Инфоурок Физическая культура Другие методич. материалыСценарий "Папа, мама и я" КВН на татарском языке

Сценарий "Папа, мама и я" КВН на татарском языке

Скачать материал

Әти ,әни һәм мин- спорт сөюче гаилә

Максат: 1.Балалар   һәм   әти-әниләр   арасында  сәламәт                   тормыш рәвешен пропагандалау.                            

                    2.Балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш тәрбияләү.

                    3.Балаларда әти-әнисе белән   горурлану хисе тәрбияләү

 

Үткәрү формасыярыш-кичә.

Катнашучылар:  укучылары,   әти-әниләре, укытучылар, мәктәп администрациясе.

 

Җиһазлау: туплар, кыршаулар, скакалкалар, себеркеләр, шарлар, такта-басмалар, залны бизәү өчен "Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл", "Хәрәкәттә-бәрәкәт" плакатлары, сәламәт тормыш рәвеше сурәтләнгән рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация.

 

Кулланылган әдәбият:

1."Мәгариф "журналы №1,10,2006 ел

2."Тәрбия "газеталары №5, 10,2006

3."Классный руководитель" журналы,№7, 2006

4.Бескоровайная Л.С.,Перекатьева О.В. "Настольная книга учителя начальных классов" Ростовна Дону, Феникс, 2002

 

Бала:       Җир шарында һәрбер бала

                Булсын таза-сәламәт.

                Ә аның нигезендә, әлбәттә,

               Тора спорт һәм хезмәт.

Укытучы: - Исәнмесез, хөртмәтле тамашачылар: әти-әниләр, укытучылар, укучылар. Язгы чор - кеше организмының хәлсезләнгән, витаминнарга ярлыланган, төрле авыруларга тизрәк бирешүчән чагы.

Укучы: - Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез, яшелчәләр белән дуслашыгыз, хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнегез, дип кисәтә белгечләр.

Укытучы: - Без дә алар сүзләренә бик теләп кушылабыз һәм бу киңәшләрне истә тотарбыз. Бүген без "Әти, әни һәм мин сорт сөюче гаилә " дип аталган ярыш-кичәгә җыелдык.

Укучы: - "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" -диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында     һәрдаим кайгыртып яшәү -һәр кешенең изге бурычы.

Укытучы:- Бүгенге ярышта үз  сәламәтлекләре өстендә һәрдаим      шөгыльләнүче,      спорт      сөюче      гаиләләр катнашачак. Ә     хәзер     катнашучы     гаиләләрне     залга чакырыйк:   

          

 1 нче    команданы    алкышлыйк!     Залда утыручыларны сәламләп   зал тирәли әйләнеп килегез !

- 2 нче команданы сәламлик!

Укучы:

- Командаларның     уңышларын     бәяләп     баручы мөхтәрәм жюри әгъзалары белән дә танышып китик.

- Хәрәкәтләнү йөз даруны алмаштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый , диләр.

Укытучы:  -   Бүгенге   кичәбез төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар   һәм   укучыларның чыгышлары белән   үрелеп

барачак.

Катнашучы   командаларга:   кыю, җитез, өлгер булырга телибез.   Уенның   тәртибен    игътибар   белән тыңлагыз.Кагыйдәләрне    бозмаска    тырышыгыз!    Җиңсәгез    чын күңелдән    шатланыгыз,    җиңелсәгез            төшенкелеккәбирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Укучы: -Ә тамашачыларга алкышларын кызганмаска-кулчабарга, командаларга дәрт , көч биреп торырга!

Укытучы: - Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча,тормышны    сөючәнлеге,    ризыктан    тәм    таба    белүе,зирәклеге, тапкырлыгы белән дә аерылып тора.

Укучы: - Ә хәзер командаларга сүз бирәбез. Алар безне үзләре белән таныштырырлар. 

 

1нче команда "Ялкын":

Бала:  Җирдә миңа ни кирәк?

Балалар бергә: Әти дә әни кирәк!

 Әти: Җирдә миңа ни кирәк?

 Әтиләр: Сәламәт гаилә кирәк!

 Әни : Сәламәт булу өчен ник кирәк?

 Әниләр: Дөрес туклану кирәк!

              Режимны саклау кирәк!

Барысы бергә: Көч һәм дәрт,

                          Зиһен, сәләт,

                          Шулчак булырсың сәламәт!

2нче команда "Дулкын":

 Әни: Спорт- авыруга бер дәва

 Әти:  Дуслашсаң аның белән

            Гаиләң булыр көр һәм шат

 Бала: Әткәм , әнкәм һәм мин

           Без бик тату гаилә

            Дару, укол кулланмыйча

            Һәр көн зарядка ясыйбыз

            Сау Һәм таза яшибез!

 Бергә: Су, кояш һәм Һава- безнең якын дустыбыз!

Укытучы:

                 Уеннар һәм ярышлар

                  Витамин кебек алар.

                  Күңелләрне күтәрә

                 Йөрәкләргә көч бирә

Укучы - Беренче ярышта       команда- гаилә катнашачак.

              Командалар әзерләнә торганда           сыйныф укучыларына сүз бирәбез.

      Р.Валиева шигыре "Ясыйк бергә физзарядка"

Укытучы: -Катнашучы гаиләләрне уенга чакырабыз. Беренче уеныбыз " Гаиләләр эстафетасы" дип атала, һәр команда мондый тәртиптә тезелә: әти, әни, бала, әти, әни, бала.

Уенның шартлары белән таныштырып китәм: Беренче кеше тупны аяк арасына куеп, кыршау янына кадәр   сикереп бара- кыршау эченә тупны куя, ә кыршау эчендәге скакалканы алып     билгеләнгән урынга кадәр сикереп бара, кире үз урынына скакалканы кулына тотып чабып кайта һәм скакалканы алдагы уенчыга тапшыра. Икенче кеше скакалка белән сикереп кыршауга кадәр бара, скакалканы кыршау эченә куя да, тупны ала. Тупны аяк арасына куеп, билгеләнгән урынга кадәр сикереп бара. Ә кайтканда тупны кулына тотып чабып кайта һәм тупны алдагы уенчыга тапшыра. Шул рәвешле калган катнашучылар дәвам итә. Эстафетаны башлыйбыз!

Укучы: Командаларга ял итәргә вакыт бирәбез.

 Сезнең каршыда            сыйныф укучылары чыгыш ясый!

           Р.Валиева “Сикергеч”, ритмик бию. 

 

Укытучы:  Менә сезгә авыр туплар

                   Алар белән уйнар өчен

                    Көчле куллар кирәк.

                    Кулдан кулга тупны бирер өчен

                    Җитезлек һәм уяулык кирәк.

Алдагы ярышыбыз "Кулдан кулгадип атала. Бу уенда командадагы барлык уенчылар да катнаша

 -Сигнал белән ярышучылар берсе артыннан берсе йөгереп скамейкага утыралар. Мондый тәртиптә: әти, әни, бала.... Беренче катнашучы тупны куллар белән артка таба бирә, калганнар дәвам итә. Ахырдагы уенчы тупны тотып алга килеп утыра һәм тупны шулай ук артка таба җибәрә. Шул рәвешле скамейкада уен башында беренче утырган уенчы алга килеп җиткәнче уен дәвам итә. Тупны кулга алып өскә беренче кем күтәрсә -шул җиңүче була.

Укучы: Алдагы уеныбыз "Сазлык" дип атала. Бу уенда әниләр генә катнаша.

             Әниләребез ял итеп хәл җыйган арада сүзне

        сыйныф укучыларына бирәбез.

Р.Валиева "Туп һәм без", акробатика элементлары белән бию.

Укытучы:

                Сазлы юллар кичү авыр

                Егылып батмаска кирәк

                Бу ярышта җиңәр өчен

               Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

Бу ярышта һәр командадан  әниләр катнаша. Алар сазлык аша үтәргә тиеш булалар, һәр командага да 4 шәр такта бирелә. Сазлыкның озынлыгы 6 метр. Әни кеше 2 тактага аяклары белән баса, ә калган икесен алга таба,билгеле бер озынлыкта(атларга җайлы булсын) итеп куя. Алга атлаган саен, арттагы тактаны алга куя бара. Кире кайту юлы да шул рәвешле дәвам итә.

Укучы:   Киләсе   ярышта балалар   гына   катнаша.   Алар әзерләнә торганда сезнең каршыда    сыйныф укучылары чыгыш ясый. Р.Валиева "Мин -спортчы".

 

Тәнәфес (зал белән физминутка ясау)

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк

Уңга, сулга күз салыйк,

 Муеннарны боргалыйк,

 Ишкәкләрне нык тотыйк,

 Беләкләрне ныгытыйк

 Кулларны алга сузыйк.

Үткен кайчылар булыйк.

 Бер чүгәлик, бер басыйк,

 Кул тегермәне ясыйк.

 Тиз армаска тырышыйк,

 Арганнарга булышыйк!

Укучы: - Туп, туп бит ул түгәрәк

                Төрле якка тәгәри

                Әгәр боҗра эченә салсаң

                Салмак кына үрмәли.

Укытучы: Бу уеныбыз "Тәгәри тубым " дип атала.

 -Һәр катнашучы тупны обруч эченә алып, идәндә тәгәрәтеп бара.    Шул    ук    тәртиптә    икенче,    өченче,    дүртенче катнашучы дәвам итә.

Укучы: Алдагы ярышыбызда әтиләр генә катнаша. Алар әзерләнгәндә сезнең каршыгызда         сыйныф укучылары чыгыш ясый.

Укытучы: Оча,оча очып китә

                   Шар бит ул бик җиңел

                   Сабырлыгың булса әгәр

                   Йөгәнләрсең бик җиңел.

Укучы: Хәзер үткәреләсе ярышыбыз "Тыңлаусыз шар" дип атала.

- Әти кеше шарны таяк белән тотып идәнгә төшермичә билгеләнгән урынга алып барырга тиеш. Шарны боҗра эчендә калдырып таякны тотып чабып кайта. Ул таякны икенче катнашучы әтигә тапшыра. Икенче номерлы әти кеше таякны тотып билгеләнгән урынга кадәр чабып бара. һәм таяк белән төртеп шарны идәнгә төшермичә алып кайта. 3, 4 нче катнашучылар да шулай ук хәрәкәт итәләр.

Укытучы:   Алдагы   ярышыбызда   2   гаилә    катнашачак. Командалар ял итеп алсын. Хәзер сезнең каршыгызда   сыйныфы укучылары чыгыш ясый.

                 Р.Валисва "Ура, физкультура", җыр

Укучы:   Бу ярыш "Өй җыештыру" дип атала.

 1) Әни кеше теннис тупларын бер-берсеннән 3 адым ара калдырып билгеләнгән урынга кадәр бер рәткә тезә дә кире йөгереп әйләнеп кайта.

 2)Бала себеркегә атланып туплар арасыннан йөгереп барып,  кире шулай ук арадан йөгереп кайта.

 3) Әти кеше себерке белән чиләккә тупларны җыя бара һәм йөгереп кайта.

-Биремне төгәл үтәгән команда җиңүче була.

 Укытучы: Бәйрәм ярышыбызның ахыргы эстафетасында командаларның   барлык   катнашучылары да ярыша.
Командаларыбыз ахыргы эстафетага көч туплаганда сезнең каршыгызда
               сыйныф укучылары чыгыш ясар.

Р.Миннуллин "Спортның яңа төре" . жыр, бию.

Укучы: "Энә күзе эченнән" дип аталган эстафетаның тәртибе белән таныштырам.

-Уенчы сигнал буенча боҗра янына йөгереп бара, боҗра   эченә керә һәм боҗраны гәүдә буенча
күтәреп        кырыйга   алып    куя,    уч    төпләренә савытларны куеп төшермичә билгеләнгән урынга
кадәр чаба һәм кире шул ук рәвешле боҗра янына кадәр чабып бара. Савытларны калдырып үз командасы янына кире чабып кайта. Эстафетаны алдагы уенчыга тапшыра. Уен шул ук тәртиптә дәвам итә.

 

Йомгаклау: жюрига сүз

 

 

Укучы:   Хәрәкәттә-бәрәкәт,

               Тәнгә керә көч һәм дәрт.

              Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

               Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Укытучы: Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий "Папа, мама и я" КВН на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 215 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2015 1316
    • DOCX 33.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Ильфина Минирахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 10608
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация спортивных мероприятий

36 ч. — 180 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс профессиональной переподготовки

Нормативные правовые и методические вопросы организации и проведения мероприятий физкультурно-спортивной работы со школьниками

Специалист по школьному спорту

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы учебно-тренировочного процесса в учреждениях физкультурно-спортивной направленности (плавание)

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 195 человек

Мини-курс

Медиа и коммуникации в современном обществе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Методы маркетинговых исследований в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов

Мини-курс

Особенности психологической помощи детям

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 590 человек из 76 регионов
  • Этот курс уже прошли 229 человек