Дәрес
этаплары
|
Дәрес
этабының максаты
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре
(УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы
универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку
гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль
уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку
гамәлләре
|
I.
Оештыру
өлеше
|
Укытучы өчен максат:
уңай ‘эмоциональ халәт тудыру.
|
Балаларда яхшы кәеф,
эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме?
Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле,
бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
-
-
Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
|
Укучылар бер -берсенә
теләк телиләр..
|
КУУГ: классташлар һәм
укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
II. Мотивлаштыру
|
Яңа белемгә ихтыяҗ
тудыру
|
Бүгенге дәрестә сезнең
хайваннар дөньясына кабат кайтасыгыз киләме?
Күп белергә телисезме?
Курыкмассызмы соң?
Авырлыкларны җиңеп чыга
алырсызмы? Булдырырсызмы икән соң?
Юлда бер- берегезгә
ярдәм итәргә дә кирәк бит әле.
|
Үз фикерләрен белдерәләр.
Укучыларның позициясен барлау.
|
ТБУУГ:кирәкле
информацияне туплауга
хәзерлек
КУУГ: тыңлый белү, диалог
төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.
|
III.Актуальләштерү
|
Яңа материалны үзләштерү
өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне барлау,
“Кыргый
хаваннар” темасын үзләштерүләрен тикшерү.яңа белемгә ихтыяҗ тудыру
|
Әйдәгез, башта үткән
дәрес материалын кабатлыйбыз. Схеманы тутырыгыз һәм күрше группадан
дөреслеген тикшертегез.
-
Укучылар,
бу схема бүгенге дәрес материалын үзләштергәндә дә эталон булып торыр.
|
Кыргый хайваннар турында
белемнәрен барлыйлар, биремнәрен эшлиләр. Группаларда эшлиләр. Эшләрне күрше группа тикшерә.
|
ТБУУГ: анализлау,
синтезлау, классификацияләү,
өйрәнелгән материалны
ныгыту,кирәкле
информацияне группалау.
РУУГ: эшеңне
планлаштыру,кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог
төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу. Коррекцияләр кертә белү.
|
IV. Дәрес темасын ,уку
мәсьәләсен билгеләү,
формалаштыру
Яңа материалны беренчел үзләштерү
|
Проблемалы
сорауларны чишүдә катнашу,
|
Сез табышмакларның
җавапларын табыгыз да, бүгенге теманы билгеләгез.Слайд№1.
Дәреснең темасы нинди?
Ә максатыбыз нәрсәдә?
Эш планын төзү.(Алгоритм)
Слайд №3
Сез бит авыл балалары.
Йорт хайваннары турында бик күп беләсез. Тавышларын тыңлагыз әле, танырсызмы
икән?(аудиозапись)
Бәлки берәрсе турында сез
үзегез сөйләрсез?
Нәтиҗә: кешеләр йорт
хайваннарын карарга тиешләр. (А.Сент-Экзюпери сүзләре- дәреснең девизы)
|
Теманы үзләре
формалаштыралар.
Максатны билгелиләр: йорт
хайваннары турында яңа белемнәр алу.
|
ТБУУГ: танып белү
мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау . укучының эчке позициясе
РУУГ: кагыйдә,
инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер
алышуда катнашу
ШУУГ: үз күзәтүләреннән
чыгып проблеманы чишәләр.
|
V. Танып-белү эшчәнлеге.
Уку мәсьәләсен чишү. Аңлый белүләрен барлау.
|
Информация
белән эшләү
Проблемалы
сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны
дәлилләү.
|
Слайд4-7) Кешеләр йорт
хайваннарыннан нәрсә алалар?
Мини-тикшерү. “Тылсымлы
капчык” уены.Алган белемнәрне гомумиләштерү , сүзлек өстендә эшләү (күн,
кымыз, тут ефәкчеге, брынза)
Cыер тоягыннан нәрсә
ясыйлар ?(Клей)
Нәтиҗә:
-Без йорт хайваннарыннан
башка яши алмыйбыз.
Як турында информация бирү (слайд 10)
Нәтиҗә: әле дөньяда
без белмәгән йорт хайваннары да бар икән. Димәк, күбрәк укырга кирәк.
|
-Балаларның җаваплары
Кайсы хайван бүләге
икәнен белү өчен капчыктан чыккан бер предметның нәрсәдән эшләнгәнен тотып
карыйлар.
