Тема. 10
санына тапкырлау
Максат.
10 га тапкырлау алымы белән таныштыру һәм аны кулланып гамәлләр чишәргә
өйрәтү; логик фикерләүне, исәпләү, мәсьәләләр чишү кунекмәләрен үстерү;
тырышлык, пөхтәлек, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү
Планлаштырган
нәтиҗәләр:
УУГ
формалаштыру:
1.Предмет
күнекмәләр: 10 га тапкырлау гамәленең уңай юлын ойрәнү һәм гамәлне
башкарганда куллана белү.
2.Метапредмет
күнекмәләр:
-регулятив-
куелган максат буенча үз эшеңне оештыра белү, белемеңне бәяләү;
-танып-белү
– объектларны билгеле бер үзлеккә карап классификацияләү; уку гамәлләрен
билгеле бер алгоритм буенча эшләү алымына кору, эләнгән эшкә бәя бирү;
-коммуникатив
– башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып
әйтә белү, диалогта һәм фикер алышуда катнашу;
шәхси
күнекмәләр:, сыйныфташларыңны хөрмәт итү, фән белән кызыксыну.
Дәрес
тибы: УМ кую һәм чишү
Җиһазлау: Презентация, компьютер, карточкалар, уеннар өчен рәсемнәр
1. Оештыру
өлеше
2. Мотивлаштыру
һәм актуальләштерү.
1. Сорауларга
җавап алу. “Кояш һәм болытлар уены
-Почмакларының
нинди булуына карап өчпочмаклар нинди төрләргә бүленә?
-Тапкырлаучыларның
урынын алыштырудан ..... үзгәрми
-Меңнәр
классы нинди разрядлардан тора?
-
Санны 0 гә тапкырласаң, җавап .... була.
-
Нинди санга бүләргә ярамый ?
-
Масса үлчәү берәмлекләрен ата.
-
Түгәрәк саннар нинди саннар була?
-Натураль
саннар нинди саннан башлана?
-
Озынлык үлчәү берәмлекләрен ата.
2. Телдән
исәпләү
76 – 18 95 – 57 26
+ 33
65 + 22 0 x
9
100 – 0
50 +
36 60 – 43 48 + 28
Ә хәзер бу мисалларны 3 баганага бүлеп
язабыз. Нинди үзлекләренә карап бу гамәлләрне 3 баганага бүлеп булыр икән?
(кушу, алу, тапкырлау)
3. Уку
мәсьәләсен кую.
Тапкырлау мисалына игътибар итик әле.
Укучылар, тапкырлау гамәленә игътибар итик
әле. 0 x 9 = 0
0 гә тапкырласаң 0 чыга
0 саны нәрсәне аңлата? (юк дигәнне
аңлата)
Укучылар, 0 саны юк дигәнне генә аңлата
микән?
Мин нинди цифрны яздым(3). Ул ничә
берәмлекне аңлата?
Ә хәзер аның янына 0 санын язып карыйм
әле. Нинди сан килеп чыкты?(30)
3 30
Хәзер 3 цифры нәрсәне аңлата инде?(3дистәне).
Димәк 0 санын янына 0 санын язсаң, сан ничә тапкыр арта икән?(10 тапкыр)
3 берәмлек, 3 дистәгә яки 30 га әйләнсен
очен 3 не нишләтергә кирәк? (10 га тапкырларга) 1
3 x 10 = 30
Димәк, укучылар, бүгенге дәреснең темасы
нинди, без нәрсә өйрәнәчәкбез? Санны 10 га тапкырларга.
4. Уку
мәсьәләсен
чишү.
Укучылар , менә бу мисалга тагын бер
карыйк карыйк эле, (3*10 =30) Санны 10 га тапкырлауны ничек җайлы гына
эшләдек , шуны әйтеп карыйк эле .
Санны унга тапкырлаганда, шул сан янына
бер 0 куябыз.
Димәк укучылар, сан яныныа бер 0 куйсаң,
бу сан ничә тапкыр арта булып чыкты инде? (10 тапкыр)
Хәзер тагын бер кат нәтиҗә ясыйбыз инде,
саннны унга тапкырлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Санны унга тапкырлау өчен ул сан янына 0
цифрын куясың. Һәм бирелгән саннан нинди сан килеп чыга инде? 10 тапкыр
зуррак сан килеп чыга.
Ә хәзер китаплардан шул кагыйдәне тагын
бер кат укыйк.(10 нчы бит)
5. Яңа
белемнәрне ныгыту
1. №
11, 13 (санны 10га тапкырлауга мисаллар)
2. №15
(телдән мәсьәлә чишү) 12 *10 =120(карандаш)
3. №16.
Мәсьәлә чишү
12-2 =10(төсле карандаш)
10*10 =100(төсле
карандаш)
4. №
18 (мисаллар)- өчурынлы саннарны 10
га тапкырлау
5. №
19, 20. Озынлык һәм авырлык үлчәү берәмлекләре белән эш.
5.Яңа белемнәрне
мөстәкыйль куллану
1.Тест.
1. Санның
уң ягына 0 цифрын язсаң:
а) саннан 10 тапкыр
зуррак сан чыга;
б) саннан 10 га зуррак
сан чыга;
в) 10 берәмлеккә зуррак
сан чыга
2.
0 цифры турында дорес булмаган кагыйдәне
билгелә:
а)
предметлар булмаганда 0 дип әйтелә;
б)
предметларны санаганда 0 дип саный башлыйбыз;
в)
0 цифры, санның уң ягына
язылса, бирелгән саннан 10 тапкыр зуррак сан килеп чыга.
3.
Бирелгән саннар арасыннан 454 саныннан
10 тапкыр зуррак санны тап
а) 454 000 б)
45 400 в) 4540
2.
Тнстны эталон буенча тикшерү (парларда эш - һәр укучы иптәшенең эшен тикшерә
һәм критерий буенча билге куя)
Җаваплар:
1. а
2. б
3. Г
Критерий:
“ 5 “ –
хаталар булмаса;
“ 4 “ – 1
хата булса;
“ 3 “ – 2
һәм аннан күбрәк хата булса.
6.
Рефлексия.
– Укучылар ,
без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
Санны 10 га
тапкырларга өйрәндек. Санны 10 тапкырлаганда нишлибез? Сан янына бер 0
куябыз.
Димәк, санның уң
ягына бер 0 куйсаң, сан ничә тапкыр арта(10 тапкыр)
–
Сораулар бармы?
7. Өй эше.
№ 21 (диаграмма
буенча мәсьәлә төзергә) -дәреслек
№ 9 (
зурлыкларны озынлык һәм масса үлчәү берәмлекләрендә күрсәтергә)
Татарстан Республикасы Арча муниципаль
районының
«Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта
гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем
учреждениесе
Ачык дәрес планы
3 нче класс. Математика
Тема. 10 санына тапкырлау
Укытучы: Зиятова Д.Х.
26 нчы гыйнвар 2021 нче ел
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.