Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий на праздник "Осенний бал"

Сценарий на праздник "Осенний бал"

Скачать материал

Уңыш бәйрәме

 

1 нче алып баручы

Баш очыннан киек казлар оча

Их, аңлыйсы иде кош телен !

Кош теленнән җиргә моң түгелә ,

Киек казлар моңы ! «Ху-у ш илем»

Кошлар китә . Бераз гына моңсу

Ләкин көзләрнең дә бар яме.                              

Игенченең олы куанычы-

 Гөрли  бездә уңыш бәйрәме.

Сый – нигъмәттән тулы ил табыны,

Бәйрәм күрке яңа икмәк ул.

Кемгә ничек , ләкин игенчегә ,

Һәр көз бәйрәм , һәр көз – хикмәт ул.   (1 слайд)

 

2 нче алып баручы

Иген кыры ! Шушы кырда трактор җир сөргән, орлык чәчкән, ә комбайн урган , җыйган,  суккан. Биек арышлар , куе бодайлар үзләре генә үсмиләр шул ! Бу җирләргә яңгыр гына яумаган , монда игенченең маңгай тирләре дә тамган. Игенче язын- көзен яңгыр астында чыланмаганмы , үзәк өзгеч җилләрдә калмаганмы ? Монда йокысыз төннәр дә , җәфалы көннәр дә бар. (2, 3, 4 слайдлар)

 

 Кулына икмәк тоткан татар кызы (Гиззатуллина Алия)  чыгышы  (5 слайд)

“Ипи” шигыре

 

 1 нче алып баручы.

- Укучылар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.  ( 6 слайд)

 

Сезнең игътибарыгызга шигырь тәкъдим итәбез. Сөйли Хадиев Илназ  “Көзге урманда”

 

Көзге урман

Тып-тын булган,

Агач башы- ялангач,

Соңгы яфрак

Төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

Тик карт имән башларында,

Биек-биек чаганда

Җемелди көз кояшында

Уттай яфрак һаман да.

Алар бирешмиләр әле

Көзнең яңгыр, җиленә.

Ялтырап алган бизәкләр

Әллә кайдан күренә.                            (Шәйхи Маннур)

 

2 нче алып баручы

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:

             -Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?- дип сораганнар

              Ул, һич тә аптырап тормыйча:

            -Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы- алтын көздә килә  инде халкыбызның онытыла  башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә. Без  дә   бүген бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен уздырырбыз.

 “Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресрәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар.

Бәйрәмнең  хуҗабикәсе  “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такыя үреп кидерткәннәр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән.   (7, 8 слайдлар)

             1 нче алып баручы

                 Бәйрәм белән сезне якын дуслар, уңган- булган, олы- кечегез.

     Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне, сәлам итеп кабул итегез!

             2 нче алып баручы  

                Хәерле көн, дуслар, хәерле көн, котлы булсын уңыш бәйрәме!

                Сәхнәбезгә  олы ямьнәр биреп, бизәп торсын көлтә бәйләме!

 

                1 нче алып баручы

    Көзге яфрак, кыштыр- кыштыр, коелганда  юлларга

                Матур итеп биесеннәр сүз  бирик  икеләргә.

 

               2 нче сыйныф укучылары чыгышы:

1)    Малайлар башкаруында  “Яфраклар”  биюе.

2)    Шакирова Айсылу башкаруында шигырь “Әби белән Нәби”

 

                 2 нче алып баручы

                  Бүген бәйрәмнең батыры - иң  дә уңган игенче

                  Игенчене  мактау сүзен  без өчләргә  бирикче.

 

   3 нче сыйныф укучылары чыгышы:

1)    Ф.Яруллинның “Көзге табын” шигырен  Мусакаева Регина сөйли

2)    Уен “Елның 4 фасылы” Р.Вәлиева шигыре. Сөйли Галиева Дилә

3)    Яшьләр биюе

 

 

1 нче алып баручы

   -Укучылар,  көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

        Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Ә хәзер яшелчәләр турында табышмаклар тыңлагыз.   ( 9-14 слайдлар)

 

Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил,

 – Ни икәнен мин әйтмимен, үзең бел! (Бодай)

 

2 нче алып баручы

   - Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

1 нче сыйныф укучыларына сүз бирәбез.

 

(Укучылар шигырьләр сөйли, җырлый, бии)

 

 Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

 

 Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә

 

Кәбестә:

 Мин булам кәбестә,

 Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

 Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

 Көн дә көтеп алалар.

 

 Кабак:

 Карагыз әле бер генә

 Менә миңа – кабакка,

 Турап куйсагыз, мин сыймыйм

 Хәтта тугыз табакка.

 

  Кыяр:

 Карагыз сез минем кыяфәткә:

 Үзем эре, шома, сөйкемле.

 Су сипкәнгә шулай үстем мин,

 Нәфис, зифа кызлар шикелле.

 

  Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

 Алма дисәң дә ала.

 

Карлыган:

 Беләсезме, иң күп өлеш

 С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

 Ә аннан кала миндә.

 Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

 Яшелчә, һәркем белгәнчә,

 Витаминга бай ризык.

 

   Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

 

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

 

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

 Әйдәгез, түргә, дуслар!

 Сезсез өстәлнең яме юк,

Сезбезнең якын дуслар.

 

                 1 нче алып баручы

                   Ә  хәзер уйнап алыйк әле.

                   Кашык  кабып   йөгерәм , дип, мактанырга ашыкма

                   Син менә йөгереп кара , бәрәңге салып кашыкка!

 

Күңелле уеннар.

 

1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аеру»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җыю»

 

2 нче алып баручы.

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. 

Бу нәрсә?                                           (15 слайд)

  (Яңгыр)

Зонтиклар белән бию. 2 нче сыйныф кызлары бии.

 

 

             1нче алып баручы.     Булдырдыгыз, рәхмәт! Бәйрәмебезне дәвам итәбез!

           Без уйныйбыз-уйныйбыз, якты көннән туймыйбыз

           Безнең бәйрәм  гөрләп торсын, жырлыйбыз да,  биибез!

 

4 нче сыйныф укучылары чыгышы:

1)    Кызлар башкаруында “Әпипә” биюе

2)    “Смуглянка”  - бии Гарипов Риназ

3)    Татар егете биюе. Бии Шарипов Булат

4)    Багавиев Булат башкаруында җыр. “Әнием”

 

2 нче алып баручы

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.      

 

1 нче алып баручы

         Еллар имин, илнең күге аяз булсын

         Сабыйларның  шат авазы яңгырап торсын

         Бәйрәм мөбәрәк , табыннар тугәрәк булсын

         Хәерле юллар,  хәерле еллар насыйп булсын!

 

Шуның белән уңыш бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сау булыгыз, дуслар!

                 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий на праздник "Осенний бал""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан: -Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?- дип сораганнар Ул, һич тә аптырап тормыйча: -Күз өчен яз яхшы,авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән. Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы- алтын көздә киләинде халкыбызның онытылабашлаган матур бәйрәме - Сөмбелә. Бездә бүген бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен уздырырбыз. “Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресрәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дәахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә.Ул көнгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 201 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Урок-игра по литературному чтению на тему: "Сказки любят взрослые и дети" (2 класс)
  • Учебник: «Литературное чтение (в 2 частях)», Климанова Л. Ф., Горецкий В.Г., Голованова М.В. и др.
  • Тема: Проверим себя.
  • 04.02.2021
  • 1473
  • 22
«Литературное чтение (в 2 частях)», Климанова Л. Ф., Горецкий В.Г., Голованова М.В. и др.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.02.2021 193
    • DOCX 55 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Ляля Ильясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарипова Ляля Ильясовна
    Гарипова Ляля Ильясовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18693
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 143 человека из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 830 человек

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

Карьера и развитие в современном мире

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе