Инфоурок Классному руководителю ПрезентацииПрезентация к классному часу "Новые профессии"

Презентация к классному часу "Новые профессии"

Скачать материал

21 гасырның иң яңа һөнәрләре

9-11 нче сыйныфлар өчен

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

Эше барның ашы бар.


Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт. Хезмәт төбе – хәзинә.

Хезмәте каты - җимеше татлы.

Нәрсә ул һөнәр?

Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

Һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берсе. Чөнки көн саен җанына рәхәтлек бирә торган, хобби дип әйтерлек шөгель белән мәшгуль кеше үз-үзеннән канәгать була, үзен бәхетле хис итә.

Якындагы 10-15 елда безнең илдә нинди һөнәрләр "модный" булыр икән? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?


Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.

31    мең эшсез һәм 49 мең вакансия

 Республикада 49 мең вакансия бар. Төзелеш өлкәсендә – 13 мең, эшкәртү сәнәгатендә 7,5 мең, дәүләт идарәсе, хәрби иминлек белән тәэмин итү, социаль тәэминат өлкәсендә 4,9 мең урын дигән сүз бу. Хәзерге вакытта инженер, контролер, маляр, слесарь, токарь, электр белән эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур.

Бүген автомеханигы да, табибы да, пешекчесе дә кирәк. Машиналар йөрүдән туктамый, ашамыйча тормыйбыз. Шулай булгач, барлык һөнәрләргә дә ихтыяҗ бар.


Яңа һөнәрләр

Мобиль кушымталар эшләүчеләр

Беренче Iphone 2007 елда тәкъдим ителде. Android – бераз соңрак. Бүген iOS, Android һәм башка теләсә нинди операцион системаларда эшләү өчен кушымталарга сорау арта. Шуңа күрә мондый компанияләрдә сәләтле кешеләргә кытлык бар. Бу исә программистлар һәм мобиль кушымта ясаучыларга яңа мөмкинлекләр туа дигән сүз. Бүген дә дөньяда алар өчен 16 меңнән артык вакансия бар.

.

Яңа һөнәрләр

Халык фикерен өйрәнүче

Ваклап сату базарында клиент турындагы мәгълүматлар көннән-көн актуальләшә бара. Кулланучының үз-үзен тотышы, текст мәгълүматы – бу профессия вәкилләре барысын да эшкәртә. Бу белгечләр төрле предприятиеләргә яки сатучыларга булачак тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирәләр. Супермаркетлардагы акцияләр уңышлы узсын өчен дә нәкъ менә шушы кешеләр тырыша.

Яңа һөнәрләр

.

 Аквизитор – зур сумкалар белән өйдән-өйгә кереп, йорт-җирләрен иминиятләштереп йөрүче, ару белмәс тырыш кешеләр. Ягъни иминиятләштерү агентлары, акчаларыбызны бер тиенен дә җуймый дәүләткә тапшыручылар.

Яңа һөнәрләр

.

Пицейоло – пиццериядә пицца

 

пешерү буенча белгечләр.

Яңа һөнәрләр

 Стрингер – экстремаль шартларда – сугыш зоналарында, массакүләм тәртипсезлекләр барган җирдә эшләүче корреспондентлар.  

Яңа һөнәрләр

 

 

Тартетолог- Facebook,  Instagram, VK, «Одноклассники» социаль челтәрләрендә  реклама урнаштыру белән шөгыльләнүче белгеч. Хәзер бу һөнәр актуальлек буенча икенче урында тора.

Яңа һөнәрләр

Мерчендайзер    -ваклап сату

 

фирмаларына товарлар таратучы белгеч . Товарларны сатуга әзерләү белән шөгыльләнә, товарның киштәләрдә урнашуын контрольдә тота, товарның имиджын саклый, реклама  һәм товарның бәясен контрольдә тота .

Тест.

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең  хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр.

3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга.

Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз

 Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч. Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә

 

җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор.

Күзаллау  сәләте көчле.

    Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы,  уңышларга ирешүе  бик мөһим.

   Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация к классному часу "Новые профессии""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-перинатолог

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 678 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.05.2023 40
    • PDF 741.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Минниярова Лилия Борисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Минниярова Лилия Борисовна
    Минниярова Лилия Борисовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1630
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 738 человек из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 7 055 человек

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 362 человека из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 299 человек

Мини-курс

Интегративные технологии в коррекции учебно-поведенческих нарушений

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе