раздел I
Глава 1. Основы конституционного строя
Глава 2. Права и свободы человека и гражданина
Глава 3. Федеративное устройство
Глава 4. Президент Российской Федерации
Глава 5. Федеральное Собрание
Глава 6. Правительство Российской Федерации
Глава 7. Судебная власть
Глава 8. Местное самоуправление
Глава 9. Конституционные поправки и пересмотр Конституции
Раздел II. Заключительные и переходные положения


Укучылар, күрәсезме, сезнең ярдәм белән нинди матур, төзек йорт килеп чыкты. Анда керү юлы бар –ул преамбула, 2 подъезд- разделлар, 9 этаж- бүлекләр, 137 статья – тәрәзәләр.hello_html_71c74a6d.png



Бу йортның эче дә шулай матур микән, әйдәгез күзәтик әле.

2 нче төркемнең җавабын тыңлыйк:

  • Дәүләтнең исеме:Российская Федерация , Россия, РФ

  • Конституцияне кабул итү вакыты: 1993 ел 12 декабрь

  • Хакимиятнең бердәнбер чыганагы: күпмилләтле халык

  • Иң югары кыйммәт: Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре

3 нче төркем:

РФдә хакимият закон чыгару, башкарма, суд хакимиятләренә бүленә


  • Хәзер эшләгән эшкә бәя куябыз.

2 нче бирем. Конституциянең 2 нче бүлеге аеруча игътибарга лаек. Ул “Кеше һәм гражданинның хокук һәм бурычлары” дип атала. Элекеге Конституциядә алар 4 генә була, кеше хокуклары турында искә алынмый һәм шуңа күрә алар еш кына бозыла да. Хокуклардан файдаланырга һәм аларны бозарга да була. Мәсәлән Конституциядә һәр кеше шәхси кагылгысызлыкка ия диелгән. Димәк, бер кешегә дә рөхсәтсез башка кешегә кагылырга тиеш түгел дигән сүз.

-Кешенең хокуклары ниндиләргә бүленә?

-Гражданлык, сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни.

Хәзер 1 нче төркем Конституциянең 2 нче бүлегеннән гражданлык, сәяси хокук төренә берәр мисал китерә һәм статьяның номерын паспортка яза, 2 нче төркем икътисади, социаль, мәдәни хокукларга мисаллар китерә, ә 3 нче төркем кешенең бурычларын язып ала.

Җавап:

Гражданлык хокуклары: 20, 21, 22, 23, 24, 25,26, 27, 28, 45, 48, 49
Сәяси хокуклар: 29, 30, 31, 32, 33
Икътисади хокуклар: 34, 35, 36
Социаль хокуклар: 37, 38, 39, 40, 41, 42,43
Мәдәни хокуклар: 44

Бурычлар:

  • Ватанны саклау

  • салымнар түләү

  • табигатьне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау

  • тарихи һәйкәлләрне саклау

  • балаларны тәрбияләү

  • карт әти-әниләр турында кайгырту

Эшләгән эшләргә үзбәя куябыз

3 нче бирем

3 нче бүлек. Федераль төзелеш.

  • Укучылар без кайда торабыз? (Татарстанда)

  • Укучылар, безнең Россия территориаль төзелеше буенча –федерация, ул төрле субъектлардан тора. Федерация субъекты – илнең аерым өлешләре. Россия республика, край, өлкә, федераль мәгънәдәге шәһәр, автономияле өлкә, автономияле округ дигән субъектлардан тора. Алар бер-берсеннән статуслары буенча аерыла.

Сезгә РФ дә нинди һәм ничә субъект барлыгын белергә кирәк? Бу –уен-ярыш. Кайсы төркем тизрәк исәпли

Эшләгән эшләргә үзбәя куябыз

4 нче бирем

Конституциянең 4 нче бүлек. РФ президенты дип атала

1 нче төркем президентка билгеләмә бирә һәм президент булу өчен нинди шартлар кирәк булуын билгели

Җавап:

  • Россия Президенты дәүләт башлыгы .

  • РФ Президенты –РФ Конституциясе, кеше һәм гражданин хокуклары һәм ирекләре гаранты

  • РФ Президенты булып 35 яшьтән өлкән булган, РФ территориясендә 10 елдан артык яшәгән Россия гражданины була ала. Ул 6 елга, 2 срокка сайлана ала.


5 нче бүлек. Федераль Җыелыш дип атала. Ул - безнең парламент, 2 палатадан тора. Югары палата- Федерация Советы, түбән палата- Дәүләт Думасы дип атала. 2 нче төркем Федерация Советы, 3 төркем Дәүләт Думасына характеристика бирә

1 нче төркемнең җавабы:

  • Федерация Советы (неофициально Сенат) –Федераль Җыелышының югары палатасы

  • Федерация Советы — «Регионнар палатасы», федераль дәрәҗәдә регионнарның мәнфәгатьләрен күтәрә.

  • Федерация Советы 166 сенатордан тора (һәр субъекттан 2 шәр вәкил

2 нче төркемнең җавабы:

  • Дәүләт Думасы – РФ Федераль Җыелышының түбән палатасы

  • Дәүләт Думасы законнар кабул итә

  • Дәүләт Думасы депутаты булып 21 яше тулган, сайлауларда катнашу хокукы булган РФ гражданины сайлана ала

  • Дәүләт Думасы 450 депутаттан тора. 5 елга сайлана


Хәзер Конституциянең 41 нче статьясы 1 нче пунктын табабыз. Кычкырып укыйбыз. Шулай итеп, 41 нче статья һәр кеше сәламәтлеген сакларга хокуклы диелгән. Ә дәрестә без ничек сәламәтлекне саклый алабыз?

Физкультминутка


5 нче бирем


6 нчы бүлек. РФ Хөкумәте дип атала. Ул – безнең башкарма хакимият. 1 нче төркем РФ хөкүмәтенә характеристика бирә, 2 нче төркем хөкүмәтнең ничек формалашуын ачыклый.

1 нче төркемнең җавабы:


  • РФ Хөкүмәте (неофициально министрлар Кабинеты)– башкарма хакимиятне тормышка ашыручы югары федераль орган

Хөкумәт составы :

  • РФ Хөкумәте рәисе

  • Урынбасарлар

  • Федераль министрлар

2 нче төркемнең җавабы:


  • РФ Хөкумәт рәисен Дәүләт Думасы ризалыгы белән РФ Президенты сайлап куя. РФ Хөкүмәте рәисе Президентка РФ хөкүмәте рәисе урынбасарларын һәм федераль министрларны тәкъдим итә.

Хәзер эшләгән эшкә бәя куябыз


7 нче бүлек. Суд хакимияте дип атала. 3 нче төркем РФ дә Конституция буенча кемнәр судья була ала, шуны ачыклый һәм Суд хакимияте нинди судлардан торганын әйтә.

3 нче төркемнең җавабы:

РФ дә судья булып 25 яшькә җиткән, югары юридик белеме булган, 5 елдан артык юридик һөнәр буенча эш стажы булган гражданнар сайлана ала.

Конституцион суд, Арбитраж суд, Югары суд бар.

Хәзер эшләгән эшкә бәя куябыз(бәяләү критерийлары буенча)


  1. Ныгыту

Схеманы тутырырга “Россия Федерациясендә хакимият”

Төшенчәләр: Президент, Федераль Җыелыш, Югары суд, Дәүләт Думасы, Хөкүмәт, Федерация Советы, Конституцион суд, министрлыклар, Арбитраж суд


РФ дә дәүләт хакимияте

РФ дә дәүләт хакимияте


РФ дә дәүләт хакимияте







Закон чыгару хакимияте

Башкарма хакимият

Суд хакимияте

Дәүләт башлыгы


















  1. Йомгаклау

  1. Нәтиҗә ясау. Рефлекция.

  2. Бәяләү

Хәзер бәяләү критерийлары буенча билгеләрне кушабыз һәм ничә сан куштык шуңа бүләбез

  1. Өй эше

1 нче төркем: “Әгәр мин президент булсам...”, 2 нче төркем: “Әгәр мин депутат булсам” дигән темага мини-сочинение язарга, 3 нче төркем: РФ Конституциясенең 2 нче бүлегендә язылган барлык хокуклар да үтәләме-мини-тикшерү















Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Описание материала:

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру. 1) Меңләгән законнар арасында үзенең роле һәм мәгънәсе буенча бәяләп бетереп булмый торганы бар. Соңыннан Конституцяне кабул итәр өчен референдум була. Нәрсә соң ул-референдум? Һәр гражданин махсус урынга барып әлеге Конституция белән ризамы, юкмы икәнен белдерә. Күпчелек Конституция белән килешүен раслый. Шулай итеп, 1993 елның 12 нче декабрендә гамәлдәге Конституция кабул ителә. Анда иң төп кагыйдәләр, кануннар язылган, башка барлык кануннар Конституциядә язылганнарына каршы килергә тиеш түгел. Укучылар кайсыгыз белә: кешенең шәхесен раслый торган документ ничек атала? (паспорт, таныклык) Аннан нинди информация алып була? (ФИО, туган көн, прописка, гаилә хәле, гражданлык). Конституция – ул дәүләтнең паспорты. Ә хәзер бергәләп РФ Конституциясенең паспортын ясыйбыз. Моның өчен без төркемнәрдә эшләрбез.

Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Право: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Методы изучения национально-психологических особенностей и межнациональных отношений в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Основы геополитики» профильного обучения в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы биоэтических знаний и их место в структуре компетенций ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания гражданского права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Гендерные особенности воспитания мальчиков и девочек в рамках образовательных организаций и семейного воспитания»
Курс повышения квалификации «История и теория этики в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Экономика и право: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения курсов обществознания в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения курса права в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности в сфере национальных и религиозных отношений»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и проведение научно-исследовательской работы в области общественных и гуманитарных наук»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.