Сценарий
“Ямьле
җәйнең бер көнендә”
Катнашалар:
Шүркә
Елмай
Шалай
Галим
Азалия
– күрше кызы
Самат
– күрше малае
Әби
– Шалайның әбисе
Безнең
дусларыбыз Шүркә, Елмай, Шалай һәм Галим авылга кунакка кайталар. Шәһәр
кунакларын Шалайның әбисе каршы ала.
Әби:
Исән-сау кайтып җиттегезме? (Исәнләшәләр, күрешәләр) Керегез балалар,
чәйләп алыйк.
Шалай:
Әби, менә сиңа күчтәнәчләр. (Пакет белән җиләк-җимеш, чәй, ипи суза)
Әби:
Аллаһның рәхмәтләре яусын, улым.
Табын
артында, чәй эчәләр, үзара сөйләшәләр. Башта авылның урманын карарга уйлыйлар.
Шүркә:
Әби, урманыгыз әкияттәгечә матур ди.
Елмай:
Әби, анда төрле чәчәкләр, җиләкләр бик күп ди.
Галим:
Әби, урмандагы һава гел икенче ди.
Әби:
Кем шулай ди? (Шалайга карый)
Шалай:
Мин инде әби, мин. (Көлешәләр)
Әби:
Әйе, балалар. Шәһәр һавасы, шәһәрдә калсын. Үпкәләрегезгә урман һавасы шифа
булсын. Чәчәкләр дә, җиләкләр дә җыярсыз.
Шул
вакыт күрше балалары Азалия белән Самат керә.
Азалия:
Исәнмесез! Кунаклар кайткан икән. (Исәнләшәләр, күрешәләр)
Әйдәгез безнең
белән җиләккә.
Самат:
Без урманның иң җиләкле аланын беләбез.
Шалай:
Дуслар, барабызмы?
Һәммәсе:
Әлбәттә барабыз!
Әзерләнәләр,
һәрберсе бер кәрҗин ала. Урманга юл тоталар. Урманга килеп керүгә:
Елмай:
Карагыз әле, нинди биек агачлар!
Галим:
Бу нарат агачлары. Алар биек булып үсәләр. Сизәсезме? Урмандагы һава үзенә бер
төрле ис белән тулган.
Шүркә:
Ничек рәхәт. Сулавы да җиңел.
Самат:(Кулы
белән күрсәтә) Әнә җиләкле алан. (Аланга чабып
та керә, җиләкне авызына җыя да башлый)
Азалия:
Башта җыйыйк, аннары ашарбыз.
Шалай:
Җиләк пешкән ахры. (Кабып карый) Телеңне йотарлык!
Дуслар
җиләк җыя башлыйлар. Самат ашап туйгач, телефонын кесәненнән чыгарып уйный
башлый.
Азалия:
Самат, син мине ишетәсеңме? Ник җыймыйсың?
Самат:
“Не хочу!”
Елмай:
Алайса чәчәкләр, мәтрүшкәләр, файдалы үләннәр җый.
Самат:
Мин бит кыз түгел, чәчәк җыярга.
Шүркә:
Ичмасам, телефонда уйнама, ә фотокарточкага төшер, урман тавышын яздыр.
Самат:
Соңрак, яме? (Үзе телефоннан күзен дә алмый)
Җиләк
җыя-җыя аланның төрле ягына таралалар. Ә Самат уйный-уйный урман эченә кереп
китә.
Дуслар
җиләк җыеп бетергәч, алан уртасында җыелышалар. Ә Самат юк!
Азалия:
Самат кайда? Сама-а-а-ат!
Шалай:
Телефонда уйнап, дөньясын
оныткан ахры.
Галим:
Ерак китмәгәндер. Әйдәгез бүлешмик, без бит бу урманда беренче тапкыр.
Елмай:
Шулай шул. Адашып бетәрбез тагын.
Шүркә:
Тулы чиләкләр белән читен. Җыйган җиләкләрне бер агач
төбендә калдырыйк. Аннары килеп алырбыз.
Имән
агачы төбендә кәрҗиннәрне калдырып, урман эченә кереп китәләр. Ә бу вакытта,
Самат һаман телефонда уйный. Кинәт аңа атлавы кыенлаша, аяк астына караса...
сазлык!
Самат:
А-а-а-ааа! Аякларымны күтәрә алмыйм! Коткарыгыз-з-з!
Урманның
икенче ягында тавышлар.
Шүркә:
Монда телефон тотмый шул. Нишләргә икән?
Галим:
Урманны тыңларга кирәк. Әгәрдә җил ул булган яктан иссә, без аны ишетербез.
Елмай:
Чокырлы, сулы, сазлык урыннарны карарга кирәк.
Шалай:
Алайса, су ягына таба барыйк. Урманның теге башында чишмә бар.
Азалия:
Әйе шул... (туктап кала). Тссс! (Бармагы белән авызын каплый).
Ишетәсезме? Музыка тавышы килә.
Шүркә:
Чынлап! Самат телефонында музыка кабызган.
Галим:
Әйдәгез, тизрәк. Тавышка таба барыйк.
Зур-зур
атлап, музыка яңгыраган якка китәләр.
Сазлык.
Самат ялгызы. Бөтен көченә телефоны кычкыра.
Самат:
Ишетмиләрмикәнни? Шүркә-ә-ә! Шала-а-а-ай!
Алдан
Самат янына малайлар, соңрак кызлар килеп чыга.
Галим:
Булды, сүндер! Ат безгә телефоныңны (Телефонын ата)
Шалай:
Без сине хәзер тартып чыгарабыз. (Малайлар озын агач табып, Саматны
чыгаралар)
Самат:(авыр
сулап) Рәхмәт сезгә! Мин шундый курыктым!
Азалия:(курыккан,
борчылган тавыш белән) Ник соң аяк астыңа
карамадың? (Саматны ачулана башлыйлар)
Шүркә:
Ярар, ачуланмагыз. Ул бит үзе дә курыккан. Самат, телефоның гаепле булса да, бу
юлы, ул сине коткарды.
Елмай:
Ничек инде?
Шүркә:
Ә без аны ни өчен таптык?
Елмай:
Музыка тавышына таба бардык.
Галим:
Шулай! Башың яхшы эшли икән. Афәрин, Самат!
Шүркә:
Самат, икенче юлы безнең белән җиләк җыеп, урман тавышын тыңлап, назлы җилгә,
кошлар сайравына сокланып йөрерсең дип уйлыйм.
Самат:
Гафу итегез мине. Мин аңладым. Урманда телефонсыз, ноутбукларсыз, дуслар белән
аралашып ял итәргә кирәк.
Имән
төбендәге җиләкләрен алып, өйләренә кайтып китәләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.