“ИКЕ
ҮЗГӘРЕШЛЕ СЫЗЫКЧА ТИГЕЗЛӘМӘЛӘР СИСТЕМАСЫ.
АЛЫШТЫРЫП
КУЮ ЫСУЛЫ”
7
НЧЕ СЫЙНЫФ
Дәреснең
максаты:
1)
“Ике үзгәрешле сызыкча тигезләмәләр системасы”
темасы буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштерү, график, алыштыру юллары
белән чишү күнекмәләрен ныгыту.
2)
Бирелгән тигезләмәләр системаларын чишә белүгә
ирешү.
3)
Укучыларның тема буенча теоретик һәм гамәли белем
дәрәҗәләрен тест һәм мөстәкыйль эш белән бәяләү.
4)
Укучыларның логик фикерләвен, анализлау, чагыштыру,
нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;
5)
Укучыларның мөстәкыйль һәм төркемнәрдә ярдәмләшеп
эшләү күнекмәләрен булдыру.
Дәрес төре: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Җиһазлау: компьютер; проектор; экран; дәреслек; карточкалар.
Дәрес барышы
1. ОЕШТЫРУ
МОМЕНТЫ. УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ.(2 мин)
- Исәнмесез,
укучылар. Урыннарыгызга утырыгыз.
- Күргәнегезчә бүген
дәресебездә районыбызның математика укытучылары катнаша.
- Матур итеп
елмаеп, бер-беребезгә һәм кунакларга карап алыйк та, дәресебезне яхшы кәеф
теләп башлап җибәрик.
- Укучылар әйтегез
әле, алдагы дәресләрдә нинди теманы карадык? (Ике үзгәрешле сызыкча
тигезләмәләр системасы)
- Бүгенге дәреснең
эпиграфы итеп татар халкының “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкале.
Дәрестә шундый тырышлык куйсак, без дә максатларыбызга ирешербез.
Ә хәзер игътибар экранга: (5 мин)
1.
у ны х аша күрсәтергә:
а)
х + у = 5;
б)
у - 4х = 0;
в)
2х + у = 7;
г)
6у – 7х = 1 (у =5-х; у = 4х; у = 7- 2х; у
= (1 +7х)/6)
2. А(1;...); В
(...; - 2); С (0;...); D(…,5) нокталары
2у – 3х = 11 графигыныкы икәнлеге билгеле.
Төшеп калган
координаталарны табарга.
3. Кыйммәтләр пары (2; 3) кайсы ике
үзгәрешле тигезләмәнең чишелеше? (б)
а) б) в)
2. БЕЛЕМНӘРНЕ
АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ. ҮТКӘННӘРНЕ КАБАТЛАУ.(5 мин)
Тырышкан табар,
дидек, ә нәрсә эзлибез без?
|
билгесез ике
үзгәрешлене: х белән у ны
|
- һәм нинди
ысуллар белән чишеп табарбыз?
|
График һәм
алыштырп кую ысулы
|
- Әйдәгез беренче булып
график ысул белән чишүне искә төшереп китик:
- Экранда ниндидер ике үзгәрешле
тигезләмәләр системаларының графиклары сүрәтләнгән. Графиклар буенча нинди
нәтиҗә ясарга була?
3. АЛГАН
БЕЛЕМНӘРНЕ ТИРӘНӘЙТҮ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ. НЫГЫТУ.
Ә хәзер ОГЭ га кергән мисалларны да чишеп
карыйк: (2-3 мин)
Әйдәгез, дәфтәрләрегезне алып бүгенге числоны
языгыз. Сыйныф эше. (10 мин)
№ 1069 а), б), в) ны тактада эшлибез,
калганнар үз урыннарында г),д), е) ны эшлиләр.
1071 а), б) ны тактада эшлибез, калганнар
үз урыннарында а), б) ны эшлиләр.
1072
4. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
(1 мин)
5.МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШ (15 мин)
Һәрбер укучыга
вариантлап мисаллар бирелә. Сул як җилкә күршеләренә эшләнгән эшләрен биреп,
үзләре күршенең эшен тикшереп чыгалар һәм экрандагы җаваплар белән чагыштырып
билге куялар.
Мөстәкыйль эш
нәтиҗәләре һәм билгеләре белән алдагы дәрестә танышырбыз.
6. Өй эшләре
бирү. (1-2 мин)
1.
№ 1075, 1071 барлык укучыларга да эшләү мәҗбүри.
2.
1077 өстәмә эш
2.Система дигән
төшенчә тагын кайсы фәннәрдә очрый һәм тормышта кайларда кулланыла?
7. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.
(2 мин)
- Укучылар
бүгенге дәрестә нинди ысулллар кулланып эшләдек?Ике
үзгәрешле сызыкча тигезләмәләр системаларын чишү ысуллар белән чишеп була?
(график һәм алыштырп кую ысулы)
№
|
Сез килешәсезме
|
Әйе
|
Юк
|
1
|
Тигезләмәләр системаларының чишелеше
нинди ысул белән чишүгә карап үзгәрә аламы?
|
|
|
2
|
Тигезләмәләр системаларында чиксез
күп чишелеш булырга мөмкин ме?
|
|
|
3
|
Тигезләмәләр системаларының чишелеше
булмаска мөмкинме?
|
|
|
Рефлексия - “Мин
кайсы баскычта” (3 мин)
Үзегезне бүгенге
дәрестән соң, кайсы баскычта итеп тоясыз шул баскычка исемегезне языгыз.
Тәгъдимнәр:
Әгәр дә барсы да
аңлашылса – 4-5 баскычлар
Авырлыклар килеп
чыккан булса – 3-2 баскычлар
Әгәр дә бер нәрсә
дә аңлашылмаса – 1 баскыч
“Мин ..... баскычта
, чөнки____________________________________________________________
__________________________________________________________________________________
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.