Инфоурок / Обществознание / Конспекты / План конспект урока по обществознанию для 6 класса Право и мораль
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 20 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

План конспект урока по обществознанию для 6 класса Право и мораль

библиотека
материалов

Әхлак һәм хокук

Максат.

1. Әхлак төшенчәсен, “әхлакның алтын кагыйдәсен” аңлату, әхлакый тәртип формалаштыруга ярдәм итү, укучыларны әхлакый кагыйдәләрне үтәргә кирәклегенә төшендерү, әхлак белән хокукның аермалы һәм охшаш якларын күрсәтү.

2. Әхлакый күзлектән чыгып, конкрет ситуацияләрне анализлау, чагыштыру, фикер йөртү, нәтиҗәләр ясау; текст белән эшләү, таблица төзү күнекмәләре булдыру; үз гамәлләреңне, тәртибеңне анализлау, тормыштан мисаллар китерү .

3. Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, яхшы гамәлләргә ихтыяҗ булдыру.

Җиһазлар таблица, карточкалар, интерактив такта

Төп төшенчәләр Әхлак, этика, гуманизм

План

1. Әхлак.

2. Хокук һәм әхлакның охшаш һәм аермалы яклары.

3. Әхлакның яхшылык һәм яманлык белән бәйләнеше.

Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

Мәкаль


Дәрес барышы

I.Оештыру.

Укытучы -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, кояш ничек матур елмая! Әйдәгез без дә бер-беребезгә шулай елмаешыйк!Бер-беребезне сәламлик. Карагыз әле, класс бүлмәсе яктырып, җылынып китте. Һәрвакыт күңелегез шат, йөзегез елмаюлы булсын. Бер-берегезгә һәм тирә-юньдәгеләргә карата гел игътибарлы, мәрхәмәтле булыгыз.

II.Актуальләштерү.

Укытучы Без сезнең белән ниндидер кыйммәтләр булган җәмгыятьтә яшибез, төрле мөнәсәбәтләр урнаштырабыз: гаиләдә-әти-әниләр, урамда күршеләр, дуслар белән аралашабыз. Мәктәптәге дуслар белән төрле түгәрәкләргә йөрибез, ярышларда катнашабыз. Безнең бу гамәлләребез ниндидер кагыйдәләргә нигезләнә. Һәр көн диярлек сайлау алдында торабыз: иптәшеңә ярдәм кулы сузаргамы, әллә күрмәмешкә салышып узаргамы, хуҗасыз йөргән этләрне ашатыргамы, әллә куып җибәрергәме; сиңа начарлык кылган кешегә ничек җавап бирергә: аңа да начарлык эшләргәме, әллә гафу итәргәме? Кайсын сайларга икәнен аңлау өчен безгә бүген өйрәнәчәк тема ярдәм итәр. Ә хәзер рәсемнәргә карап аларның кайсы өлкәгә кергәннәрен билгеләп үтик.



Картинка 92 из 223727http://static2.aif.ru/public/news/658/55c0e08066620c0834917e96feb0dd98_big.jpg


Картинка 61 из 255249hello_html_192e881b.png



Миннән сорау, сездән җавап уены. (презентация)

- Фән нәрсә ул?

- Фәннәр ниндиләргә бүленәләр?

- Иҗтимагый фәннәрдә нинди алымнар кулланыла?

- Белем алу нәрсә ул?

-Үзлегеннән белем алуны ничек аңлыйсың?

II. Яңа белемнәр формалаштыру.

Укытучы Ә менә бүгенге теманың нәрсә икәнен белү өчен мин сезгә Казан ханлыгы чорында яшәгән Мөхәммәдьяр иҗатыннан өзек тәкъдим итәм:

Яхшылык кыйл, яхшылыкта бар мәза (тәм),

Кем яманлык кыйлса, ул тапкай җәза.

Кем егылганда кулын тот бер моңлының,

Ул тәкый тоткай кулың бер көн синең...

Ярмөхәммәд, саңа бирмеш хак теле, -

Бу фәләк (язмыш) багстанының былбылы.

Укытучы Әйтегез әле, кешеләргә хас булган бу сыйфатларны нинди термин белән атыйбыз? (Укучыларның җавабы тыңланыла)

Укытучы Әйе, укучылар, бик дөрес әйтәсез. Бу термин – Әхлак. Димәк, без бүген сезнең белән Әхлак турында сөйләшәчәкбез. Дәфтәрләрне ачабыз да бүгенге числоны, теманы язып куябыз: Әхлак һәм хокук. Хокук белән без таныш инде. Искә төшереп китик әле нәрсә ул хокук?

-Хокук – гомум мәҗбүри саналган юридик нормалар (кагыйдәләр) җыелмасы.

Укытучы Хокукны искә төшердек. Әйтегез әле, укучылар, әхлакны сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзне нинди терминнар белән алыштырырга мөмкин?

-Яхшылык, намуслылык, кешелеклелек һ.б.

Укытучы Өйдә сезгә укучылар,  татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдинев нәсыйхәтләреннән әдәп кагыйдәләрен әзерләп килергә кушылды. Хәзер шуларны анализлап үтик.

