Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / 6 нчы сыйныфта "Үткән заман хикәя фигыль" темасына дәрес конспекты
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

6 нчы сыйныфта "Үткән заман хикәя фигыль" темасына дәрес конспекты

библиотека
материалов


Әлмәт шәһәре муниципаль белеем бирү учреждениесе

“ Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия”












Үткән заман хикәя фигыль” темасына ачык дәрес план - конспекты

(6 нчы сыйныф)




















Төзеде: II квалификацион

категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Исламова Г.Г.











2014 ел



Тема: Үткән заман хикәя фигыль.

Максат: 1. Фигыль сүз төркеме буенча алган белемнәрне ныгыту, системага салу.

2.Укучыларның белемнәрен тикшерү,балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау.


Дәрес план- конспекты

  1. Оештыру.

Хай-файв структурасы.

Укучылар белән исәнләшү.

Уңай психологик халәт тудыру.

Мин бүгенге дәресебезне күренекле татар галиме, әдип, педагог Р. Фәхретдин хәдисе белән башлыйсым килә, “... Галим яки гыйлем өйрәнүче вә яхуд гыйлемне сөюче булып йөр. Гыйлемне дошман күрүче булудан саклан, һәлак булырсың!” дигән ул. Р. Фәхретдин дәвамчылары без бит инде ул. Гыйлем өйрәнүебезне дәвам итик, укучылар.


  1. Алган белемнәрне ныгыту, системага салу.

Без бүгене дәрестә фигыль буенча алган белемнәребезне гомумиләштерербез, системага салырбыз.

Әйдәгез, тик- тэк-тоу структурасы белән үткәннәрне искә төшерик. Өстәлләрегездә фигыльләр язылган карточкалар бар. Шуларны өчәр-өчәр итеп өч рәт тезегез, карточкаларны номерлап чыгыгыз, вертикаль, горизонталь, диагональ буенча туры килгән фигыльләргә бирелгән вакытта (1 мин.) аңлатма бирегез. Аннан соң 1нче номерлы укучы калган укучыларга үзенең җавабын укый, тәртип буенча бөтенесе укып чыга. 1 номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.

Өй эшенә сезгә Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренең 1,2 бүлекләрен укып килергә иде. Ни өчен шагыйрь беренче бүлектә - билгесез үткән заман, икенче бүлектә билгеле үткән заман фигыльләрен файдаланып язган?

Җаваплар тыңланыла.

Дәресебездә фигыль заманнарына күбрәк игътибар бирербез. Хәзер намбэ ап фикерләү алымын эшләп алыйк.Сезнең алдыгызда ясый, җырлый, уйный, укыган сөйли, уйлады, язган, бара, бии, оча, көлде, сала, китерә, кибә, җибәргән, кайткан, аңлата, сатты, курка, ага, сөрткән, яба, эшләде, кисә, ята, килгән фигыльләре бирелгән. Хәзерге заман фигыльләрне укыйсыз, ә уткән заман фигыленә очрыйсыз икән, берни дә эндәшмичә торып басасыз. Бер тапкыр тикшереп чыкканнан соң сорау бирелә. Ничә үткән заман хикәя фиг. санадыгыз? Уйларга 10 сек. вакыт бирелә. 2 номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне бер-берсенә бәйли беләбезме? Моны токин мэт фикерләү алымы ярдәмендә тикшереп карыйк. 3 номерлы укучылар А3 кәгазен алып, уртага фигыль заманнары дип язалар.

1. Бирелгән вакытта группалар фигыль заманнары турындагы белемнәрен файдаланып эшлиләр.2. Башка группа эшләрен карап фраза, идеяләрне бер- берсенә бәйлиләр.3.Үз урыннарына кайтып, нәтиҗә ясыйлар.4. Һәр команда башка командаларга үз презентациясен яклый.(2 мин. ясарга,2 мин. башка эшләрне бәяләргә, 2 мин. үз эшләрен яңадан карарга)

Үткән заман хикәя фигыль төрләрен дөрес кулланабызмы икән.Клок баддис структурасындагы партнерлар белән очрашып алыйк. Кем белән дүрттә очрашырга тиеш идегез, шуның белән очрашып, бирелгән вакытта кичә үзегезнең нишләгәнегезне һәм әниегезнең нишләгәнен иптәшегезгә сөйләгез.

Кемнең исеме озынрак сүзне шул башлый.(һәр балага 30ар сек.) Укучылар үз урыннарына утырганчы сорау бирелә. Кичә үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне нинди заманда сөйләдегез? (билгеле үткән заманда) Ни өчен?

Әниегезнең нәрсә эшләгәнен нинди төрдә сөйләдегез? (Билгесез үт. заманда) Ни өчен?

Дәресебезгә нәтиҗә ясап, командаларга үткән заман хикәя фигыльнең моделен төзергә.

Үткән заман хикәя фигыль

hello_html_m629af88f.gifhello_html_m2fd3af.gifhello_html_610886fc.gif


Төп төрләре сораулары кушымчалар

мhello_html_6a2f139.gifәгънәсе



Модельгә карап, үткән заман хикәя фигыльгә билгеләмә бирергә, аны җилкә күршегезгә әйтергә.

4 номерлы укучылар тыңланыла.


  1. Йомгаклау.

Димәк, дәресебезне йомгаклап, нәтиҗә ясар вакыт җитте. Без бүген дәресебезгә нинди максат куйган идек?

  • Максатыбызга ирешеү өчен ниләр эшләдек?(Заманнар искә төшерелә, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне бер-берсенә бәйли алулары ачыклана.)

  • Үткән заман хикәя фигыль турында ниләр белдек?

  1. Өй эше.

Дәресебезне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: фигыль заманнарын дөрес кулланмау сөйләм хатасы булып санала, нәтиҗәдә сочинение, изложение язганда үткән заман төрләрен бутау билгенең түбән куелуына сәбәпче була. Моны булдырмау өчен нинди чаралар кулланырга була? Дигән темага 50 самэри язарга.50 сүздән дә кимрәк булмаска тиеш, күбрәк ярый.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-184225

Похожие материалы