Жиңү көне.
Максат.
1. Җиңү бәйрәме
турында балаларның белемнәрен киңәйтү.
2. Бәйрәм
кичәсендә катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге
булдыру.
3. Балаларда
патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Алып баручы:
Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып;
“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.
(Балалар сугыш башлану куренешен
курсэтэлэр.)
1-
Вальс
биилэр
2-
Бомба
тошкэн тавыш ишетелэ малайлар кереп китэ,кызлар кала бер-бер артлы кереп
китэлэр
3-
Оч
кыз чыга сугыш игълан иткэнне тынлый
4-
Малайлар
бию бии
5-
Музыкага
оч кыз чыга
Алып
баручы: 1941
елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр,
шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып,
дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.
Грамзапись
тыңлау “Вставай, страна огромная”
(Балалар
урыннарга утыра)
Алып
баручы: Сугыш
4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек
җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган һәм миллионлаган
кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.
Шигырь
сойлэу.
Алып
баручы: Сугышның
беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга
күтәрелде. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу –
гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш
елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән
югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының Тулы кавалеры, 100меңнән
артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.
Җыр
“ Солдатлар ”
Алып
баручы: Сугыш
тынып торган арада солдатлар җырлап – биеп кенә калмыйлар, ә үзләренең якын
кешеләренә, әти – әниләренә, балаларына, сөйгән кызларына хатлар язганнар.
Әнә
шул солдат хатларын укып, тылда калган хатын-кызлар тагын да дәртләнеп,
ашны-ялны белмичә, җиңү көнен якынайттылар. Кичләрен инеш буйларына, яр
кырыйларына басып, үзләренең йөрәкләреннән чыккан сөю, сагыш хисләрен җыр белән
сөйгән ярларына, сугышчыларга юлладылар. Сугыш елларында бик киң таралган,
яратып җырлана торган җырларның берсе – “Катюша” җырын тыңлыйк.
Показ
слайда- люди в тылу и.т.д.
Җыр
“Катюша»
Алып
баручы: Җилкәне-җилкәгә
куеп татарлар, руслар, чувашлар, грузиннар, украиннар, белоруслар бердәм
булып явыз дошманны тар – мар иттеләр. Сугыш тынып торган арада алар шул милләт
кешеләренә хас биюләр, җырлар башкарганнар.
Татар
халык биюе
Алып баручы: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,
Күкне кара сөрем каплады,
Фашизмга каршы ил кузгалды,
Шагыйрьләр дә утка атлады.
Шагыйрь – солдат керде ялкынга,
Алып керде йөрәк җырларын.
Батырлыкка әйдәп, җыр үтте
Халык узган җиңү юлларын.
Шигырь
сойлэу.
Песня
«Победная весна 45»
2
Алып баручы: Хөрмәтле
әбиләр, бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә
татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан
соңгы җимерекләрне төзәтүдә катнаштылар. Бу күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла.
Чөнки бу чор – ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, киер кием
булмау сезне куркытмады. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар
мул тормышта яшәсен иде. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе
телибез. Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә истәлек итеп, шушы
эмблемаларны тапшырырга рөхсәт итегез.
Ветераннарга
сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта, тылда булган вакыйгалар, җиңү көне һ. б.
хатирәләр турында сөйлиләр.
Балалар
бакчасы мөдире, тәрбиячеләр, балалар ветераннарны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр
бүләк итәләр.
1 Алып баручы: Ачлык та артта, сугыш та
артта
Ил батырлары туган ул чакта
Алда – тынычлык, алда – гел кояш,
Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.
2 Алып баручы: Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын
Балкып янсын күктә йолдызлар.
Коллектив белэн жыр: Попурри
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.