“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә
сценарий
АБ. Хөрмәтле
кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! 9 ел элек менә
шушы балаларны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр
тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Ә хәзер карагыз,
нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! Алар янында әниләре кечкенә
генә булып
калганнар. Бүген аларның бәйрәмнәре – соңгы кыңгырау бәйрәме! Без
аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез!
АБ.
Бәйрәмне
ачып җибәрү өчен сүз мәктәбебез директоры .......................бирелә.
Килгән кунаклар
тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.
1
ук. Ишетәсезме,
соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 9 ел буена озата килде.
Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык
саклана әле.
Балачакның иң кадерле,
якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын
атлап кергән көндер.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
2 ук.
Тәүге звонок белем
ачкычларын
Балаларның бирә
кулына.
Соңгы звонок
башлап алып чыга
Һәр яшьлекне
тормыш юлына.
3ук.
Тугыз ел буе кыңгыраулар
чыңы
Чакыру булды һәрбер
дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм
озату
Алда торган бөек
зур эшкә.
4 ук.
Баш
очымнан ак болытлар ага,
Ак болытлар - безнең балачак.
Алар шулай ап – ак калачак.
Ак болытлар – безнең балачак.
5 ук.
Кайчан
гына бу көн еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
6ук.
Бүгенгедәй
күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип,
Борма сукмак буйлап атлавым.
7ук.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрне
санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас
эз һәм сукмак салгансыздыр. Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
“Сез иң гүзәл кеше
икәнсез” җыры башкарыла.
Әхмәт Хәйретдинов
көе
Фәнис Яруллин сүз.
Килгән чакта башка
авырлык,
Җитми калса көч я
сабырлык,
Сиздермичә ярдәм
иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше
икәнсез.
Балаларның теле –
кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява
мең сорау.
Барсына да җавап
биргәнсез –
Сез иң гүзәл кеше
икәнсез.
Укып чыгып дөнья
тануны,
Бәхетебезне эзләп
табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез
–
Сез иң сабыр кеше
икәнсез.
Мактагансыз тиеш
урында,
Яклагансыз тиеш
урында.
Безнең өчен сез
тир түккәнсез –
Сез иң сабыр кеше
икәнсез.
1ук. Хөрмәтле беренче
укытучыбыз..........................! Сез чын мәгънәсендә
безнең якын кешебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез.
Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган,
уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең
балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз.
Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне
якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта
кеше булып калырга өндәдегез. Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да
онытмабыз!
(сүз
бирелә)
2ук.
Безнең
тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп,
ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез – ....................!
Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә
кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын
күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең
акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исегездән
чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!
(Сыйныф
җитәкчесенә сүз бирелә)
Кадерле
балалар!
Мәктәптә
сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер
инде очып китәсез.
Шатлык,
сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз
һәр көн иртәсен.
Эшләрегез
һәрчак уңай булсын,
Изге
хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле
юл сезгә, укучылар -
Калабыз
без шушы теләктә.
Ышанабыз
сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнең
йөзне, туган ил йөзен.
Онытмагыз,
һәрчак көтә сезне
Әти-әниләрегезнең
нигезе.
Инде
менә бүген кошлар кебек,
Иркен
киңлекләргә очасыз.
Хәерле
юл сезгә!
3ук.
Татар теле
Иң яраткан фәнебез.
Туган
телендә ..........
Яратып бирде белем.
Дәресләрдә инша
яздык,
Мактап татар
телен
без.
4ук.
Тарих, тарих дию белән
Күз алдына, ............килә,
Әйтәләр күк күзләремә
карап,
Әйдә үткән
параграфны сөйлә.
5ук.
Указка тотып
кулларга,
Картадан шәһәр табарга,
Өйрәттеләр Илдус
абый
һәм дә Әлфия
апа.
6ук.
Инглиз һәм немец телен
Яратып укыдык без.
Чит илгә чыгып
китсәк тә
Югалып калмабыз без.
7ук.
Хөрмәтле
..........!
Рәхмәт сезгә!
Спасибо!
Ике телле
иттегез.
Хөрмәтебез билгесе
дип
Чәчәк кабул
итегез.
1ук.
Хөрмәтле
..........!
Рәхмәт сезгә,
безнең өчен
Бик тә нык
тырыштыгыз.
Математик мәсьәләләр
Чишәргә
булыштыгыз.
Тормыштагы мәсьәләләр
Катлаулы
булмасыннар!
Калган укучылар
сезне
Яратып тыңласыннар.
2ук.
Табигатьне аңларга,
Микробларны күрергә,
Саклана да белергә
Өйрәтте ....................
3ук.
Без интернет челтәрендә
Балык кебек йөзәбез.
Моның өчен рәхмәтне
............................ әйтәбез.
4ук.
Дус һәм иптәш
булдыгыз Сез,
Безне аңлый
белдегез Сез.
Шатлык көенечләрне
дә
Уртаклашып
килдегез Сез!
5ук.
Физкультура – ярыш
дисәң
Җанын бирергә
тора.
Гөлүсә апа рәхмәт
сезгә
Шундый
булганыгызга күрә.
6ук.
Тәнәфестә бергәләп
без
Ашханәгә керәбез.
Резидә апа, Фәридә
апа, Рузилә апа
Аларны барыбыз беләбез.
Аш та тәмле,
боткасы да,
Барысына да рәхмәт.
Тамак туйгач, дәресләрдә
Укулары рәхәт.
7ук.
Фәнзия апа, Рәмзия
апа,
Фәнзиля апа!
Чиста тоталар мәктәпне.
Бүген сезгә шигырь
аша
Әйтәбез без рәхмәтне.
Эшләрегез уң булсын.
Изге булсын
юлыгыз.
Салкын судан
сакланыгыз
Сызламасын
кулыгыз.
1ук.
Барлык мәктәп хезмәткәрләренә
зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Безне тәрбияләүдә үзләренең хезмәтләрен кызганмаган тәрбиячеләргә,
безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәчебез Фәридә апага рәхмәт
белдерәбез!
2ук.
Әткәй-әнкәй
– минем канатым
Сез
булганга дөньям түгәрәк.
Иңне-иңгә,җанны-җанга
куеп,
Яшик
әле, яшик бергәләп.
3ук.
Акыллы
сүз, алтын киңәш
Авыр
чакта ярдәм итәсез.
Адашканда,
ак юл күрсәтүче
Күңел
күзе – ул сез икәнсез.
4ук.
Әнкәй
кулларына сыенып үстем,
Күңеленең
тоеп аклыгын.
Васыять
итеп алдым юлларыма
Сабырлыгын
аның, сафлыгын.
5ук.
Сезгә
саулык телибез һәр адым
Тигез
бәхет телибез һәрвакыт
Мең
рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйбыз
сезгә сөеп, яратып.
6ук.
Бездә
бүген тантана
Йөзләр
ничек нурлана!
Безнең
белән бергәләп
Әниләр
дә куана, әтиләр дә шатлана.
(Сүз әти-әниләргә бирелә.)
(Сәхнәгә балалар бакчасыннан
балалар керәләр. Алар үзара сөйләшәләр. Кулларында шарлар, су салынган савыт.)
- Кара алар нинди зур һәм акыллы.
- Алар барлык сорауларга да җавапларны
беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.
- Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез
икән?
- Ботка ашамаган өчен, шаярган өчен
ачуланмас иделәр...
1 нче бала:
Бүген абый –апаларны
Олы юлга озатабыз.
Имтиханда гел бишлеләр
Булуын теләп калабыз.
2 нче бала:
Алга таба да тырышып
Югары белем алыгыз.
Профессор, академик
Фән докторы булыгыз.
3 нче бала:
Бүген сезгә истәлеккә
Бирәбез без бүләкләр.
Алар гади түгелләр,
Бар җирдә дә кирәкләр.
4 нче бала:
Зур юллар үткәндә,
Бик арып ял иткәндә.
Мәктәп суын эчегез,
Артып китәр көчегез. (Сулы савыт
бирә.)
5 нче бала:
Монысы шар,кабартылган,
Сезгә махсус алынган.
Кирәк булыр, чөнки Һава
Мәктәптән тутырылган. (Шарлар бүләк
итәләр.)
6 нчы бала:
Безне алда
каникуллар көтә
Сезне исә, авыр сынаулар.
Сез теләгез безгә яхшы яллар,
Без телибез сезгә ак юллар.
Хор белән әйтәләр: Хәерле
юл Сезгә, апалар, абыйлар!
1ук.
Безнең бүгенге бәйрәм
көнендә 1 нче сыйныфка керүчеләргә әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын
без алар кулына тапшырабыз.
2
ук.
Эзлән, сеңлем, эзең
калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы – барыбер.
Тар булса да, яңа
сукмак яса,
Аны зурайтучы
табылыр.
3
ук.
Укыгыз сез гөрләп
мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең
йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң
сөеклеләр
Безнең бөек Татар
илендә!
(Балаларга бүләк бирәләр.)
4
ук.
Мәктәптә уку дәверендә
без меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттек. Бүген яңгыраячагы күңелләрдә мәңге
сакланачак.
5ук.
Чәчәк тотып әле бүген
генә
Килгән кебек сиңа
мәктәбем
Инде менә сезгә,
укытучылар
Саубулыгыз, диеп әйтәбез.
6ук.
Ихлас рәхмәтебезне әйтер өчен
Күп эзләдек
матур сүзләрне.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәбез Сезгә иң-иң гүзәлен.
( чәчәкләр бирелә)
7ук.
Мәктәп елларын
онытмыйк, дуслар
Туган оясын
онытмый кошлар
Соңгы кыңгырау
еракта калыр
Моңлы җыр булып
колакта чыңлар
Җыр – “Соңгы
звонок”
АБ. Хәерле юл!
Ашыгабыз, һаман
ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем
дә -
Сезнең юллар вакыт
кулында гел,
Сезнең юллар язмыш
иркендә.
Хәерле юл!
АБ. Хәерле
юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып
китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле
юл!
Көй
уйный. 9 нчы сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сыйныф укучысын җилкәсенә
утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый:
АБ.
Дәшә серле юллар,
Башта
төрле уйлар,
Яшь
йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты
юллар теләп,
Матурлыкка
өндәп
Саубуллаша
көмеш кыңгырау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.