Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар әдәбиятында эчкечелек мәсьәләсе
Гилазиева Эльвира Ринатовна,
Түбән Кама педагогия көллияте студенты
Галимова Фәйрүзә Аксан кызы,
Түбән Кама педагогия көллиятенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015
Түбән Кама педагогия көллияте
2 слайд
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл,
Сәламәтлек – үзе зур бәхет
Саулыкны сатып алып булмый
Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала
Матурлык- сәламәтлек билгесе
Гомер итү – үзе бер сәнгать
Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык
Аракы – сәламәтлек дошманы
Аракы – бөтен усаллыкларның анасы
Аракы — акча түләп алган агу
Аракы акылны утсыз да яндыра
Аракы сүзне озынайта, гомерне кыскарта
3 слайд
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр
Р. Фәхреддин
4 слайд
Хезмәтнең темасы – Татар әдәбиятында
эчкечелек мәсьәләсе
Тикшеренү өлкәсе – татар әдәбияты тарихы
Тикшеренү объекты – теманы яктырткан әдәби әсәрләр
Тикшеренү предметы – әсәрләрдә эчүчелек
мәсьәләсенең күтәрелү рәвеше һәм чишелеше
Тикшеренүнең максаты – татар әдәбияты
тарихында эчүчелек мәсьәләсенең
күтәрелешен күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау
5 слайд
Гомәр Хәйям. Робагыйлар
Эчәм дару, тәнемнең авыру җаны,
Шәраб эчмәү тик илтә гүргә аны;
Сәер, күпме дарулар эчкәнем бар,
Шәрабтан башканың бар тик зыяны.
http://kitap.net.ru/hayam/1.php
Шәраб эчсәң белеп эч, әһле мөэмин: Кайчан, кайда, кем илән, күплек мөмкин? Эчү хәләл шушы дүрт шарт үтәлсә, - Шулай матлак! Моңа өзмим өмет мин. [7.134.].
6 слайд
Үзе керә алмаган урыннарга шайтан иң элек исерткечне җибәрә дә аннан соң үзе дә керә
Коръән
Алтын Урда чоры татар әдәбияты
Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис”
(“Оҗмахларның ачык юлы”) әсәрендәге “Хәмер
эчүчеләр турында” дип исемләнгән фасылы
“Хәмер сәбәбеннән иманы ычкынды, тагы мәңгелек тәмуглык булды,” – ди автор.
7 слайд
Котб. “Хөсрәү вә Ширин”
Кыз әйтте:” Син миңа кунак түгел, яр!
Һомайны кул белән тотсаң, көчең бар.
Синең хатаң – килү исерек килештә,
Миңа монда ишек бикләү тиеш тә”[4.192,216.]
8 слайд
XIX гасыр әдәбияты
Давыт Гобәйди
Ярылган кашың, авырта башың,
Бармы, ичмасам, ашарга ашың?
Өең ишелгән, бүргең тишелгән,
Һични белмисең – үзең исергән,
Әткәй, үләм ич, икмәк булмагач!
Әткәй, кызганчы, өст-баш ялангач!
Әти, син ирме? Син саттың җирне?
Кем карый безне? Мирме, я синме?
9 слайд
Риза Фәхреддин
“Исерткеч – һәртөрле бозыклыкларның анасы; исерткеч эчү сәбәбеннән, адәм баласы, үзенең байлыгы булган акылыннан аерылып, диванага әйләнә. Исерткеч эчү әхлакны боза, сәламәтлекне җимерә, исерткеч эчүгә дучар булган кешеләрнең нәселләре начарлана. ... “Үзе керә алмаган урыннарга шайтан иң элек исерткеч җибәрә дә аннан соң үзе дә керә” дигән сүз бик иске заманнардан бирле мәшһүрдер. ...,”
“Җәвамигуль-кәлим” шәрехе”
“Исерткеч эчмәк дәгел, исерткеч эчмәк кемсә илә хәтта мәҗлестәш улмаз иде. Исерткеч эчмәк – агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде” (2.418).
“Әсма, яки гамәл вә җәза” романы
10 слайд
Габдрахман Ильяси. Бичара кыз
11 слайд
XX гасыр башы әдәбияты
Г. Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз
12 слайд
Шәриф Камал.
Козгыннар оясында
Акчарлаклар
Уяну
13 слайд
Габдулла Тукай
“Фөрьяд”, “Ысулы кадимче”, “Суык” шигырьләре
“Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасыннан
“Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.”
14 слайд
Галиәскәр Камал. Бәхетсез егет
15 слайд
Совет чоры әдәбияты
Риза Ишмуратның “Кайту” драмасы
Кайту
Хәмитнең Хәмитнең
сугыштан кайтуы гадәти тормышка
кайтуы
16 слайд
Сугыштан соңгы әдәбият
Гомәр Бәшировның “Намус” романы – Әпипә
Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”ендә – Мирвәли
Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы – Инсаф
Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” – Хәлил
Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар” – һ.б.
17 слайд
XX гасырның соңгы 20-15 еллары, XXI гасыр башы әдәбияты
Ринат Мөхәммәдиев
“Ак кыялар турында хыял“ әсәреннән: “Өй ишегеннән, буран булып бөтерелгән җылыга төренеп, пар стакан һәм шешә тоткан Хуҗа абый килеп чыкты. Изүләре ачык, күзләре малай өйләндерү шатлыгыннан кысыла төшен, бәхеткә тулышкан авызы җыеп ала алмаслык булып ерылган:
Стаканнарың путалы,
Уң кулыңа тот әле...
- дип җырлый-җырлый кулындагы кырлы стаканнарны бер-бер артлы кунакларына сузды ул”
“Айсылу ашыга-кабалана китеп барды... Күбәләк кар явып торган бер көндә, кыңгыраулар таккан пар атка утырып, килен булып төшкән Айсылу шулай тын гына караңгы сукмак эченә кереп югалды”
18 слайд
Хәзерге көн әдәбияты
Нәбирә Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрендә, мәсәлән, “Ак торна сагышы”, Мәдинә Маликованың “ Алтын ятьмә”, Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете”, Марат Әмирхановның “Мөкәррәмә”, Фәйрүзә Бәйрәмованың “Алыплар илендә”
19 слайд
Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүчеләр:
Таһир Набиуллин. Гаилә
Мария Логинова. “Инша” хикәясе, “Кайту” поэмасы, “Җиде гомер” шигыре
Закир Гыймайның “Өмет” әсәре һ.б.
20 слайд
“Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күзуңнарына исерекләрнең рәсемен, үпкәләренең сыйфатын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр. Аналарга балалары алдында исерек гаиләләрнең башларына төшкән фаҗигаләрне вә харап булуларның һәрвакыт хикәят итү вә кызганып сөйләү кирәк. Шул фаҗигалар яшьләрнең вә балаларның күңелләрендә тамырланып калсын! Аналарның бу рәвешле сөйләгән сүзләре балаларга тәэсир бирә вә йөрәкләрендә урнашып кала” (7.52).
Р. Фәхреддин
21 слайд
Әдәбият исемлеге
1. Әдәбият 9 с. / Төз. Х.Ю.Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2005.
2. Бәйрәмова Ф. Алыплар илендә / Ф. Бәйрәмова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002.
3. Камал Ш. Сайланма әсәрләр / Ш. Камал – Казан: Хәтер, 2006.
4. Карурманны чыккан чакта...XIX гасыр әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2001. – 319.
5. Ул дәрья дә бу дәрья / Ред. А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 1999.
6. Фәхретдинов Р. “Җәвамигуль- кәлим” шәрехе / Р. Фәхретдинов – Казан: Рухият, 2005.
7. Хәйри Ә. Ризаэддин Фәхреддин – тәрбияче // Мәгариф. – 2005. - №12. – 52-54.
8. Хәйям Г. Робагыйлар / Г. Хәйям – Казан: Тат. кит. нәшр.,1986.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 136 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галимова Файруза Аксановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.