Кызлар, атагызны хөрмәт итегез”

Ата-анасының сүзләренә колак салмаган кызлар мәхәббәтсез булалар”

Атагыз алдында утырганда әдәпле булыгыз”

Акча вә башка әйберләрне анагыз кулындасаклагыз”

Ул хезмәтләрне башкарырга өйрәнегез”

Бар туганнарыгызны хөрмәтле тотыгыз”

Үзегездән олы туганнарны атагыз вә анагыз урынында санагыз”

Кече туганнарга шәфкатьле булыгыз”

Туганнарны, ата вә анагызны яманламагыз”

Йөз – күңел көзгесе”

Һәркемгә ачык йөз күрсәтегез”

Сөйләшкәндә кычкырмагыз”

Сөйләшкән вакытта ялган сөйләмәгез”

Үз-үзегезне мактамагыз”

Колакларыгызны яман сүзләр ишетүдән саклагыз”

Ашаганда комсызланмагыз”

Өй эчендә булганнарны, хәтта хезмәтчеләрне дә рәнҗетмәгез”

(Укучыларның җаваплары тыңланыла).

Ярар, инде хәзер дәреслектәге кагыйдәне укыйк. 119 битне ачтык, кагыйдәне дәфтәргә язып куйдык. Ә менә әхлакны этика дигән фән өйрәнә. (Сүзлек өстендә эш). Димәк, әхлак хокук кебек үк, җәмгыятьтә кешенең үз-үзен тотышын көйли торган нормаларга карый. Ягез, хокукка да, әхлакка да мисал китереп карагыз әле. (Укучылар мисал китерәләр).

Укытучы Шулай итеп, укучылар, беренче сорауны ачыкладык. Димәк, Әхлак безгә нәрсәнедер эшләргә тәкъдим итә, ә нәрсәнедер бөтенләй тыя һәм хокук та безнең үз-үзебезне тотуга чикләр куя. Шулай да алар арасында аермалар бар.  

Артык сүзне тап. Бу рәтләрдә кайсы сүз артык?

Җәмгыять,дәүләт ,хокук, суд, полиция

Төрмә,вөҗдан газабы,җәмгыять ,җәмәгатьчелек фикере



Укытучы Укучылар, әхлакның билгеләрен язып алабыз. Шулай итеп, тагын бер тапкыр аермаларын кабатлап китик әле. (Укучылар җавабы)

Физкультминутка

Укытучы “Әхлак һәм хокук” уены. Укучыларга төрле нормалар язылган карточкалар тәкъдим ителә. Алар шуннан хокук нормаларын аерып алырга тиешләр. Укучылар, хокук үз хокук һәм бурычларыңны аңлауга нигезләнә, ә менә кешеләр әхлагының нигезендә әти-әниләргә карата хөрмәт, алар турында кайгырту ята. Ә яхшылык- яманлык турында күзаллаулар борынгы заманга барып тоташа. Әлбәттә, ул вакытта бу төшенчәләр башкачарак булган. Ә менә борынгы җәмгыять таркалып сыйнфый җәмгыять туган чорда үлгәннән соң тормыш турында уйлана башлаганнар. Дин кешенең әхлагына зур йогынты ясаган һәм хәзер дә ясый. Дөньякүләм диннәрдә гомумкешелекнеке дип саналучы, тарихи чорга да, дәүләт чикләренә дә бәйләнмәгән әхлакый кыйммәтләр күп. Болар: якыннарыңны ярату, әти-әниеңә тирән ихтирам, сабырлык, көчсезләргә ярдәм итү һ.б.

Ә хәзер 3нче сорауны ачыклау өчен сезнең белән Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясенма тыңлап китәбез. Игътибар белән тыңлагыз, бу текстка нинди мәгънә салынган Һәм Сингл Раунд Робин структурасы буенча фикер алышабыз. 2нче номер астындагы укучы башлый. (Фикерләр сорала, нәтиҗә ясала)

Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал, бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә. Хикәядән өзек:

“Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1 кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә янына йөгереп кереп китте:

-Берәр ырымың бардыр синең, күрше, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, - дип кызып-кызып китте ул.

Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

-Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.

Укытучы -Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез? Укучылар, бу гыйбарәдән сез нәрсә аңладыгыз?

- Көч, ачу белән максатыңа ирешеп булмый

- Яхшы мөнәсәбәттә генә булырга кирәк.

Укытучы Әйе, бик дөрес. Борынгы заманнарда кешенең бер иңендә- фәрештә, ә икенчесендә иблис утыра, һәм аларның һәркайсы үзенчә эшләтергә тырыша, дип ышанганнар. Кеше аларның кайсын тыңлый, шундый гамәл кыла, имеш. Бу нәрсә хакында сөйли? Бер үк кешенең йөрәгендә яхшылык та, яманлык та яшәргә мөмкин икәнлеге турында. Менә шулай итеп, кеше әхлакый сайлау алдында кала: кайсы юлдан китәргә, фәрештә күрсәткән юлданмы, әллә иблис күрсәткәннәнме. Кеше үзе сайлый. Үзенә начар гадәтләрне юлдаш итә икән, бу кешенең киләчәге юк. Инде әхлаклы булып яши икән, кеше тормышта үз юлын табар, киләчәге матур булыр. Дәресебезнең эпиграфы да без ясаган әлеге нәтиҗәгә туры килә. (Эпиграфны уку)

Укытучы Нәрсә ул яхшылык? Бу турыда уйланганыгыз бармы? Әйдәгез, шул сорауга җавап эзләп карыйк әле.

- Кечкенәләргә ярдәм күрсәтү,

- дус һәм тату булу,

- өлкәннәрне хөрмәт итү,

- табигатькә карата дә сакчыл: җәнлекләрне ярату, агачларны сындырмау, тирәлекне пычратмау һ.б.

Укытучы Әйе. Укучылар, яхшылык — кешенең эчке тойгысы. Анда безнең кешелекле булуга, гуманизмга омтылышыбыз чагыла. Гуманизм – кешене иң югары кыйммәт дип күрсәтү. Кеше аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-ягындагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар, үз Ватанын яраталар. Кешегә беркайчан да начарлык эшләргә ярамый. Ә менә сез үзегезгә кемнеңдер начарлык эшләвен теләр идегезме?

-Юк .

Укытучы Шулай итеп, әхлакның алтын кагыйдәсе: ”Үзеңә теләмәгәнне, Кешегә теләмә”. Димәк, нәрсәдер эшләр алдыннан әйбәтләп уйларга, үзеңне ничек яратасың, башкаларны да шулай яратырга кирәк. Сезнең белән әхлакның ни икәнен, аның хокук белән аермалы якларын белеп киттек. Инде хәзер, гомумән, кешегә - нинди сыйфатлар хас икән? Менә минем алда шул сыйфатлар язылган табличкалар. Һәрберегез монда чыга да, берәр сыйфатны ала. Кемнәрдә әхлаклы сыйфатлар беренче өстәлгә, кемнәрдә әхлаксыз сыйфатлар алган укучылар икенче өстәлгә утыралар.Ә хәзер Сингл Раунд Робин структурасы кулланып фикер алышасыз. Табличкада язылган сыйфатны ничек аңлыйсыз. Башлый 1 номер астындагы укучы.

Намуслы, ялганчы, кешелекле, рәхимсез, мәрхәмәтле, үзе өчен генә яшәүче, тәрбияле, өлкәннәрне ихтирам итүче, шәфкатле, һ.б.

III. Ныгыту.

Укытучы Ә хәзер бүген дәрестә өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясап алу максатыннан, мин сезне бирегә чакырам. Инсайд аут сайд сёкл структурасы буенча беренче төркем-эчке, 2 төркем тышкы әйләнә булачак. Мин биргән команда буенча әйләнә буенча капма-каршы якка хәрәкәтләнәсез. (Вакыт исәпкә алына)

Башладык бер кулда ничә бармак?

1.Нәрсә ул әхлак

Салават күперендә ничә төс бар?

2.Әхлакның хокуктан аермасы

Сез ничәнче класста укыйсыз?

3.Ничек уйлыйсы, Яхшылык белән яманлыкны ничек аерырга мөмкин?

4.” Кешене җәмгыятьттә ... өчен хөрмәт итәләр.”

5. “ .... Әйләнә-тирәдәгеләрнең гомуми гаепләвенә лаек”. Рәхмәт, утырыгыз.

Хәзер кечкенә генә тест эшләп алабыз.

1.Нәрсә ул әхлак?

А) җәмгыять тарафыннан урнаштырылган нормалар;

Б) дәүләт тарафыннан урнаштырылган нормалар;.

2. Суд кайсы нормаларның үтәлешен карый:

А) әхлак;

Б) хокук.

3.Әхлак нормаларын бозган өчен җәза:

А) җәмәгатьчелек фикере;

Б) штраф.

4.Нәрсә ул Этика?

А)дин турындагы өйрәтмәләр

Б)әхлак турындагы фән

5.Әхлак нормаларын үтәү:

А)мәҗбүри

Б)мәҗбүри түгел

IV.Өй эше.. Ризаэтдин Фәхретдинев нәсыйхәтләреннән әдәп кагыйдәләренең берсенә эссе язып килергә

V.Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, әхлак нормалары да хокук нормалары кебек кешенең җәмгыятьтә үз – үзен тотышын көйли. Әхлак нормаларын бозу җәмәгатьчелек фикере ягыннан гаепләнә, кешене вөҗдан газабы кичерергә мәҗбүр итә. "Әхлакый тәрбиягә нигез кайчан салына башлый соң?” дигән сорауга галим Ризаэтдин Фәхретдинев безнең илебез белән генә чикләнмичә, чит мәмләкәтләрдә дә, бигрәк тә Ислам дөньясында киң таралган  хезмәтләре белән  "Гаиләдән” дип җавап бирә

.

Шуның белән дәрес тәмам. Барыгызның да әхлаклы шәхесләр булып үсүегезне теләп калам.









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-324098

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"