Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыПроектная работа на тему "Овощи-источник витаминов"

Проектная работа на тему "Овощи-источник витаминов"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Мүлмә урта гомум белем мәктәбе”





Проект эшчәнлеге:


«Яшелчәләр – табигый витаминнар»


hello_html_m7481f188.pngЭшне башкардылар:

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Закирова Л.М,,

2 сыйныф укучылары




2020


Проектның актуальлеге:

Проектның актуальлеге шунда, чөнки балалар хәзер дөрес тукланмыйлар. Сәламәтлеккә зыян китерә торган ашамлыкларга өстенлек бирәләр. Шуңа күрә без яшелчәләрнең, яшелчәле азыкларның витаминнарга бай һәм файдалы булуын ачыкларга булдык. Проектның нигезендә дөрес туклану аша сәламәтлекне саклау ята. Баланың сәламәтлеге- киләчәк буынның сәламәтлеге ул. Бүгенге көндә бала сәламәтлеге куркыныч астында. Чөнки хәзерге заманның ризыклары чын мәгънәсендә бала организмын җимерә. Шуңа күрә авыру балалар саны елдан-ел арта. Бу чаң сугарлык факт.

Бу проект яшелчәләр, аларда булган витаминнар һәм минераль матдәләр, аларның кеше организмына тәэсире, сәламәтлекне саклаудагы әһәмиятләренә нигезләнә.Проект өстендә эшләү яшелчәләр турында булган белемнәрне системалаштыру һәм яңа белемнәр алуга юнәлгән. Проект аша бала үзенең сәламәтлеген саклау өчен дөрес тукланыргакирәк булуын анык аңлый.Проект укытучы,укучылар, әти-әниләрне иҗади эштә берләштерә. 

Проектның максаты:


Укучыларның яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру; яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен ачыклау; укучыларның иҗади-эзләнү мөмкинлекләрен үстерү.



Проектның бурычлары:


Танып белү:
- Яшелчәләр турында күзаллауларны киңәйтү; туган илләрен,сортларының күптөрлелеген, үстерү «серләрен» ачу;

- Яшелчәләрне төрле үзлекләре буенча аерырга өйрәнү;
- Яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге, үсеше өчен әһмиятен ачыклау
Үстерү:
- Иҗади эзләнү мөмкинлекләрен үстерү

- Сөйләм телләрен баету.
Тәрбияви:

-Ирешелгән уңышлардан шатлык хисе,уңай кичерешләр ала белүне тәрбияләү;

- Укучылар арасында дуслык, партнерлык мөнәсәбәтләре, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү;

-Укучыларның файдалы эшләргә карата кызыксынуларын тәрбияләү.


Проектта катнашучылар: башлангыч сыйныф укытучысы, 3 класс укучылары, әти-әниләр. 

Вакыты:  1 ай. 

Проектның планы:
1.
Проектка максат кую.

2. Бурычларын билгеләү.
3.
Тема өчен материал туплау

4. Презентация әзерләү 
5. Проектта укучылар эшчәнлеген оештыру.
 

Планлаштырылган нәтиҗәләр: 
- яшелчәлрдә булган витаминнарның сәламәтлекне саклау һәм ныгытудагы ролен аңлау;
 
- дөрес туклануның әһәмиятен аңлау;
 
- укучылыарның танып белү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү;
 
- эзләнү эшчәнлегенә өйрәнү;
 
- сөйләм телен үстерү,сүз запасын баету;


Методлар: күрсәтмәлек, сөйләм, әңгәмә, практик, уен. 


Алымнар:-яшелчәләр турында хикәяләр, шигырьләр уку ; 
- күзәтү;
 
-рәсемнәр, иллюстраияләр, муляжлар, күрсәтмәлек материаллар карау;
 
- дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнау;
 
- яшелчәләр турында шигырьләр өйрәнү;
- сорауларга җаваплар бирү;
 
- яшелчәләр турында яңа мәгълүматлар табу;
 
- табышмаклар чишү;
 
- практик эшчәнлекнеоештыру;
- иҗади- эзләнүле эшчәнлек оештыру;
 
- укучылар тарафыннан күрсәтмәлек әзерләү;

-презентация эшләү
- йомгаклау чарасы.
 



Әти-әниләр белән эшчәнлек формасы:
1. Консультация «Яшелчәләр- витаминлы ризыклар». 
2. Әңгәмә «Гаиләдә баланың туклануы.».
3. Балаларга материал тупларга булышуларын тәэмин итү.

Укучылар эшчәнлегенең төрләре:дидактик һәм хәрәкәтле уен , эзләнү.коммуникатив,продуктив, иҗади,әдәби  

Методик рекомендацияләр:

Бу проект кече яшьтәге мәктәп укучыларына билгеләнә.

Проект балаларны уйларга өйрәтә,сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ярдәм итә, туклану культурасы күнекмәләрен формалаштыра.

Проект балаларга группалап эшләү күнекмәләрен булдыру мөмкинлекләрен тудыра, информацион технологияләрне куллану күнекмәләрен үстерә.Проект мөстәкыйльлекне, коллектив белән иҗади шөгыльләнүгә җаваплылык хисе тәрбияли.

Сорау:

Яшелчәләр дөрестән дә файдалымы?

Үткәрү этаплары һәм вакыты

-Проектның темасын сайлау (1занятие).

- Әзерләнү өчен яшелчәләрне бүлү(1занятие).

-Бүлеп бирелгән яшелчә турында план буенча материал туплау(өйдә ,әти-әниләр ярдәмендә (атна дәвамында) .

-Мөмкин булган информация чыганаклары турында фикерләшү. (1занятие).

-Презентация төзү һәм аның буенча эш(1занятие).

- Яшелчәләр турында матур әдәбият белән танышу(1занятие).

-Пластилиннан күрсәтмәлек әзерләү (1 занятие).

-Әкият язу (1занятие).

-Табышмаклар чишү(1занятие).

-Дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнау(1занятие).

-Шигырьләр өйрәнү(1занятие).

-Проектны яклауга хәзерлек (материалны тикшерү, укытучы ярдәме). (1занятие).

-Проектны яклау. Йомгаклау чарасы. (1занятие).




Проектның барышы:

1.Әзерләнү өчен яшелчәләрне бүлү

Чөгендер-Закирова Р.

Кәбестә-Нурыйазданов Н.

Кишер-Гатауллин И.

Кыяр-Зиннатуллин А.

Помидор-Идиятуллин Р.

Суган-Самигуллина С.

Сарымсак-Салихзянов Р.

Бәрәңге-Сибгатуллина Л.

Кабак-Закирова Л.


2. Сөйләргә әзерләнү планы.

1.Исеме, нинди яшелчә.(төсе, авырлыгы, тәме)

2. Яшелчәнең туган иле

3. Ничек үстерелә

4. Нинди витаминнары бар, нинди файдасы бар.

5. Нинди ризыклар әзерләп була.(реклама)


hello_html_d707cc3.png

hello_html_m4a8e1cb.png


hello_html_58786bf3.png


hello_html_6197c3e6.png



hello_html_6e540793.png



3.Яшелчәләр турында матур әдәбият белән танышу

Кишер чәчтек

Өй артындагы бакчага Үзем китереп инештән

Ясадык та түтәлне, Чиләк-чиләк су сибәм.

Кишер чәчтек. Ә карауны Әби әйтә:

Әни миңа йөкләде. — Тырышлыгың,

Ягъни мин чүп үләннәрне Улым, һич бушка китмәс.

Көн дә утарга тиеш. Хезмәтеңнең җимешләре

Йомшартырга түтәлне , Өлгерер, көзләр җиткәч.

Чиста тотарга тиеш. Өстәвенә беләкләрең

Йолкып ата барам, шытып Чыныгыр, эшләп үскәч...

Чыгу белән һәр үлән.

Ямаш Игәнәй

Таяклы помидор

Язын тәрәзә төбенә Су китерәм, көл китерәм,

Әни үсенте тезә. Биреп торам черемә.

Балчык өсти йә күчерә, Помидорның әле аның

Әле тамырын өзә. Була икән чире дә.

Кыраулар үтеп бетүгә Ботаклары җиргә ятса

Чыгарабыз түтәлгә. Чирли дә чери икән.

Мин дә әзер әбиемнең Әбием шуңа аларга

Һәр кушканын үтәргә. Таяклар тери икән.

Көче җитмәгәч, үзенең

Сыңар аягы белән

Басып тора помидорлар,

Култык таягы белән.

Вәсимә Хәйруллина

Дәү әнием — бакчачы

Дәү әнием — бакчачы, Буш вакытым булганда,

Бакчасы да бакча соң: Мин дә аңа булышам:

Ачып керсәң капкасын, Помидорлар, кыярлар,

Җәйгә аяк басасың. Яшел суган җыешам.

Гөлләре дә гөлләре, Аның эшен, дәү булгач,

Пыяладан өйләре. Үзем дәвам итәм мин.

Менә һөнәр ичмасам Аннан сезгә ел буе

Дәү әнинең һөнәре: Ашатырмын витамин.

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре. Хәкимҗан Халиков


Кем тизрәк үскән?

Матур, кояшлы яз. Кечкенә Фәритнең әтисе — бакчачы. Ул

бакчасына помидор, кыяр, шалкан, кәбестә һәм тагын әллә

нинди яшелчәләр утырта.

Менә кәбестә үсентеләре. Әтисе аларны рәт-рәт итеп утыр-

тып бара, әнисе аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән

кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Әтисе моңа бик шат.

402 Алар кәбестәне кичке якта утырталар — кояш көйдереп алма-

сын үзләрен.

Эшләрен бетергәч, күтәрелеп карасалар, кәбестә үсентеләре

матур булып, рәт-рәт тезелеп утыра! Аларның үсәселәре килә.

Әнисе шунда:

Улым, кем тизрәк үсәр икән: синме, әллә кәбестәләрме? —

дип шаярта. Фәритнең дә, тиздән үсеп, әтисе кебек бакчачы бу-

лырга теләвен белә ул.

Фәрит, әти-әнисенә карап:

Кәбестә, — дип елмая.

Көз килер, күрербез диген, улым, — ди әтисе. — Алдан

кычкырган күкенең башы авырта, ди халык.

Фәрит кәбестәләргә көн дә су сибә. Көндез кәбестәләр ко-

яшка елмаеп карыйлар, һаман кояш нурларына сузылалар.

Кояш аларны алтын нурлары белән иркәли.

Кайчак болытлар да Фәриткә ярдәмгә килә, кәбестәләрне

шифалы тамчылары белән сыйлый. Яңгырдан соң көн тагын

да ямьләнә, үсентеләр дә яшелләнеп, матураеп китә.

Көн артыннан көн үтә, көз килеп җитә. Кәбестәләр баш

кадәрле булып үскән. Кул белән кыскаласаң шыгырдап тора-

лар. Үзләре катлы-катлы, сусыл, тәмле. Аларга күзләр, борын,

авыз ясап куйсаң, «Без инде үсеп җиттек!» — дияр кебек.

Әти-әнисе белән бергә Фәрит тә шатлана. Әнисе, кәбестә

үсентеләрен утырткандагы сүзләрне искә төшереп:

Улым, йә, кем тизрәк үскән? — дип елмая.

Фәрит зур булып үскән кәбестәләрне күтәрергә тырышып

карый да:

Кәбестәләр! — ди. Аннан соң, җәй буе аларга су сибә-

сибә, үзенең дә буйга сузылганын, күлмәк җиңнәренең кыска-

рып калганын күреп:

Мин дә! — дип өсти.

Нәкыйп Каштан

Түтәлләрдә үсте яшелчә...


Түтәлләрдә үсте бик — Йодрык-йодрык булып үсә,

күп яшелчә: Алма кебек кызарып пешә,

Кыяр, кабак, чөгендер, Үзе бик матур, аны кем әйтер?

кишер, кәбестә. — Помидор.

Алар ничек үсә,

Нинди төстә? — ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Катлы-катлы булып үсә, Ашка тәм һәм төс бирер...

Җир өстендә Аны кем белер?

Ул нәрсә? — Чөгендер.

Кәбестә. Хәләф Гарданов


Чөгендер

Чөгендер, әй чөгендер, Телем-телем түгәрәк,

Син яраткан сыемдыр, Куям сине телгәләп,

Чия кебек төсләрең Өстәлебез түрдәрәк,

Бизи өстәл өсләрен. Сыйланабыз, бергәләп.

Әдхәт Синугыл

Яшелчәләр бәхәсе

Көзгә таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

Кайсыбыз иң яхшысы? —

Дип, алар бәхәсләшә.

Мин иң кызыл арада, —

Помидор горурлана. !

Без иң хуш исле гөлләр, —

дип,

Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

Мин яшел, иң кетердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Без тутырып бетердек.

Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

Мин иң сары, —

ди шалкан, —

Тәмгә тәмле сары май.

Ә миндә иң күп күлмәк, —

ди кәбестә, — мин иң бай!

Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин.

Мин иң ачы, — ди суган, —

Сарымсак — минем туган.

Алга чыга чөгендер:

Бу бәхәс ни өчендер?

Без барыбыз иң-иңнәр,

Бергә булсак, юк тиңнәр.

Без — тау-тау

ВИТАМИННАР. Вәсимә Хәйруллина


4. Яшелчәләр турында табышмаклар

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

 Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

 Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***

 Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

 

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

 Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

 Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

 Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

 Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***

 Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

 Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***

 Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***



Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***

 Җир астында алтын казык. (Кишер)

***

 Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

* Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)

* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)

* Кечкенә генә сары карт,-
Кигән туны тугыз кат.
(Суган)

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)

* Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)

* Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)

* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)

* Җир астында алтын казык.
(Кишер)

* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)

* Кызыл кызы җир өстендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)

* Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.
(Кабак)

* Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
(Кабак)

* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)

* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)

* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.
(Кәбестә)

* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)

* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)

* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)

* Җир астында җиз бүкән.
(Торма)

* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)

* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)

* Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Шалкан)

5.Шигырьләр сөйләү

1. Чөгендер.Чөгендернең файдасы күп

Кан составын яхшырта.

Глюкоза һәм тимер

Бар минем составында


2. Кәбестә. Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре.

Кәбестәне әрәм итмә,

Алтын кебек бөртеге.


3.Бәрәңге. Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле.

Апельсинныкыннан да күп

Витаминнар күләме.


4.Суган. Ашарга әче булса да,

Сугандай дару сирәк.

Салкын тимәсен дисәгез

Суган ашарга кирәк

5. Сарымсак. Грипптан котылырга

Сарымсак ярдәм итә.

Барлык витаминнан ул,

Склад хасил итә.


6.Кишер. Көчле, җитез булыйм дисәң

Күзләрем күрсен дисәң

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.


7.Кыяр. Кыяр тәмле генә түгел,

Әле бик файдалы да.

Шуның өчен бик еш кына
Була ул табыннарда

8.Помидор. Помидор йөрәккә дәва,

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

9.Кабак: Үзе дә витамин ул , Витамин орлыгы да , Бик файдалы ризык була Кабак дус табыннарда.

Барысы бергә.Безгә бик зур үсү өчен

Сәламәт булу кирәк

Яшелчәләр күбрәк булса

Үсәрбез без тизрәк.

6.Дидактик һәм хәрәкәтле уеннар

Дидактик уен «Ике кәрҗин»

Яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәрен алалар һәм тиешле кәрҗингә салалар.


Хәрәкәтле уен «Җиләк җимешләр һәм яшелчәләр»

Түгәрәк эчендә рәсемнәр. Балалар түгәрәк тышында көйгә бииләр. Көй туктагач бер рәсемне алалар, яшелчәме, җиләк җимешме икәнлеген әйтәләр билгеләнгән урынга алып барып куялар.


Хәрәкәтле уен « Өстә,аста»

Алып баручы яшелчәне күрсәтә, үуйнаучылар бары тик хәрәкәтләр белән күрсәтәләр: яшелчәнең өстен ашарга яраса, кулларын өскә күтәрәрләр, ә тамырын яраса, аска төшерәләр.


Дидиктик уен" Дүртенчесе артык"

Рәсемнәрдән артыгын табарга тиешләр.


"Көн һәм төн."

10 рәсем күрсәтелә. Төн дигәндә күзләрен йомалар, ул арада һ рәсем алына, көн дигәч күзләрен ачалар нинди яшелчәнең алып куелуын әйтәләр.



Дидактик уен«Рәссамны төзәт»

Рәсемдәге хаталарны табалар.

Дидактик уен«Сез тасвирлагыз, мин әйтеремен»

Берәү класстан чыга, уларада класста калган нар беряшелчәне уйлыйлар һәм чыгып китүче кире кергәч яшелчәне тасвирлый лар. (таныганчы)



7.Реклама

Сау сәламәт булыйм дисәң,

Яшелчәләр син аша,

Организмың нык булса

Кирәк булмас табиб та.

«Сибирячка» салаты

Чи кәбестә һәм кишерне кыргычтан кырырга,грек чикләвеге, йөзем, карлыган кушарга, сарымсаклы каймак белән болгатырга.

(Витамины: A,E,C,B1,B2,B3,B4,B6,B9,P)

« Шатлык» салаты

Әче торма һәм кишерне кыргычтан кырырга, суган, сарымсак салырга, тәменчә тоз сибәргә, каймак белән болгатырга.

( Витамины A,C,D,E.)

«Сәламәтлек» салаты

Вак кыргычтан кишер кырырга грек чикләвеге ,йөзем, мүк җиләге кушарга, каймак белән болгатырга.

(Витамины (A,C,E,B.)


Проектның нәтиҗәлелеге

Энциклопедиядән ачыклаганча, «витамин» сүзен америка галиме Казимир Функ уйлап тапкан. Ул дөге бөртегенең тышчасындагы матдә («амин») яшәү өчен кирәкле булуын ачыклаган. Латин телендәге vita («тормыш») һәм “амин” сүзләрен кушып, “витамин” сүзе барлыкка килгән. 6-7 яшьлек балаларга 500-600 г. яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк икән.

Мөһим витаминнарның кайсы яшелчәдә булуы турындагы таблицаны анализладык. Витаминнарның безнең организмга кирәк булуын ачыкладык. Витаминнар күп, ә иң мөһимнәре – А, В, С, D. Без тукланган бик күп продуктларда алар тупланган.

Кайсы витаминның кайсы органга күбрәк тәэсир итүен күрдек. Витаминнар йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк, алар безнең сөякләрне нык итә, күз күрүен яхшырта, салкын тиюне җиңәргә ярдәм итә.


Нәтиҗәләр


Яшелчәләр:

  • Матдәләр алмашын көйли.


  • Организмның үсүенә һәм үсешенә йогынты ясый.


  • Иммунитет барлыкка китерә һәм ныгыта.

  • Организмга тышкы тирәлек тәэсиренә нык торырга булыша


Сәламәт булыйк!

Яшелчәләр белән дус булыйк!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проектная работа на тему "Овощи-источник витаминов""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 064 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.10.2020 233
    • DOCX 5.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Лайла Мингазетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26604
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 561 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 497 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 060 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе