Сценарий мероприятия «День пожилых»

Предпросмотр материала:

Сценарий  «День пожилых»

(на татарском языке)

 

1 а.б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

 

2 а.б.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

 

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

 

  Сезнең өчен  җыр    “Картая мени соң йөрәк?”

 

1 а.б.  Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

 

               Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

           

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

 

 

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

        Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

 

1 а.б.

           

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

 

 

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

 

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

 

1 а.б.

Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

 

-         Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

 

-         Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

 

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

 

 

 

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

 

2 а.б.       Бәйрәм итик шатланышып

               Туганнар бергә-бергә,

               Безнең бергә булуыбыз

               Китсен бөтен гомергә.

1 а.б.

 

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

     Без телибез якты киләчәк.

 

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

 

2 а.б.

 

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән

 

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең

 

 

 

1 а.б.

 

     Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

2 а.б.

Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

 

1 а.б

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

2 а.б.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

       1 а.б.

 

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

 

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 

Хөрмәтле, кунаклар, дуслар, авылдашлар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.

 Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Сценарий мероприятия «День пожилых»

  • DOCX

Файл будет скачан в формате:

  • DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хаертдинова Айгуль Азатовна

Инструктор по физической культуре

  • На сайте: 11 лет и 3 месяца
  • Всего просмотров: 56901
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 31
  • 56901
    просмотров
  • 31
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хаертдинова Айгуль Азатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~70

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: