Инфоурок Дошкольное образование Конспекты"Татар халкының бишек җырлары" 1кечкенәләр төркемендә кичә

"Татар халкының бишек җырлары" 1кечкенәләр төркемендә кичә

Скачать материал

 

Татар халкының бишек җырлары

Максат: Татар халкының милли йолаларына, гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер презентациясе (бишектә йоклаган бәби сурәте, бишек җырларының сүзләре)

Бишек янына басып, 1 кыз бала бишек  җырын җырлый. Җырның соңгы куплетына 1 нче алып баручы кушыла:

-Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез-әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын, апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.

2 нче алып баручы:

Халкыбызның бишек җырларына хәзерге вакытта нык әһәмият бирелә. Аларны иҗат итәләр, җыйныйлар, китап итеп бастырып чыгаралар. Ләкин җырларның кулланылышы әлегә канәгатьләнерлек түгел. Димәк, алар безнең игътибарыбызга мохтаҗ. Әйдәгез, бишек җырларына югалырга ирек куймыйк, үзебез өйрәник, якыннарыбызга җырлыйк.

(Ләйләнең әнисе Ләйсән бишек җыры башкара)

1 нче алып баручы:

Әлеге җырда әни кешенең өметләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, гадел итеп кору теләге ни дәрәҗәдә көчле икәнен сез ачыклагансыздыр.   

Аналарның йөрәк түреннән чыккан моң чишмәсе – бишек җырларының төп вазифасы – бишек тибрәтү, балаларны тынычландыру, йоклату.

Ә бишек үзе! Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясаганнары да, тактадан сырлап ясаганнары да. Аларга әти кешенең, бабайның хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.

(Данилның әнисе Альбина Р.Миңнуллинның “Тал бишек” шигырен укый.)

Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Җылы бишек, җырлы бишек

Эленә өй түренә.

Җырлый бишек, елый бишек

Җырлый-елый моңлана.

Әллә бишек, әллә инде

Бишектә яткан бала.

Бишек тә үрелгән шул

Сөндә үскән таллардан.

Җырчы таллар, елак таллар...

Моңнар тама алардан.

Ул талларга ал таңнарда

Сандугачлар кунгандыр.

Кунып кына калмагандыр

Оя корган булгандыр.

Сеңгәндер ул тал бишеккә

Әнкәмнең моңнары да.

Шулайдыр шул, талбишекнең

Юк шуңа тынганы да.

И тибрәлә өй түрендә

Талбишек талгын гына

Үрсәгез бишек, алыгыз

Безнең як талын гына.  

Ничек җырламасын бишек

Сөн талларыннан үр дә

Талбишектә үстем мин дә

Сизелмимени бер дә?

2 нче алып баручы:

Ә кем иҗат итә бишек җырларын? Әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр, композиторлар, гомумән, моңлы җанлы һәрбер кеше.

Хәзер бишек җырларының кайберләрен тыңлап үтәрсез.

(Берничә бишек җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы:

Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша.

2 нче алып баручы:

“Былбылым”, “күз нурым”, “йолдызым”, “бәбкәем”, “күгәрченем”.  Никадәр назлап, яратып эндәшү сүзләре. Ул һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ һәм әлегә бик тә зәгыйфь сабый әлеге сүзләрдән якын кешесенең күңел түреннән чыккан моңнан тәненә , җанына ләззәтләнү таба, рухи байлык туплый. Бала үз янында иң саф хисләре, кайгы-шатлыклары, уй-хыяллары белән уртаклашкан әнисенең хәленә кергәндәй, аның теләкләрен аңлагандай була. Бишек җырларынннан ук ул үз халкының мәгърифәткә омтылуын, һәркемнең үз баласын белемле итәргә тырышуын сиземләп үсә.

Бүгенге кичәдән бер җырны отып алыгыз әле. Аның сүзләре каршыгызга зур итеп язып эленгән, халык көенә башкарыла.

(Алып баручылар бергә җырлап күрсәтәләр)

Исегезгә төшкәндер, “Зәңгәр шәл” дә абыстайлар җыры шушы көйгә башкарыла. Әйдәгез бергә, кушылыгыз безгә:

Әлли-бәлли итәр бу

Йокыларга китәр бу

Бәү-бәү итеп, күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу

Казаннарда укыгач

Галим булып җитәр бу.

1 нче алып баручы:

Кыз бала чибәр, зифа буйлы, акыллы булып үссен дә йөз кеше арасыннан бер генә кешегә насыйп булсын, ир бала батыр, кыю, якыннарына таяныч булып буй җиткерсен дип теләүләр исә халыкның биләүдә чактан ук балада әхлакыйлык сыйфатлары, җаваплылык хисләре тәрбияли башлавы дип аңлатыла. Нинди генә милләтнең бишек җырын алсаң да, әлеге фикер кызыл җеп булып сузылган.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар халкының бишек җырлары" 1кечкенәләр төркемендә кичә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 202 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2016 865
    • DOCX 56.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исхакова Зания Назятовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исхакова Зания Назятовна
    Исхакова Зания Назятовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3710
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности по воспитательной работе с группой обучающихся в условиях общежития

Воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 126 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 682 человека

Курс повышения квалификации

Администрирование деятельности дошкольной образовательной организации

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 156 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 160 человек

Мини-курс

Психологическая помощь и развитие детей: современные вызовы и решения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе