Инфоурок Математика КонспектыОткрытый урок по математике на тему "7 саны һәм цифры"

Открытый урок по математике на тему "7 саны һәм цифры"

Скачать материал

 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе ” МБГББУ

Аш – Буҗи авылындагы филиалы

 

 

 

 

 

 

 

Тема: 7 саны һәм цифры.

 

Математикадан  ачык дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

1 сыйныф

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                                       Тимерова Зөмәрә Гадил кызы

 

 

 

2019-2020 нче уку елы

Тема

7 саны һәм цифры.

Дата

17.10.2019

Максат:

 

Бурычлар:

7 санының составы белән таныштыру,7 цифрын язарга өйрәтү аның башка натураль саннар арасында урынын билгеләү.

Белем бирү :Укучыларның 7 санын өйрәнүгә юнәлдерелгән мөстәкыйль уку эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

-         7 цифрын язу күнекмәләре формалаштыру;

-         7 саны белән мисаллар чишә белү күнекмәләрен формалаштыру;

Үстерелешле:

-          Телдән исәпләү, логик фикерләү, игътибарлылык, хәтер күнекмәсен үстерү.

-         системалаштыру, төп төшенчәне аерып алу, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен формалаштыру күнекмәләрен, күзаллауларын үстерү;

-         танып-белү күнекмәләрен активлаштыру;

Тәрбияви: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту, әкиятләр белән кызыксынуларын арттыру.

Дәрес тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Көтелгәннәтиҗә

Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.

Регулятив УУГ: максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып белү УУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

Коммуникатив УУГ:проблеманы ачу,аны тормышка ашыру; төркемнәрдә һәм парларда үзара ярдәм итешү.

Предметара бәйләнеш

Литературное чтение, әдәби уку

Ресурслар

Математика  дәреслеге, авторы  М.И.Моро, С.И.Волкова, С.В.Степанова, компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

 

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру өлеше. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

-         Исәнмесез, балалар!

-Балалар, бүген безнең дәресебезгә бик күп кунаклар килде. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик һәм сәламәтлек телик.

- Балалар, мин бүген мәктәпкә килгәндә кояшны очраттым һәм аны үзем белән сезнең янга алып килдем. Ул сезгә яхшы кәеф теләргә килде. Әйдәгез әле, балалар, менә шушы кояш кебек, бер-беребезгә елмаеп, дәресебезне башлап җибәрик.

- Бүген бездә математика дәресе. Ә математиканы фәннәр патшасы диләр. (Слайд 1) Ә менә ни өчен икәнен хәзер безгә Дилә әйтеп китәр.

 

Шигырьне хор белән әйтү

 

-Дулкынланып көттек сезне

Сез килгәнгә без бик шат.

Укырга да, язарга да

Өйрәтә безне китап.

Гаеп итә күрмәгез сез

Безнең әле шундый чак.

 

 

 

 

Дилә шигырь сөйли

Барлык фәннәрнең башлыгы

Яратмый мөмкин түгел.

Үзе кырыс, үзе төгәл

Математика фәне бу

Гел көтеп ала күңел

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Алдагы дәрестә өйрәнгән 6 санының сан составын искә төшертү.

Укучылар өчен максат: Бирелгән карточкаларны төсләргә аерырга, беренче каррточканың җавабын икенче мисалны чишкәндә файдалана белергә тиешләр.

-Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?

- Ә “Карсылу һәм 7 гном” (“Белоснежка и семь гномов”) әкиятен беләсезме? Менә бүген без шушы әкият геройлары белән математика иленә  сәяхәт итәрбез. Гномнар иленең явыз патшабикәсе  аларның Карсылу белән бик нык дус булуына ачуы килгән һәм Карсылуны замокка бикләп куйган. (Слайд 2, 3) Карсылуны азат итү өчен, без гномнарга ярдәм итәргә һәм замокка барып җитәргә тиеш. Явыз патша һәрбер гномга берәр бирем җибәргән. Беренче биремне без гном Чихун белән үтәргә тиеш булабыз. (Слайд 4)

1. 10 эчендә саннар нумерациясе.

- 1 дән 10 га кадәр санап карыйбыз

- 10нан 1гә кадәр саныйбыз;

-  Саннарның күршеләрен әйт

- ...4...;...8...; ...6...; ...9... .

2. Телдән исәпләү.

- Тактада бирелгән мисалларны исәплибез һәм чыгып, дөрес җавапны язабыз.

2+2=

3+2=

4-1=

5+1=

(Слайд 5) тикшерү

 

3. Геометрик материал белән эш.

- Молодцы, укучылар! Беренче гном безнең замок янына килеп җитте. (Слайд 6)Хәзер инде без гном Ворчунга ярдәм итәргә тиеш булабыз. (Слайд 7) Явыз патша аңа да бирем әзерләгән. Әлеге конвертлар эчендә пазллар бирелгән. Сез алардан геометрик фигуралар төзергә тиеш буласыз. (Слайд 8 кара фон)

1 нче төркемгә сорау.

- Бу фигура ничек атала?

- Ә ни өчен квадрат дип атала?

2 нче төркемгә сорау

-Ә сез төзегән фигура ничек атала?

- Ни өчен өчпочмак дип атала?

- Менә безнең гном Ворчун да замокка килеп җитте. (Слайд 9)

 

4. Санлы табышмаклар.

- (Слайд 10)

Ә Простак исемле гномга Явыз патшабикә ике бирем әзерләгән. Болар санлы табышмаклар һәм икенче биреме саннарны чагыштыру.

(Слайд 11 кара фон) Игътибарлы булыгыз балалар!

1. Илсур, Марат һәм Динә

Бер песнәккә җим сибә.

Килде тагын бер песнәк,

Ничә песнәк булды, әйт?

2. Алсу бакчага керде

3 кызыл алма өзде

Әнисе берне бирде

Барысы ничә булды?

 

5. Саннарны чагыштыру

4*3     6*4    5*5

3*4     5*1    2*1

-         Әйе.

 

-         Әйе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-       1, 2,3,4,5,6,7,8,9,10

 

-       10,9,8,7,6,5,4,3,2,1

 

 

-       Укучылар җавабы

 

-       Тактага ике укучы чыгып, икешәр мисалның җавабын яза.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-       Төркемнәрдә эшлиләр.

 

 

 

 

-       Квадрат.

-       Чөнки аның 4 ягы да бертигез.

 

-       Өчпочмак

 

-       Чөнки аның өч почмагы бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-       2 песнәк

 

 

 

-       4 алма

 

 

 

 

 

3 укучы тактада чиратлап эшлиләр.

ТБУУГ: 6 санының сан составын искә төшерү.

РУУГ:күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

-Алдагы бирем Тихоня өчен.(Слайд 12)Әйдәгез, балалар, аңа да булышып китик (Тактада саннар рәте бирелгән)(Слайд 13)

- Әйдәгез, саннарны укып китик әле. Биредә бөтенесе дә тәртиптәме икән? (1,2,3,4,7,5,6,8,9,10)

- Монда нинди санның урыны буталган?

- Ул кайсы саннан соң килергә тиеш?(Слайд 14)

- Булдырдыгыз, балалар. Сезнең тырышлыгыгыз белән, адашкан сан үз урынына кайтты. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?

 

 

 

 

 

-         Юк.

 

 

 

-         7 саны буталган.

 

-         6 саныннан соң килергә тиеш.

 

-         7 саны һәм цифры.

 

 

 

-         7 саны белән танышабыз, 7 санын язарга өйрәнәбез, мисаллар чишәбез.

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: геометрик фигураларны  искә төшерү һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, санлы рәт белән эшләү күнекмәсе булдыру

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат: 7 цифры белән таныштыру. 7 санының тормыштагы кулланышы,яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; 

 

Укучылар өчен максат: үзләре өчен яңалык ачу.

 

-               (Слайд 15 кара фон)

-               7 саны, укучылар, бик тылсымлы сан. 7 саны әкиятләрдә бик күп очрый. “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, Пушкин әкияте “Сказка о мертвой царевне и семи богатырях”, дигән әкиятләрне сезнең ишеткәнегез бардыр инде. Бүген безнең дәресебезгә кунакка килгән кечкенә буйлы гномнар да “Карсылу һәм җиде гном” әкиятеннән.

-               Безнең көндәлек тормышта да 7 саны бик еш очрый. Мәсәлән, кояшлы, җылы яңгыр яугач, күктә нәрсә барлыкка килә?

-               Салават күперендә ничә төс?

-               Бер атнада ничә көн? Әйдәгез, санап китик.

 

 

-               Җиденче көн - нинди?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-          Салават күпере

 

 

 

-          7 төс

 

-          7 көн. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

     -Якшәмбе

ТБУУГ:уку мәсьәләсенчишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Укытучы өчен максат: балаларны өчен алдагы биремнәрне үтәү ял иттерү

-         Ә хәзер әйдәгез, Весельчак белән бергә ял итеп алыйк.

Физкультминут

(Слайд 16)

 

 

 

 

 

-         Укучылар, 7 саны нәрсәгә охшаган? (Слайд 17 чалгы рәсеме)

-         7 санын без нинди цифр ярдәмендә язабыз? (Слайд 18, 197 санының язма һәм басмача цифрларны күрсәтү)

-         Ә хәзер гном Соня белән 7 цифрын һавада язып карарбыз:

-Тулы шакмакның яртысыннан сулдан уңга таба дулкынлы сызык сызабыз( ~ )

-Шакмакка өстән аска таба ярым авыш сызык сызабыз.( / )

-Шакмакның уртасыннан   сулдан уңга таба туры сызык сызабыз. ( - )

-Нинди цифр килеп чыкты? (7)

Игътибар белән карагыз әле, ничә элементтан тора ул? (3)

-          (Слайд 20 кара фон)Ә хәзер дәфтәрләрдә матур язу күнегүен башкарырбыз.

-         Чалгыга охшаган

 

 

-         7 цифры ярдәмендә

 

 

 

 

 

-         Һавада язып карау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Дәфтәрләрдә 7 цифрын язалар

 

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дидактик уен.

7 санының сан составы. Мәсьәлә. 7кош агачның 2 ботагына ничек килеп куна ала?(укучыларга  7шәр кош һәм 1 агач рәсеме бирелә).

- димәк, укучылар, 7 санының составын белү өчен без 1гә 6 ны, 3кә 4не, 5кә 2не кушарга тиеш булабыз.

Дәреслекнең  54битендәге биремнәрне эшләү.

 

№1. 

- Балыкчының җирдә 5 балыгы ята иде. Ул тагын 1 балык тотты. 5+1=6

- Әгәр дә песи 1 балыгын алып китмәсә, балыкчының балыгы 6 һәм тагын 1 булыр иде. 6+1=7

 - Җирдә 6 балык ята иде, песи аның берсен алып киткән. 6-1=5

 - Әгәр барлык тоткан балыгы да җирдә ятса, аның балыклары 7 булыр иде. ләкин песи аның берсен алып киткән. 7-1=6

 

 

 

-         Парларда эшлиләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү алымы.

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: өйрәнгән типтагы мисалларны чишү буенча булган белемнәрне практик куллана белү

 

 

-Балалар, безнең соңгы эшебез калды. Һәм без аны Умник исемле гном белән бергәләп эшләрбез.

Мөстәкыйль эш. Карточкалар белән(Слайд 21)

2-1=

1+1=

2+1=

2+2=

3+2=

5+1=

5+2=

(Слайд 22 тикшерелә)

 

-         Әйдәгез, хәзер чыккан җавапларны бергәләп укыйк та, Карсылуны явыз патшадан азат итик.

-         1,2,3,4,5,6,7

-         Ә хәзер кирегә саныйбыз.

-         7,6,5,4,3,2,1 һәм без Карсылу янына килеп җиттек.(Слайд 23)

 

 

-         Мөстәкыйль эшне эшлиләр

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-         Дәрес барышында безнең белән ничә гном сәяхәт итте?

-         Дәрес сезгә ошадымы?

-         7 саны турында нәрсәләр белдегез?

-         Ә хәзер, балалар, дәрестә катнашуыгызга һәм теманы аңлавыгызга бәя бирик. Зәңгәр конвертлардан чәчәкләрне алып, үзегезгә бәя куеп үтик.

- Кызыл чәчәк - « Мин - молодец! Теманы аңладым, башкаларга да аңлата алам»;

Сары чәчәк - « Мин - молодец!  Миңа бүген авыррак булды, ләкин мин булдырдым»;

Зәңгәр чәчәк - « Мин үземне  молодец дип уйлыйм, ләкин минем бүген кәефем начар иде,  мин югалып калдым. Башка вакытта минем нәтиҗәләр яхшырак булачак»

- хәзер Карсылунын аланын чәчәкләр белән бизәп куйыйк.

-Рәхмәт, укучылар. Мин сездән бик канәгать. Барыгызга да рәхмәт!

 

 

Балаларның җаваплары

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Открытый урок по математике на тему "7 саны һәм цифры""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 993 материала в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.08.2020 234
    • DOCX 38.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тимерова Зумара Гадиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тимерова Зумара Гадиловна
    Тимерова Зумара Гадиловна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 322
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация учебно-исследовательской деятельности учащихся как средство развития познавательной активности при обучении математике в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 122 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по математике в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 191 человек из 55 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 703 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету "Математика" в условиях реализации ФГОС ООО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 199 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 524 человека

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Профориентация детей и подростков

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Практические аспекты работы логопеда: методы и приемы в логоритмике

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек