Инфоурок Начальные классы КонспектыӘдәби кичә «Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел»

“Әбиемнең күңел сандыгы “ (әдәби-музыкаль кичә ) для детей дошкольного возраста 6-7 лет

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • docx
501
2
27.01.2025
«Инфоурок»

Материал разработан автором:

Муслимова Гульназ Равилевна

Учитель

“Әбиемнең күңел сандыгы “ (әдәби-музыкаль кичә ) Әбиемнең сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул ? Гомер буе җыйган хәзинәме, Әллә инде күңел бизәгеме , Нинди серләр саклый икән ул ? Әбиемнең серле сандыгын, Бер ачасы иде,ачасы. Әби-бабай белгән йолаларны, Халкыбызның күңел җәүһәрләрен, Бер беләсе иде,беләсе...

Краткое описание методической разработки

 “Әбиемнең күңел сандыгы “

(әдәби-музыкаль кичә )

         Әбиемнең сандыгы!

        Нинди серләр саклый икән ул ?

        Гомер буе җыйган хәзинәме,

        Әллә инде күңел бизәгеме ,

        Нинди серләр саклый икән ул ?

        Әбиемнең серле сандыгын,

        Бер ачасы иде,ачасы.

        Әби-бабай белгән йолаларны,

        Халкыбызның күңел җәүһәрләрен,

       Бер беләсе иде,беләсе...

Развернуть описание

Әдәби кичә «Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел»

Скачать материал

Әсрар Галине искә алу кичәсе.

Максат. 1. Әлки төбәгендә туып үскән язучы Әсрар Галинең C:\Users\Акзегитовская СОШ\Desktop\iкпвк.jpg

тормыш юллары, иҗаты белән танышу.

2. Якташыбыз белән горурлану хисе уяту.

3. Язучының иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт

тәрбияләү.

Җиһаз. Әдәби газета, газета-журнал мәкаләләре, китаплар

күргәзмәсе, язучылар портреты, плакатлар.


1 алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар! Кичәбезне башлыйбыз. Ул Әлки төбәгендә туып үскән язучы Әсрар Галинең тормыш юлы, иҗатына багышлана. Шушы елның 16 октябрендә якташыбыз, язучы, Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булган “Асыл кошым минем”, “Төнге җыр”, “Көн яктысы” , 3 томлы “Гали батыр” китаплары авторы Әсрар Галинең тууына 75 ел тулды.


2 алып баручы

Әлки җирендә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре , шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган спорт осталары туган ягыбызны данлы итәләр.

Чирмешән буенда, Әлки җирендә туган , иҗат илһамын шуннан алган сәхнә осталары Галия Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Әзәл Яһудин, Мирсәет Сөнгатуллин, Резидә Төхвәтуллина һ.б. ның кабатланмас талантына кемнәр генә сокланмаган!


1 алып баручы.

Шагыйрьләрдән Шамил Маннапов, Педер Хузангай, Бикә Рәхимова, Илгизәр Солтан, язучылардан Нәби Дәүли, Әсрар Галиев, Мөдәрис Вәлиев һәм башка бик күпләрнең иҗади уңышларын без, якташлары, яратып укыйбыз.


2 алып баручы

Авылларын патша белмәгән як.

Матурлыгы, бәлкем “бәлки”дер,

Кемнәргәдер “бәлки” булган җирләр.

Туган як ул безнең – Әлкидер.

Җыр “Әлкием”-башкара Чулпан Вафина


1 алып баручы

Туган авылдан да матур урын бармы икән дөньяда? Сабый чакларда ялан тәпи баскан һәр урын якын миңа. Шундый матур табигатьле Биктимер авылында Әбрар абзый белән Мәстүрә апа гаиләсендә дөньяга килә безнең Әсрар ага.

Һадиева Әдилә язучыга багышлап язган шигырен укый.


2 алып баручы.

Шулай еллар үтә тора. Ташбилге 7 еллык, һәм Алпар урта мәктәпләрен тәмамлагач, ул кече яшьтән үк “Якты юл” , “Актай” совхозында комбайнчы, тимерче ярдәмчесе булып эшли. Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аннан Лениногорск шәһәренә кайтып нефтьче булып эшли, читтән торып, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Туктаусыз спорт белән шөгыльләнә. Тырыш, үҗәт егет турында ул вакытларда авылдашлары: “Әсрар йоклаганда да икешәр потлы герны мендәр астына салып йоклый...” дип шаяртканнар.


1 алып баручы

Элек – электән шахта, шахтерлар турында җырлар, бәет, легендалар буыннан – буынга күчә барган. Донбасс, Кузбасс һәм Урал шахталары , гомумән авыр, ат эше татар халкының кендегенә ябышкан, кыскасы аның язмышына әверелгән. Әлеге катлаулы темага күп кенә язучыларыбыз мөрәҗәгать итә.


2 алып баручы

Шушы теманы ачу өчен авторның үзенең азмы – күпме забойда булып, үз куллары белән җир өстенә күмер чыгаручылар белән аралашуы кирәк. Якташыбыз Әсрар Гали нәкъ шундыйлардан.

1987 елда басылып чыккан “Асыл кошым минем” китабы, “Көн яктысы” романы да нәкъ менә шахтерлар тормышы турында да инде.


1 алып баручы Исхакова Гөлшат якташыбыз Шамил Маннаповның Әсрар Гали рухына багышлап язган “Шахтер егет күмер чаба” исемле шигырен укый.



2 алып баручы

Район сабан туйлары батыры Әсрар ага Гали Әдәбият дигән олуг Мәйданга “Батырга – батыр” исемле әсәре белән аяк атлый. Сабан туе күренешләрен, бигрәк тә аның татар көрәшен тасвирлаган, халкыбызның гореф – гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген, эчке горурлыгын сүрәтләгән әлеге хикәя әдәбиятка районыбызның Алпар авылыннан чыккан Фәхри Әсхат рухындагы лирик пландагы прозаны киләсен хәбәр итә.


1 алып баручы Фәтхетдинов Рәзил үзе язган шигырен укый


2 алып баручы.

Әсрар аганың китапларын укыганда шунысы кызык: әсәрләрдә үзебезнең туган як кешеләре , тирә – як авыллар, аларның атамалары, аның елга – күлләре, яхшы таныш, җирле материалларга бик бай.


1 алып баручы

Чылтыр – чылтыр ага салкын чишмә

Улда миңа әйтә шикелле:

Эчеп җибәр минем ширбәтемне,

Яратырсың туган җиреңне.


2 алып баручы

В.Чулпан якташыбызның “Асыл кошым минем” әсәренән өзекне укый.


1 алып баручы

Бездән, гади җир кешеләреннән нәрсә белән аерыла икән соң язучылар? Мөгаен, күңелләренең үтә нечкә, сизгер булуы белән, тынгы белмәс уйлары, әрнүләргә түзмәс җаннары беләндер. Үз йөрәкләрендә кайнаган хисләр өермәсен алар түкми-чәчми башкаларга җиткерә беләләр.

2 алып баручы

Туган җир һавасы, аның чишмә сулары, янәшәңдә гомер кичергән, беренче адымыңа таяныч булып, гомереңнең соңгы мизгелендә дә сине җанына якын иткән кешеләр генә ул көчнең, ул илһамның, ул талантның чыганагы.


1 алып баручы

Шамил Маннаповның “Әлкием чишмәләре “ шигыре. Сөйли Кыямова Ләйсән



2 алып баручы.

Әсрар Гали әсәрләрендә егетләр, гаярь, батырлар, әлбәттә инде авторның үзе кебек сабан туенда мәйдан тотучылар. Кызлары исә чибәрләр, тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, эчке матурлыклары белән дә балкыйлар. Әсәрләрнең геройлары зур ихтыяр көченә ия булулары белән аерылып торалар.


1 алып баручы

Әсрар Гали әсәрләренең геройлары – тормыш кадерен белгән, гадел, максатларына ирешүчән кешеләр

2 алып баручы

Бие әле ,бие әле

Биегәнең күрсеннәр

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең Ришат дисеннәр

Татар халык биюе.

1 алып баручы

Әсрар Әбрар улы Галиев булган барлык уңай һәм кимчелекле-йомшак яклары белән үзенчәлекле вә кабатланмас шәхес иде. Ул дөньяны, кешеләрне үзенчә итеп күрергә теләде, иҗаты белән дә, кылган гамәлләре белән дә шуңа омтылып яшәде.

Ни генә булмасын, аның күңеле - изгелектә, нияте - яхшылыкта иде…

2 алып баручы.

Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхеснең төрле чорда Әлки төбәгендә белем алуы һәм иҗаты белән без горурланабыз. Әсәрләре белән илебезне, туган телебезне, туган җиребезне яратырга өйрәткән шәхескә багышланган искә алу кичәсен бертуган Кыямовларның дуэты белән тәмамлыйбыз.

Дуэт

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әдәби кичә «Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел»"
Смотреть ещё 6 054 курса

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әлеге  әдәби кичә эшкәртмәсе якташыбыз Әсрар Галине искә алу  максаты белән оештырылды. Материал      тормыш юлы,  иҗатын өйрәнүгә багышлана. 2013 елның 16 октябрендә якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел тулды.Кичә эшкәртмәсе татар теле  һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр  өчен кирәкле ярдәмлек булыр дип ышанасы килә. Барлык материаллар җирле мәгълүматлардан, хатыны  калдырган истәлекләреннән , язуның китапларыннан алып төзелде.Әлеге кичә эшкәртмәсе район буенча үткәрелгән әдәбият көннәрендә файдаланылды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 366 345 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 13.04.2014 1229
    • DOCX 30.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галлямова Гульуся Надировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галлямова Гульуся Надировна
    Галлямова Гульуся Надировна
    • На сайте: 10 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6150
    • Всего материалов: 3

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 359 815 материалов из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Основы логопедии и речевого развития

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Мини-курс

Мастерство продаж: ключевые принципы и подходы

4 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Комплексная эксплуатация и управление электроэнергетическими системами

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 6 054 курса