Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку в русской группе, 2 класс

Рабочая программа по татарскому языку в русской группе, 2 класс

Скачать материал

«Рассмотрено»                                                                                               «Согласовано»                                    « Утверждено»

Руководитель МО                                                                                         Заместитель директора                         Директор МБОУ

_____/Л.Р. Миннуллина/                                                                             по УР МБОУ «Габишевская СОШ      «Габишевская СОШ

Протокол № ___________                                                                           им. М.А.Гареева»                                     им. М.А. Гареева»

от «__» _________2021г.                                                                                     ________/Г.И. Яруллина/                _______/Ю.А. Вырупаева/

                                                                                                                        «___» ____________2021г.                  Приказ №_____________

                                                                                                                                                                                            от «__» _________2021г.

 

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

 

КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ

УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА

 

 

Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения

«Габишевская средняя общеобразовательная школа им. М. А. Гареева»

Лаишевского муниципального района Республики Татарстан

 

 

Имамовой Айсылу Ралифовны

по   родному (татарскому) языку в русской группе

для 2 класса

 

2021/2022 учебный год

 

Аңлатма язуы.

Максатлар һәм бурычлар.

Икенче сыйныфта укучы рус телле балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

-          телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;

-          укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

-          укучыларның күпмилләте җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

 Балаларның психик үсешендә Федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

-          фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

-          хәтерне үстерү, игътибарлылыкны үстерү;

-          аралаша белү сәләтен үстерү;

-          ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

 

Рус телендә белем бирү мәктәбендә рус балаларын татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

·                      1нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;

·                      укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

·                      татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Бурычлары:

                    укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

                    коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

                    “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

                     

Уку курсына гомуми характеристика.

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

           кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

           укыганда сүзлекләр куллана белү.

            Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

 

 

2. Укыту предметының төп эчтәлеге.

1.       Исемнең төшем килеше белән таныштыру.

2.       Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

3.       Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

4.       Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

5.       Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

6.       11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

7.       Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

8.       Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

9.       Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

10.    Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

11.    Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.

12.    Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.

13.    Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

14.    Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

15.    Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

 

 

3. Тематик планлаштыру.

 

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Без мәктәпкә

барабыз

18

“Мәктәп” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Бирелгән сүзләрдән, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү. Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү. Авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне төрле затларда дөрес куллануга ирешү. –мы/ - ме кисәкчәле сүзләрне дөрес язарга күнектерү. Транскрипция төшенчәсен аңлату; сүзнең тамырын табу; фигыльнең заман формалары белән танышу.

2

Базарда

6

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү.  Чөнки теркәгече белән таныштыру

3

Мин чисталык яратам.

5

Сүзнең нигезе һәм кушымчасы. Өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмлә калыпларын монологик сөйләмдә куллануга ирешү. Сәгать ничә? кебек калыпны гамәли үзләштерү. Микъдар саннарын кабатлау һәм 20гә кадәр санарга өйрәтү. Үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру. Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне кабатлау.  Алмашлыкларның килеш белән төрләнүен гамәли үзләштерү. Кемгә? нәрсәгә? Сораулары һәм аңа җавап. Исемнең күплек саны.

4

Кыш.

7

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

5

Безнең гаилә.

9

Гаилә кешеләре турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын һәм сүзләрне сөйләмдә куллану. Исемнең төшем килеше белән төрләнеше. Исемнең күплек саны. Алмашлыкларның төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

6

Яз.

3

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

7

Минем Ватаным.

8

“Татарстан – туган җирем.” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру. Кайда?Кайдан? соравына җавап бирү.  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

8

Кибеттә.

7

“Кибеттә” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Кая?  соравына җавап бирү.

9

Җәй.

5

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую, саннарны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы. Килеш сораулары.

 

4.Контроль төрләре һәм вакыты.

Сыйныф

Барлык сәгать саны

Атналык сәгать саны

Контроль эш

2

68

2

5

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомуми белем, күнекмәләр һәм эшчәнлек төрләре

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

             6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

 

6.Укытуның көтелгән нәтиҗәләре:

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхескә кагылышлы, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Төп һәм (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

                    укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

                    коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

.

Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

-          уку хезмәтенә бәя бирә белү;

-          эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-          укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүе;

-          дәрескә кирәкле кук-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-          дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

-          әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-          парларда һәм күмәк эшли белү;

-          рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

Шәхсиятле нәтиҗәләр:

-          шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

-          татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

-          ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре:

1)      Сөйләшү:

Диалогик сөйләм

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнг. итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

    Монологик сөйләм

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

-          җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-          программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

2)      Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

-          нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

-          сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

-          ишетү хәтеренең күләмен арттыру.

3)      Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәгн күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

-          хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп уку белү;

-          дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-          укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-          кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

-          укыганда сүзлекләр куллана белү.

4)      Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

-          татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

-          дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

-          бәйрәмнәр белән котлау язу.

5)      Грамматик минимум

6)      Исемнең төшем килеше белән таныштыру.

7)      Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

8)      Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

9)      Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

10)   Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

11)   11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

12)   Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

13)   Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

14)   Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

15)   Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

16)   Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.

17)   Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.

18)   Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

19)   Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

20)   Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.                                                                     

 

7. Укыту-методик комплект.

  Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм уку  дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

 

Сәгатьләр саны: атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать

 

 

 

 

 

 

Календарь –тематик план

 

 

 

Программа эчтәлеге

Дәрес темасы

 Укучыларның эшчәнлек   төрләре

Үтәлү вакыты

 

1

 

2

  Хәләф Гардановның “Исәнмесез, иптәшләр!” шигырендәге лексик материал

Минем уку-язу әсбапларым

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, биремнәр үтәү.

 

3

 

4

5

 “Беренче сентябрь” текстындагы лексик-грамматик материал

“Бер алма, ике алма ...” санамышы

Мин икенче сыйныфта укыйм

Аңлату, күнегүләр эшләү

 

6

“Командир” уены

Таблица белән эш, күнегүләр белән эш

 

7

8

 

Коля нишли?

Мин нишлим?

Кереш контроль эш

Таблица белән эш, дәреслек белән эш, биремнәр үтәү

 

9

10

“Предметлар кайда?” уены

Мин Казанда яшим

Мөстәкыйль эшләү

 

11

12

Сумкага нәрсә салам?

Мин Казанга барам.Сүзлек диктант.

Таблица белән эш,биремнәр үтәү.

 

13

14

Сумкадан нәрсә алам?

Мин Казаннан кайтам

Күнегү өстендә эш

 

15

16

17(2ч)

“Алсу өйдә булышты” диалогы

“Очты, очты...” уены

Рус халкының “Күмәч” әкиятендәге лексик-грамматик материал

 

 

18

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Төркемнәрдә эш

 

19

Яшелчәләр

Күнегүләр үтәү

 

20

Җиләк- җимешләр

Биремнәр үтәү

 

21

22

“Базарда” текстындагы лексик-грамматик материал.

“Без базарга барабыз” уены.

 

Мөстәкыйль эшләү.

 

23

   Көз билгеләре.

“Алтын көз” текстындагы лексик материал

Индивидуаль эшләү

 

24

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Биремнәр үтәү.

 

25

Шәхси гигиена предметлары.

“Алсу – пөхтәкыз” текстындагы лексик-грамматик материал

 

Биремнәр һәм күнегүләр эшләү,хәзерге һәм үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү;

 

26

Тән әгъзалары атамалары.

 

Таблица белән эш, Төркемнәрдә эш.

 

27

Комплиментлар әйтү

Күнегүләр эшләү,

хәзерге һәм үткән заман фигыль-ләре белән җөмләләр төзү

 

28

29

Контроль эш

  «Марат авырый» текстындагылексик-грамматик материал

 

Әңгәмә; диалог төзү; ситуатив күнегүләр; -га/ -гә; -ка/-кә;-да/-дә; -та/ -тә кушымчалары-ның дөрес язылы-шын истә калдыру.

 

30

31

Кыш айлары, кыш билгеләре.

“Кыш килә” текстындагы лексик материал.

Табибта.

 

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, тиешле кушымчаларны куеп уку; тәрҗемә итү

 

 

 

Рәсемнәр белән эш,тәрҗемә итү.

 

 

32

33

  Яңа ел бәйрәме.

“Яңа ел бәйрәме” текстындагы лексик материал.

Яңа ел бәйрәме белән котлау

 

Сорау- җавап, диалог төзү, ситуатив күнегүләр; актив үзләштерелгән фигыль-ләрне сөйләмдә куллану

 

34

Кышкы уеннар.

Тауда

Төркемнәрдә эш

 

35

36

 “Тауда” текстындагы лексик-грамматик материал

 “Әйдә бергә уйныйбыз” темасына диалог

Дәреслек белән эш.

 

37

38

Безнең гаилә

“Безнең гаилә” текстындагы лексик материал

Төркемнәрдә эш

 

39

40

Мин әнине яратам.

Шәйхи Маннурның “Яратам” шигырендәге лексик-грамматик материал

Текст белән эш

 

41-42

Татар халык ашлары.

 

Рәсем белән эш.

 

43

Безгә кунаклар килде

 

Биремнәр үтәү.

 

44

Без өстәл әзерлибез

Мөстәкыйль эшләү.

 

45

Кабатлау-йомгаклау дәресе Контроль эш.

 

Индивидуаль эшләү

 

46

Яз билгеләре.

Фатих Кәримнең “Яз җитә” шигырендәге лексик материал

Дәреслек белән эш,плакат белән эш.

 

 

47

48

8 нче Март – әниләр бәйрәме.

Әниләр бәйрәменә котлау язу

 

Биремнәр үтәү.

 

49

50

51

Мин Татарстанда яшим.

“Туган ягым” текстындагы лексик материал

 Татарстанның табигате турында сөйләшү

Дәреслек белән эш.

 

52-54

Без шәһәрдә яшибез.

Күнегүләр эшләү.

 

55-56

“Мин авылда яшим” текстындагы лексик-грамматик материал

Индивидуаль эшләү

 

57

Киемнәр кибетендә

Мөстәкыйль эшләү.

 

58

59

“Матур киемнәр” текстындагы лексик-грамматик материал.

Кибеттә сату-алу

Тәрҗемә итү,текст белән эш

 

60

61

Ашамлыклар кибетендә.

Ашамлыклар кибетендә

сатып-алу

Мөстәкыйль эшләү, әңгәмә.

 

62

63

Кабатлау-йомгаклау дәресләре.

Контроль эш

Әңгәмә; яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җаваплар;

 

64

65

 “Исәнме, җәй!” рәсеме буенча сөйләшү.

“Җәй җитте” текстындагы лексик материал

Әңгәмә; яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җавап

 

66

67-68

Сабантуй – күңелле бәйрәм.

Без Сабантуйга барабыз

Сорауларга җавап бирү, исемнәрне тартым белән төрләндерү; диалогны тулыландыру

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Контроль эшләр

1 нче чирек.

Кереш  контроль тест.

1 вариант

 

1)Найди слова ,отвечающие на вопрос  Кем?.

А) аю                       Б) төлке                 В) әни                                                            

2) Найди слова ,отвечающие на вопрос  Нәрсә?

А)малай               Б)укучы                 В) такта

3)  Найди название дикого животного.

А) эт                Б) чеби           В) аю

4) Найди перевод : Мәктәп зур һәм матур.

А) Школы  маленькие и высокие.

Б)Школа большая и красивая.

В) Школа чистая и большая.

5)Вставь нужные окончания.  Бүген көн җылы...?              

1) – мы  2) - ме   

6)Напиши татарские буквы и приведи с ними примеры.   

 

2 вариант

 

1)Найди слова ,отвечающие на вопрос  Кем?.

А)  бүре                        Б) китап                В) бабай                                                            

2) Найди слова ,отвечающие на вопрос  Нәрсә?

А)кыз                  Б) алма               В) укытучы

3)  Найди название дикого животного.

А) песи                Б) ат           В) куян

4) Найди перевод : Урман зур һәм яшел.

А) Улицы  маленькие и чистые.

Б)Лес большой  и красивый.

В) Лес  чистая и большой.

5)Вставь нужные окончания.  Синең китабың чиста..         

1) – мы  2) - ме   

6)Напиши татарские буквы и приведи с ними примеры.   

 

 

Сүзлек диктанты.

 Дәфтәр, китап, дәрес, дәреслек, бетергеч,  көндәлек, укытучы, такта, укучы, такта, кирәк, кирәкми, күңелле көн, кояшлы, дөрес, начар, бергә, укый, яза, ясый, сорау бирә, җавап бирә, кабатлый, утыра, сикерә, бара, кайта, керә, чыга, сөйли, тыңлый, куя, ала.

2 нче чирек.

1 вариант

 

1.Переведи данные слова и запиши их.

Тетрадь, книга,читает, день, идет дождь.

2.Вместо точек вставь нужные слова.

Илдар мәктәп...  (кая?) бара.                                                    

Маша әнисе белән бакча... (кайда?) алмалар җыя.

3.Выбери правильный перевод:Айрат идет на стадион.

а)Айрат стадионга килә.

б)Айрат стадионнан кайта.

в)Айрат стадионга бара.

4.Попроси  2 тетради.

5.Продолжи предложения.

Мин кавын яратам,чөнки... .

Мин суган яратам,чөнки ...  .

 

2 вариант

 

1.Переведи данные слова и запиши их.

Доска,ученик,пишет,осень, падают листья.

2.Вместо точек вставь нужные слова.

Илдар мәктәп...  (кайда?) укый.

Маша әнисе белән базар...(кайдан?) өйгә кайта.

3.Выбери правильный перевод:Айрат возвращается из стадиона.

а)Айрат стадионга килә.

б)Айрат стадионнан кайта.

в)Айрат стадионга бара.

4.Попроси яблоко и огурец.

5.Продолжи предложения.

Мин чия яратам,чөнки... .         Мин бәрәңге яратам,чөнки...

 

3 нче чирек.

Сүзлек диктанты.

 Көчле буран, салкын җил исә, су туңа, Яңа ел бәйрәме, шигырь сөйли, җырлый, бии, котлыйм, телим, чана шуа,чаңгыда йөри, тимераяк,тау ясый,биек тау.

 

 

«Кыш җитә” темасы буенча контроль эш.

1 вариант.

 

1.Напиши признаки зимы.

2. Вставь нужные буквы: ш..гырь с..йли, ча..гы, к..тлыйм, т..у ясый.

3.Вместо точек вставь нужные окончания:

Сәлим  тау.. килде.

Сәлим тау...чана шуа.

Сәлим тау... өйгә кайта.

4. Напиши , что ты катаешься на лыжах.

5.Составь с данными словами предложения:

Чыршы, Кыш бабай.

 

 

2 вариант

 

1.Напиши признаки зимы.

2. Вставь нужные буквы: Я..а ел б..йрәме, ч..на, т..лим , тим..раяк.

3.Вместо точек вставь нужные окончания:

Оля өй... чыкты.

Оля өй..утыра.

Оля  өй.. кайта.

4. Напиши , что ты катаешься на коньках.

5.Составь с данными словами предложения:

Яңа ел бәйрәме, Кар кызы.

4 нче чирек.

Сүзлек диктанты.

Чалбар, итәк, озын, кыска, читек, бияләй,  бүрек , төс килешә, ашамлыклар кибете, кием-салым кибете ,сата, сатып ала, сатучы, кибет, кия, ошый, ошамый.

 

Еллык контроль эш.

1 вариант

 

1. Напишите слова которые отвечают на вопрос нәрсә?

Тәрәзә, малай, парта, акбур, укучы, дәфтәр, китап,  укытучы,  ишек, идән.

2. Найдите лишнее слово и запиши его.

1.            Укучы, укытучы, дәрес, керпе.

2.            Китап, дәфтәр, өстәл, каләм.

3. Как ты напишешь, если Алсу не выполняет данные действия.

Китә, ала, яза

4. Добавляй пропущенные предложения.

- Исәнме, Коля!

 …

-   Хәлләр ничек?

 …

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

 ….

5.Предложения потеряли слова. Спиши предложения, вставляя вместо точек слова.

1). Алсу ... бара. 2) Укучылар ... укыйлар. 3) Балалар укытучы белән ... баралар.

 4) Малай ... ясый.

(рәсем, китап, мәктәпкә, паркка)

6. Напиши нужное окончание:

Коля әбисе белән урман... бара. (-да, -га, -дан)

Коля әбисе белән урман... гөмбә җыя. (-да, -га, -дан) Коля әбисе белән урман... өйгә кайта, (-да, -га, -нан)

 

2 вариант

 

1. Напишите слова которые отвечают на вопрос нәрсә?

Тәрәзә, малай, парта, акбур, укучы, дәфтәр, китап,  укытучы,  ишек, идән.

2. Найдите лишнее слово и запиши его.

3.            Укучы, укытучы, дәрес, керпе.

4.            Китап, дәфтәр, өстәл, каләм.

3. Как ты напишешь, если Алсу не выполняет данные действия.

Китә, ала, яза

4. Добавляй пропущенные предложения.

- Исәнме, Коля!

 …

-   Хәлләр ничек?

 …

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

 ….

5.Предложения потеряли слова. Спиши предложения, вставляя вместо точек слова.

1). Алсу ... бара. 2) Укучылар ... укыйлар. 3) Балалар укытучы белән ... баралар.

 4) Малай ... ясый.

(рәсем, китап, мәктәпкә, паркка)

6. Напиши нужное окончание:

Коля әбисе белән урман... бара. (-да, -га, -дан)

Коля әбисе белән урман... гөмбә җыя. (-да, -га, -дан) Коля әбисе белән урман... өйгә кайта, (-да, -га, -нан)

 

Контроль язма эшне  бәяләү критерийлары: 1 бирем – 8 балл   2 бирем –  8 балл

3 бирем – 3 балл    4 бирем –  3 балл

5 бирем –  5 балл   6 бирем –  5 балл

Барысы - 3 балл

28 - 32 балл -  «5»ле куела

22 - 27 балл - «4»ле куела

16 - 21 балл - «3»ле куела

15 дән түбән - «2»ле куела. 

90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

50 – 68%-  «3»ле куела

49 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку в русской группе, 2 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по безопасности

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 258 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2021 362
    • DOCX 45.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Имамова Айсылу Ралифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Имамова Айсылу Ралифовна
    Имамова Айсылу Ралифовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 30687
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 48 регионов

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1490 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 817 человек

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 119 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Мини-курс

Басня как педагогическая технология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Поиск работы: карьерные ориентиры и мотивы выбора профессии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе