Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
Зал
бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә зур итеп Әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән
һәм кисмә хәрефләрдән «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дип язылган. Рәсем янында чәчәк
бәйләмнәре тоткан укучы кыз һәм малай рәсеме. Сәхнә пәрдәләренә төрле төсләргә
буялган кисмә хәрефләр беркетелгән, шарлар эленгән. Сәхнә читендә бизәлгән
сыйныф тактасы тора. Анда:
Әлифба,
син алып кердең
Безне
белем иленә.
Тырышлык
та, ялкаулык та
Шушы
илдә беленә, –
дип язылган. Алга
хезмәт турында мәкальләр язылган плакатлар эленгән. (Агач җимеше белән, кеше
эше белән матур. Эшләп ашасаң, тәмле була. Башлаган эш – беткән эш.)
Сәхнәдә
XI
һәм IX сыйныф укучылары.
«Укытучыма» дигән җыр җырлана (Э.Мөэминова сүз., И.Хисамов көе).
Күңелле
музыка яңгырый, V сыйныф
укучысы (кыз бала) чәчәкләр вальсын башкара. Сәхнәгә I
сыйныф укучылары күтәрелә. Барысы да милли киемнәрдән.
1
нче укучы. Күтәренке күңелле,
Бар
да көләч, шат бүген!
Күктә
кояш елмая,
Яшерә
алмый шатлыгын!
2
нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә
Тора
барыбызның да.
Көтеп
алган бәйрәме
Бүген
һәммәбезнең дә.
Җыр
күтәрә күңелне,
Бар
да көләч, шат бүген.
Безнең
Әлифба бәйрәме –
Котлагыз
безне бүген.
Укытучы.
Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Бүген безнең
мәктәптә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме.
1
сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз
бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе,
балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик
җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. «Тырышкан
табар, ташка кадак кагар», – диләр безнең
татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә. Чын
күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм,
барыбызның да бәйрәме!
(Кыңгырау тавышы ишетелә.
Әлифба тотып, өч укучы сәхнәгә
менә.)
Укучы
малай. Без
бу ел гына
Мәктәпкә
килдек.
Аңарчы
һаман
Бакчада
идек.
Укучы
кыз. Кулыбызда безнең
Яңа Әлифба.
Менә
монысы «а»,
Менә
монысы «ба».
Укучы
малай. Без хәрефләрдән
Сүзләр
ясыйбыз,
Шуннан
иҗекләп
Укый
башлыйбыз.
(I
сыйныф укучылары «Яратам» дигән җырны (З.Вәлиева сүз., Э.Зиннәтуллина көе)
башкаралар.)
Яратам
Мин
үсәм, үсәм, үсәм,
Кояш
нурын яратам.
Кояш
та мине сөя,
Юлларыма
гөл сибә.
Мин
барам, барам, барам,
Мәктәптә
белем алам.
Мәктәбем
мине сөя,
Кояштай
якты бирә.
Мин
җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,
Туган
телемне зурлыйм.
Туган
җиремне зурлыйм,
Туган
илемне зурлыйм.
(Ашыгып, Шәвәли белән Белмәмеш
килеп керәләр.)
Белмәмеш.
Без ялгышмадыкмы икән? Татар гимназиясенә Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Укытучы.
Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз!
Шәвәли,
Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм
укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Шәвәли. Мин
–
Шәвәли,
шук малай,
Үткен
малай, ут малай!
Мин
бик уңган, өлгер мин!
Юк-бар
белән көлдермим!
Бик
тапкыр мин,
Җыйнак
мин! Мин, мин,
Мин,
бик тыйнак мин!
Белмәмеш.
Ә
мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз,
мин сезнең хакта күп беләм.
Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре
укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?!
Күп белсәгез, әйтегез әле, Әлифбада ничә хәреф?
I
сыйныф
укучысы. Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле,
Әлифба
сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?
Белмәмеш
(иңбашларын җыерып). Менә инде тагын!
Ничә хәреф беләсез, дип сорыйм ич мин!
Укучы.
Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул
«алфавит»
дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар. Сузыклар!
Сузыклар
(бергә). Без
монда!
Күкрәгенә
сузык авазны белдергән хәреф беркеткән укучы.
Сузык булгач,
ул сузыла, җырлый ул. Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.
Укучы.
Тартыклар!
Тартыклар
(бергә).
Без монда!
Берсе
сөйли. Ә
тартыклар тартыналар,
Тартыналар
җырларга.
Кая
анда, йомык авыздан,
Бар,
үзең чыгып кара!
Укучы.
Тавышсыз хәрефләр!
(ъ, ь хәрефләрен күкрәкләренә
беркеткән ике укучы
тавышсыз гына чыгып басалар.)
ң
хәрефе (алар
янына басып). Бу хәрефләр баш хәрефсез –
Истә
тотыйк шул хакта.
Шуңа
алардан башланмый
Бер
сүз дә язган чакта.
(Кыңгырау
тавышы ишетелә, укучылар урындыкларга утыралар, урыннан басып сөйлиләр,
җырлыйлар.)
1
нче укучы. Әлифба,
Әлифба, беренче битеңне
Ачкан
көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле.
2
нче укучы. Иң якын дустыбыз булдың син
гел безнең,
Һәр
хәреф елмаеп әйтте үз исемен.
Һәм
алар бик матур сүзләргә әйләнде,
Сүз
төзеп укуы кызыклы, күңелле!
3
нче укучы. Әлифба, Әлифба, китәсең бит
инде,
Җыр
итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.
(«Әлифба» дигән җыр (Р.Вәлиева
сүз., Р.Абдуллин көе) җырлана. Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА дип языла.)
Ә
хәрефе. «Әни»
дип телем ачылган,
Әни
сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз
соң дәфтәренә
«Ә»
хәрефен язмаган.
Л
хәрефе. Күзләремнән
яшьләр чыкты,
Капкан
идем лимонны.
Сары
булгач, бик тәмле дип
Белгән
идем мин аны.
И
хәрефе. Иген
үскән, биек үскән,
Башаклары
тулып пешкән!
Комбайннар
туктап тормый,
Ашлык
суга җырлый-җырлый.
Ф
хәрефе. Фил бүрәнә ташып
йөри
Кара
урман эчендә.
Һаман
тора күз алдымда,
Күрсәм
дә тик... төшемдә.
Б
хәрефе. Бөрлегәнем,
җиләгем, дип
Иркәли
мине әни.
Мин
бит әле бик кечкенә,
Мин
бит әле бик нәни.
А
хәрефе. «А»
хәрефе алмада,
«А»
хәрефе агачта.
«А»
хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез
иң башта.
(М.Шәмсетдинованың
Г.Зәйнашева сүзләренә язган «Бөрлегән» дигән җыры башкарыла.)
Бөрлегән
Бөрлегәнем,
җиләгем, дип
Иркәли
мине әни.
Мин
бит әле бик кечкенә,
Мин
бит әле бик нәни.
Кушымта: Зур
түгел шул, бик кечкенә,
Бөрлегән
мин, бөрлегән.
Бөрлегән
генә булсам да,
Бар
эшкә дә өлгерәм.
Иртә
белән көн саен мин
Су
сибәм гөлләремә.
Алсу-кызыл
гөлләр чиктем
Ак
мамык мендәремә.
Мин
–
кечкенә,
портфелем
–
зур,
Күтәрәм
көчкә генә.
Беренче
класста укыйм мин
Дүрткә
һәм бишкә генә.
1
нче укучы. Әлифба –
тормышта
Беренче
баскычым.
Син
– белем дөньясын
Ачучы
ачкычым.
2
нче укучы. Өйрәттең син миңа
Ватанны
сөяргә.
Рөхсәт
ит, зур рәхмәт,
Мең
рәхмәт, дияргә.
Барысы
бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифбам,
Хәзер
мин укый беләм.
3
нче укучы. Нәни чагымдагы
кебек
Инде
әйтмим әнигә.
Берне
генә укып бир, дип
Ялвармыйм
әбиемә.
(Укучылар
плакатлардан мәкальләр, тактадан шигырь юлларын укып күрсәтәләр.)
Шәвәли
(зур шарга күрсәтеп).
Укучылар, ә бу нәрсә? Шар,
дисезме? Шар гына түгел,
бу – серле шар! Сере
аның эчендә, кем эчен-дәге язуны ала, шул
серне дә
ача!
(Күңелле
музыка яңгырый. Шәвәли, укучылар янына килеп, шарны күрсәтеп йөри, балалар
шартлата алмыйлар.)
Шәвәли.
Әфсен-төфсен,
Шайтан
үтсен,
Җилләр
иссен,
Төтен
чыксын,
Шар
серен ачсын!
(Шарны
шартлата, идәнгә язу килеп төшә.)
Укытучы.
Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар.
Мин! Мин! Мин!
(Шардагы язуга
табышмаклар язылган. Укучылар укыйлар, җавапларын табалар.)
Күрешергә
кулы юк,
Сөйләшергә
теле юк.
Аның
белән күрешмәгән,
Киңәшмәгән
кеше юк.
(Китап)
Күрсәтергә
юк кулы,
Эндәшергә
юк теле.
Зирәклекне,
тырышлыкны
Күрсәтеп
тора үзе.
(Бишле билгесе)
(«Сара мәктәпкә
бара» дигән җыр
(Б.Рәхмәт сүз.,
А.Ключарев көе) сәхнәләштерелә.)
Укытучы.
Укучылар, «табышмак» сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер.
(Магнитлы
хәрефләр белән тактада сүзләр төзелә.)
Укытучы.
Бу «могҗизалар кыры»на нинди сүз яшерелгән икән?
(Укучылар
хәрефләр әйтәләр. «Туган тел» дип бергәләп укыйлар.)
1
нче укучы. Әле күп укымасак
та,
«Туган
тел»не беләбез.
Бу
–
Тукай
абый бүләге,
Кадерле
җыр, диябез.
(Бер төркем укучылар «Туган тел»
җырын башкара.)
2
нче укучы. Дөньяда
иң-иң матур ил –
Барысы
бергә. Ул
минем туган илем!
3
нче укучы. Дөньяда
иң-иң матур тел –
Барысы
бергә. Ул
минем туган телем!
(Укучыларны
бәйрәм белән ата-аналар, мәктәп дирекциясе, китапханәче, кунаклар, өлкән сыйныф
укучылары тәбрик итә, бүләкләр тапшыралар.)
Сценарий
төзегәндә М.Җәлил, Ә.Габиди, Ш.Галиев, Р.Корбан, Р.Вәли-уллин һ.б.
шагыйрьләрнең шигырьләре дә файдаланылды.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.