Инфоурок Начальные классы Конспекты“Олыласаң- олыны, олыларлар үзеңне” дип исемләнгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе

“Олыласаң- олыны, олыларлар үзеңне” дип исемләнгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Скачать материал

 

 Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”

   муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

башлангыч сыйныф укытучысы Камалова Алсу Рафил кызының

4а сыйныфы өчен

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Олыласаң- олыны, олыларлар үзеңне” дип исемләнгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат. Әби- бабайларга, әти-әниләргә , өлкәннәргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Җиһазлау. кәгазьдән кисеп ясалган йөрәк рәсемнәре, сәхнәләштерү өчен киемнәр.  

 

Сыйныф сәгатенең барышы.

I.                  Психологик уңай халәт тудыру. Кәефләрегез ничек? Елмаеп карагыз әле бер-берегезгә, барыгыз да матур, күркәм.

II.               Уку мәсәләсен кую.

- Укучылар, Г.Тукайның бер шигырен искә төшерик әле.   “Безнең гаилә” шигыре)

- Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Шигырьнең исемен кем әйтә ала? Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

III.           Уку мәсәләсен чишү.

– Сез гаилә төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

- Әйе, гаилә- бик тирән мәгнәле сүз ул. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.

 

Мин сезгә үзегезнең әби- бабаларыгыз турында сөйләргә әзерләнеп килергә куштым. Әйдәгез сөйләргә  теләүчеләрне тыңлыйк әле.

- Бик дөрес, укучылар. Дөньяда иң якын, иң газиз кешеләр- әти-әниләр, дәү әти бн дәү әниләр. Алар һәрвакыт безнең янда. Әниләр безне йомшак куллары, назлы карашлары һәм киң күңелле булулары белән шатландырса, әтиләребез көчлелеге, батырлыгы һәм уңганлыгы белән үрнәк булып тора. Алар безне җил-яңгыр тидермичә, кадерләп тәрбияләп үстерәләр.

Әмма тормышта кайбер гаиләләрдәге кешеләр арасында узара күңелсез хәлләр дә була. Мәсәлән, әти-әнине тыңламыйча киенеп йөрмәгәннән, әби-бабайларга каршы сүз эндәшүдән, ике туган әйткәләшүеннән, хәтта сугышуыннан күңелсез хәлләр булырга мөмкин.

Сез, укучылар, барыгыз да гаиләләрегездә әйбәт, тәртипледер. Әти-әниләрегез белән яхшы мөгалләмәдәдер.

Хәзер без сезнең белән кечкенә генә күчтәнәч карап китәбез.

Сәхнәләштерелгән күренеш.

 Караганнан соә бу турыда фикер алышу

- Ә хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китим әле. “Булган ди, бер ана, ул үзенең малае белән генә яшәгән ди. Ул, улы начарлык эшләгән саен, тактага кадак кага барган ди. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадаккаигътибар итә һәм әнисе янына килә.: “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?”-ди.

“Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, синең һәрбер начар эшең шушы кара тактага тезелеп киткән”- ди әнисе.

Улы уйга кала һәм үз-үзенә сүз бирә. Сез ничек уйлыйсыз, нинди сүз икән ул? (Укучыларның җаваплары).

“Әнием-әнием минем, кичер мине,

Зинһар өчен, гафу ит инде,

Синең каккан һәрбер кадагыңны

Яхшы гамәл кылып алырмын.”

 

- Ә нинди яхшы гамәлләр эшли алыр икән ул?

(Һәр яхшыэш эшләгән саен, бер кадак алынып барыла.)

- Менә ул ир уртасы булып җитешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына килә дә: “Әни, кара әле, тактада бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем,”-ди

-Уйлап карагыз әле, әнисе нәрсә дип җавап бирде икән?”

- ...

- “Улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик кара әле тактада никадәр кадак эзе калган”.

- Укучылар, сез ничек уйлыөсыз, бу эзләр нәрсәне аңлата соң? (Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең,би- бабайларның  хәтерен калдырырга ярамый).

“Кара такта бушап калды,

Сизелми дә кадак эзләре,

Ана күңеле барыбер җәрәхәтле

Тырнап тора кадак эзләре.”

- Әйе, начарлыкның эзләре беркайчан да җуелмый, начарлык кылырга, ата-анага күңелсезлекләр, борчулар китерергә ярамый. Авыр чакларда ата-ана баланың ярдәмен тойса, алар үзләрен иң бәхетле кеше итеп саный.

Үзенең ялгышын аңлап, бала төзәлде. Бу бик яхшы күренеш. Безнең әниләребез әйбәт, кадак кагып бармыйлар, ләкин начарлыклар эшләмәскә тырышырга кирәк. Кайчагында елыйбыз, начар билгеләр алабыз, тиз арада бу ялгышларны төзәтергә кирәк.

III. Рефлексив йомгак.

-Бүгенге сыйныф сәгатен күренекле язучы   шигыре белән тәмамлыйсы килә

 - Сез  әби- бабайларыгызга , әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтә аласыз?

- Мин сезгә төрле төстә ясалган йөрәк рәсемнәре өләшәм. Бу йөрәкләргә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Чөнки йөрәк- безнең бөтен уй-кичерешләребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, мәхәббәтебезне саклап тора. (Укучылар “йөрәк”ләргә матур сүзләр яза.) Бу йөрәкләрне әти-әниләргә тапшырырбыз.

 -Әти-әниләргә, туганнарга мәрхәмәтле, итагатьле, игелекле булыгыз. Игелек беркайчан да җирдә ятмый, аның савабы үзегезгә әйләнеп кайтыр.

  Игелек эшләгәндә тирә-яндагыларның да күңелләре була, алар да безгә игелек, бәхет тели. Аларның йөрәкләре шатлык хисеннән тула. Карагыз әле, безнең изге уйлардан да, гамәлләрдән дә бәхеттән елмаючы “йөрәк” барлыкка килде.

 Җир йөзендә бөтен кеше дус һәм иптәш, изге теләктә булу кирәк. Әйдәгез, бу шарга изге теләкләр язып күккә очырыйк, аны алган кешегә үзебезнең яхшы теләкләребезне телик.

Эйдәгез , сыйныф сәгатебезне матур бер җыр белән тәмамлыйк.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Олыласаң- олыны, олыларлар үзеңне” дип исемләнгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 734 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2016 1043
    • DOCX 21.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалова Алсу Рафилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалова Алсу Рафилевна
    Камалова Алсу Рафилевна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11489
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 259 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 73 человека

Мини-курс

Стартап: от идеи к успеху

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек