Әлифба бәйрәме.
Максаты: кунаклар каршында
чыгыш ясарга өйрәтергә, сәхнәдә үзеңне тота белү кагыйдәләрен аңлатырга;
сәнгатҗьле уку, күмәк җыр башкара белү күнекмәләрен үстерергә; бердәмлек,
игътибарлылык , ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләргә.
Җиһазлау: сәхнәдә: “Рәхмәт
сиңа (күрсәтеп язылган) Ә л ф б а ! ” (хәрефләр әйләндереп куелган), “Әлифба
китабы”(як макеты); “ә”, ”н”, ”и” хәрефләре укучылырның күкрәкләренә эленә.
( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә!” җыры башкарыла)
Ø Әлифба
бетте.
Ярты ел үтте.
Бар хәрефләрне
Өйрәнеп беттек.
Ø Бу –
“ә” хәрефе.
Ø Монысы –
“эн” була.
Ø Ә монысы
“и”,
1-сыйныф
укучылары: Барысы – “әни”.
Ø Нинди
күңелле
Хәреф белүе.
Шул хщрефләрдән
Сүзләр төзүе.
Ø Кызык
әкиятне укуы рәхәт.
Рәхмәт,
Әлифба! Сиңа зур рәхмәт!
“Әлифба” :
Нәни дусларым,
Рәхмәт сезгә дә,
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә
Белем сараен
Керергә ачып,
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Һәрберегез
Бик күп укысын!
Китап иң якын
Дустыгыз булсын!
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать әлифба -
Белемгә нигез.
Зур доктормы ул,
Яки төзелештә
Бер инженермы.
Космонавтмы ул
Әллә галимме,
Агроном, яисә
Гади эшчеме,
Үтәргә
эшнең
Кечесен, зурын
Әлифбадан ул
Башлаган юлын.
Ә хәзер, дуслар,
Әйтегез
әле!
Минем
исемемне язар өчен нинди хәрефләр кирәк?
Ø “Ә”
тора Әлифбаның
Иң алдагыт җирендә,
Ансыз әйтеп булмый
“Әти-Әни” сүзен дә.
Ø Ләйсән
яңгыр – уңдырышлы, җылы яңгыр, “эл” хәрефенә башлана.
Ø “И” дән
башка язып булмый
Китап дигән сүзне дә.
Яшәргә өйрәтә китап
Безне дә һәм сезне дә.
Ø Физкультура
дигәндә
“эф” хәрефен язабыз.
Һәркөн иртән торабыз да,
Физзарядка ясыйбыз.
Ø “Бэ”
белән байрак языла.
Өч төсле байрагы илемнең.
Ø “А”
хәрефе Айда бар,
Айнур һәм Айзиләдә.
“А” хәрефе кирәк була
Әлифба сүзендә дә.
“5”ле
керә: Исәнмесез, саумысыз,
Минем нәни дусларым!
Кемнәр авырлыктан качмый
Яратам мин шуларны
Кемнәр тырышып укый,
Дөрес һәм матур яза,
Тәртипле һәм эштә җитез,
Шулар минем дусларым.
1-сыйныф
укучылары: Укыгач – укы.
Алгач – “5” ле ал.
Әйдә, “5” ле дус
Мәңге бездә кал!
(“5”ле балалар уртасына баса)
“4” ле
керә: Мин дә “5”ле белән
Гел янәшә йөрим.
Һәр эшнең яхшы
Булуын телим.
1-сыйныф
укучылары: Әйдәгез “4”ле дус,
Түрдән узыгыз!
Бездән китмәгез!
Бездә торыгыз!
“3”ле
керә: Мин дә “4”ле белән
Янәшә барам.
Ләкин икегә
Тәгәрәп барам.
Әгәр бар көчем
Биреп тырышсам,
Мин дә “4” легә
Тиңләшә алам.
Ø Белә дә
төсле,
Белми дә кебек,
Уйлап карасаң,
Бигрәк кызык.
1-сыйныф
укучылары: Без инде “3”ле алмабыз.
Без синең белән
Килешә алмабыз.
“2”ле
һәм“1”ле: Без нәрсә әйтик
Сезгә иптшәшләр?
Берни
белмибез –
Авыр безнең хәл.
Укыйсы килми,
Язасы кими,
Өй эшләрен дә
Үтисе килми.
Уйнап йөрибез,
Гел
эштән качып
Ә ашаганда
Кирәк зур кашык.
1-сыйныф
укучылары: Хәзер үк моннан
Чыгып китегез!
“2”ле һәм “1”гә
Иптәш түгел бу!
Ø Укыганда
укыйбыз,
Эшне тырышып эшлибез.
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Без күңелле яшибез.
( “Кояшлы ил – безнен ил!” җыры башкарыла)
Ø Әлифба,
Әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Ø Иң якын
дустыбыз
Булдың син гел безнең,
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Ø Әлифба,
Әлифба,
Китәсен бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
(“Әлифбам” җыры башкарыла)
“Әлифба”
: Кадерле балалар
Мин китәм, хушыгыз,
Акыллы булыгыз!
Гел бишкә укыгыз!
1-сыйныф
укучылары: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, хуш, Әлифба!
“Туган
тел” керә: Исәнмесез, шаяннар,
Минем нәни наяннар,
Уйнап туймый торганнар,
Сез көткәнне белдем мин,
Шуңа тизрәк килдем мин.
Алып килдем сезгә мин
Кызыклы әкиятләр,
Төрле-төрле хикәяләр,
Матур-матур шигырьләр.
1-сыйныф
укучылары:Кызыклы һәм мавыктыргыч
Китаплар яратабыз
Әткәй-Әнкәйләргә лаеклы
Алмаш булырга тырышабыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.