-сүзлек белән эшлиләр.
Үзбәя .
|
ТБУУГ: уку мәсьәләсен
чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кирәкле информацияне
табалар.
- яңа мәгълүмат туплауда
“Аңлатмалы сүзлек” куллану
ШУУГСәламәт яшәргә
теләк формалаштыру.
КУУГ: үз фикереңне тулы
һәм төгәл итеп әйтә белү, иптәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый белергә өйрәнү.
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу
|
Динамик
пауза
|
VI. Яңа белемнәрне ныгыту
|
Укытучы өчен максат:
яңа мәгълүмат туплауда
өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге
булдыру
Укучылар өчен максат: яңа
белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү
|
-Дәреслек белән эш
- МИНИ-МАКС- халык
сынамышлары (“Башлыйм- бетер”уены)
Нәтиҗә: хайваннарның
үз-үзләрен тотышына карап, табигатьтәге үзгәрешләрне алдан белеп була.
Этләргә куелган
һәйкәлләр.(слайд)
Нәтиҗә:изгелек онытылмый.
ДИНАМИК ПАУЗА
-
Изгеләштерелгән
һәм дәвалаучы хайваннар турында таныштыру.
Нәтиҗә: без йорт хайваннары турында күбрәк өйрәнергә
тиешбез.
|
Кагыйдәне укыйлар,
әйтелгәннәр белән чагыштыралар.
Мөстәкыйль укыйлар,
биремне үтиләр
|
РУУГ: үзконтроль,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ТБУУГ:тестның эчтәлеген
аңларга, анализларга
КУУГ: мәгълүмат туплауда
үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
VII. Яңа белемнәрне
мөстәкыйль куллану һәм тикшерү
|
Укытучы өчен максат: яңа
белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат белемнәрне
практик куллана белү
|
Эталон
белән эш
- Йорт хайваннары
турындагы схеманы тутыру.
Йорт хайваннарын классификацияләү.
|
Төркемнәрдә эшлиләр.
Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен
тикшерәләр, эшләрен бәялиләр.
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне
белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик
чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең
сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән
хезмәттәшлек итү
|
VIII. Контроль `һәм уңышларны бәяләү
|
Укучы эшчәнлегенә бәя бирү,
билгеләрнең куелу тәртибен кисәтү.
|
Һәр укучы тестлар эшли
|
Үзбәя.
.Индивидуаль эш
|
ШУГГ: йорт хайваннарын
кассификацияли , чагыштыра белү
РУУГ: алган белемнәренең
дөреслеген бәяләү,
Корректировка кертү,
|
IX. Өй эше бирү. Кыскача
/инструктаж уздыру.
|
Укытучы өчен максат: өй
эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй
эшен дөрес башкару
|
Өй эше дифференциаль итеп бирелә:
Сайлап алырга:
- Үзегезнең яраткан
йорт хайваны турында язып килергә.
- Тут курчагы турында
материал эзләргә (шелкопряд)
3. Дәреслекнең 31 нче
битендәге текстны аңлап укырга.
4.Йортыгыздагы
хайваннарның фотоальбомын яса.
|
Өй эшләрен язалар.Өстәмә
биремне сайлап алалар.
|
ШУУГ:үткән материалны
кабатлау
ТБУУГ:кирәкле информацияне
таба белү
|
X.Уку эшчәнлеген
йомгаклау. Рефлекcия
|
Укытучы өчен максат:
дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива
билгеләү
Укучылар өчен максат: үз
фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны
киләчәктә куллана белү
|
“Корреспондент “уены.
Укытучы укучылардан “микрофон”белән “интервью” ала:
-Бүгенге дәрес без нәрсә
турында сөйләштек?
- Йорт хайваннары кыргый
хайваннардан нәрсә белән аерыла?
- Сиңа бу дәрестә нәрсә
авыр аңлашылды?
-Як ул нинди хайван?
- Нинди йорт хайванына
һәйкәлләр күп куелган?
- Дәрестә син актив
катнаштыңмы?
- Әле тагын да белергә
кирәк дип уйлыйсыңмы?
|
Балаларның җаваплары
|
ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың
сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.