Тема: “Кошлар”
Максат: Балаларда кошларга карата кызыксыну
һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен, хәрәкәтләрне
белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгы активлаштыру, балаларны кошлар белән
таныштыруны дәвам итү.
Җиһазлау: уенчык кош, төрле кош битлекләре, йорт
кошлары һәм безнең якта кышлаучы кош рәсемнәре.
Алдан үткәрелгән эш: кошлар рәсемен
карау, шигырьләр, хикәяләр уку, рәсемнәр карау.
Индивидуаль эш: Айназ һәм Алия
белән кошлар исемнәрен ныгыту.
Методик алымнар:
1.
Кереш
өлеш:кошларга хас булган билгеләрне искә төшерү,сорау җавап.
2.
Рәсемнәр
карау.
3.
Хәрәкәтле
уен:”Карга һәм чыпчыклар”(физ.минутка)
4.
Тәрбияче
сөйләме.
5.
Рәсемнәр
ярдәмендә кошлар ничек кычкыруын ачыклау.
Эшчәнлек
барышы.
-Исәнмесез балалар! Балалар,карагыз әле безгә бер кош
кунакка килгән. Әйдәгез аның белән исәнләшик. (Балалар исәнләшә)
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык
Миңа кычкыра
-Чык әле, ди чык.
Алдый ул, беләм
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам
Оча да китә.
(Тәрбияче
унчык кошны читкә алып куя)
-Балалар, бу кош чыпчык. Ул безгә күчтәнәчкә рәсемнәр
алып килгән. Карагыз әле,бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?
(Әтәч)
(активлаштыру)
-Дөрес, балалар бу әтәч.
-Балалар әтәч кайда яши?
(Авылда ишек алдында)
-Әйе, ул ишек алдында яши.
-Әтәч ничек кычкыра?
(активлаштыру)
-(“Кикрикүк”)
-Алия әйт әле: бу рәсемдә син нәрсә күрәсең?
(тавык)
(индивидуаль һәм күмәк
кабатлаулар)
-Тавык кайда яши?
(ишегалдында)
-Алия тавык ничек кычкыра?
(“кыт-кытак”)
-Тавык нәрсә бирә?
(Йомырка)
-Айсылу кил әле бу рәсемдә син нәрсә күрәсең?
(Каз)
-Каз ничек кычкыра?
(“Ка-Ка-Ка”)
(кабатлаулар)
- Булдырдыгыз балалар.
- Тавык, әтәч, каз-болар йорт кошлары, чөнки алар
авылда, ишегалдында яшиләр. Әйдәгез бергә кабатлыйбыз.
(Йорт кошлары).
- Мин сезгә хәзер башка рәсемнәр күрсәтәм. Бу
рәсемнәрдә кошлар, Алар безнең янга очып килә торган кошлар. Без аларны сезнең
белән көн саен ашатабыз, җимлекләргә җим сибәбез.
- Ранель, әйт әле, бу нинди кош?
(Күгәрчен)
- Күгәрчен нинди тавыш чыгара?
(Гөр-гөр)
-
Әйе,күгәрчен
“гөрли”.
(активлаштыру)
-
Алия,ә
бу нәрсә?
(чыпчык)
-
Ул
ничек кычкыра?
(Чырык-чырык)
-
Әйе,
“чырык-чырык”дип чыркылдый. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк.
-
Чыпчык
йөриме, сикерәме?
(сикерә,йөри)
-
Зиннур
син әйт әле: бу нинди кош?
(Карга)
-
Ул
ничек кычкыра?
(кар-кар)
Бергәләп
кабатлау
Кошларның гәүдә төзелешләрен карау.
(- Баш, гәүдә ,канат койрык, күз, томшыгы.)
- Балалар күрсәтегез әле,кошлар ничек җим чүплиләр?
(балалар
белән күрсәтү)
- Балалар кошлар кебек очып карыйк әле.
(кошлар
кебек очу).
-
Балалар
кайсы кошлар сикерә?
(чыпчык)
-
Ә
кайсы кош йөри?
(күгәрчен,карга)
-
Балалар
әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Сез кошлар буласыз.
(Тәрбияче балаларга кошлар төшерелгән битлекләр
тарата).
- Күгәрченнәр кебек йөрегез. Ә хәзер чыпчыклар кебек
сикерегез.
- Күгәрченнәр һәм чыпчыклар канатларын җилпеп очалар, томшыклары
белән җим чүплиләр.
- Менә зур кош карга очып килде:-“Кар-Кар!”
- Карга кычкыргач кошлар үз ояларына качалар.
(урындыкларга
утыралар)
-
Күгәрченнәр
һәм чыпчыклар бик җитез булдылар,карга аларны тота алмады.
(уен
1-2 тапкыр кабатлана).
Әдәбият:
1. “Балачак
аланы”, Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Казан
2011.
2. “Туган
телдә сөйләшәбез”, Тәрбиячеләр өчен методик кулланма. (икенче кече яшьтәгеләр
төркеме) Казан 2012.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.