Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теленнән "Я,Ю,Е хәрефләре " темасына КВН -дәрес эшкәртмәсе ( 2 нче сыйныф)

Татар теленнән "Я,Ю,Е хәрефләре " темасына КВН -дәрес эшкәртмәсе ( 2 нче сыйныф)



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Биектау муниципаль районы Х. Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе













Я,е, ю хәрефләре

2 нче сыйныфта үткәрелгән

КВН-дәрес















Башлангыч сыйныф укытучысы:

Фәттәхова Фәридә Нургали кызы төзеде



Аннотация

Дәрес КВН формасында үткәрелде. Дәрес дүртьеллык башлангыч мәктәбенең А.Х. Нуриева ,Ч.М.Харисованың 2 нче сыйныфы өчен “Татар теле” дәреслеге буенча төзелде һәм программада каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнде. Әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, төркемләп эшләү методлары һәм яңа технология алымнары кулланылды.

Көтелгән нәтиҗәләр: татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, татар телендә үтелгәннәр буенча белемнәрне тирәнәйтү, Г. Тукай иҗатына карата укучыларда кызыксыну уяту.Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда куллану.


Тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар эшнең төрле характерда булуына өстенлек бирәләр. Бертөрлелек аларны ялыктыра. Бу хәлгә юлыкмас өчен, төрле метод һәм алымнар сайлап алынды, төрле чаралар кулланылды, эшнең төрле вариантлары сайланды. Төрле биремнәр, диктант укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Матур язу күнегүләре каллиграфик таләпләр белән беррәттән орфографик бурычларны да үз эченә алды.

Үткән материал сораулар ярдәмендә кабатланды.”Уртак авазларны тап” һәм “Хәреф өстә , сүз яса.”уены я, е, ю хәрефләрен сүзләрдә дөрес уку һәм язу күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелде.Әкиятләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр аша укучыларда Г.Тукайга карата ихтирам һәм соклану хисләре, шагыйрьнең иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан алынды. Г.Тукай шигырьләреннән табышмакларның җавапларын табу,җавапларын дәфтәргә язу укучыларның зирәклекләрен ,сүзләрне хатасыз дөрес язу күнекмәләрен арттыруга бирелде.

Методик тәкъдимнәр:

Дәрестә әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, төркемләп эшләү методлары һәм алымнары кулланылды.

Ирешелгән нәтиҗәләр : дәресне бу рәвештә бирү, укучыларга белемнәрен системалаштырырга, тупланган фактларны гомумиләштерергә, материалны хәтердә калдырырга, фикерләүне тәртипкә салырга һәм белемне куллану күнекмәсен үстерергә ярдәм итте . Дәрес укыту- тәрбия процессында бәйләнешле сөйләмне үстерүгә дә, өлгерешне күтәрүгә дә, укучыларның туган тел белән кызыксынуларына да ярдәм итәр, Г. Тукай иҗатына карата укучыларда кызыксыну уятыр, ныклы белем алуга этәргеч булып торыр.

Дәреснең максаты : Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү , белемнәрне тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына,тормышына кызыксыну, горурлык тәрбияләү ,укучыларны я,е,ю хәрефләренең дөрес язылышын һәм укылышын кабатлау, гомумиләштерү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү,орфография буенча белемнәрен ныгыту .

Дәреснең бурычлары: укучыларның танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү,укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү,үткәнне практикада куллана белергә өйрәтү ,укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү ,әхлак тәрбиясе бирү .

Дәреснең планы:
1.Үткәнне ныгытуга сораулар.

2.Бирелгән сүзләрдәге уртак авазларны табу.

3. Уен “Хәреф өстә , сүз яса”.

4. Китап күргәзмәсе белән эш : Г. Тукай әсәрләреннән әкиятләр, шигырьләрне белү.

5. Г. Тукай әсәрләренең геройларын һәм китапның исемен әйтү.

6. Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсем күргәзмәсе буенча эш,кайсы әкияттән икәнен ачыклау.

7. Сүзлек диктанты.

8. Уен ”Югалган хәрефләр”. Карточкалардагы төшеп калган хәрефне өстәп , дөрес итеп укырга , Г.Тукайның нинди әсәреннән икәнен әйтергә.

9. Мөстәкыйль эш.

10 Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү.

11. “Туган тел” җырын жырлау.

12 Йомгаклау ,жиңүчеләрне билгеләү, билгеләр кую.

Мәгълүмати-компьютер куллану урыны: 2 нчы сыйныфта дәрес үткәрү өчен ярдәмлек буларак копьютер презентациясе кулланылды.

Көтелгән нәтиҗәләр: татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, татар телендә үтелгәннәр буенча белемнәрне тирәнәйтү. Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда куллану.


Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр, Г.Тукай иҗаты турында презентация, “Туган тел” җыры аудиоязма, магнитафон, интерактив такта.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, төркемләп эшләү.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, татар теле , җыр сәнгате.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү.

Дәрес тибы : КВН –дәрес.

  1. Оештыру өлеше.
    - Исәнмесез, укучылар !
    - Исәнмесез , саумысез !
    - Хәерле иртә балалар !
    - Имин үтсен көнегез!
    - Кәефләрегез ничек соң ?
    - Кояшлы иртә кебек.
    - Тукай телен ,анам телен
    - Өйрәнергә дип килдек.
    слайд №1


II. Төп өлеш.

Туган тел” җыры тыңлана .Сезгә таныш булган җырны кем язган? (Г.Тукай).

26 нчы апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

2011 нче ел Тукай елы дип игълан ителде. Апрель ае ул-“Тукай ае”, “Туган тел” ае. Ул дөньяда бары тик 27 ел яшәгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр язып калдырган.Аныңавылны, кешене, тирәлекне, әхлакны саклауга багышланган бик күп әсәрләре бар.Г.Тукай гарәп, фарсы, төрек, татар телләрен яхшы үзләштерү белән бергә дин гыйлемен дә белгән,динне хөрмәт итә.

И,туган тел, и матур тел, (тактада язылдан )

Әткәм – әнкәмнең теле !-дип Г.Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтә белгән.

Һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән , үзенә якын , кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти- әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә, ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Без бүгенге ана теле , татар теле дәресебезне Г. Тукай иҗатына бәйләп я, ю,е хәрефләренең дөрес язылышын һәм укылышын кабатлауга үнәлтербез.

Ә хәзер дәфтәрләгә шушы юлларны языйк.

(Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү)

Язганда дөрес утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

Матур язу күнегүләре.

Слайд №2( Экранда шигъри юлларны укыту)

И, сабыйлар !

Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә- эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән? ( “ Эшкә өндәү” Г.Тукай. )

-Дөрес , мин тикмәгә генә бу шигъри юлларны укымадым.Тукай безне белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өнди. Бары тик эшне чын күңелеңнән яратып ,тырышып башкарсаң гына уңышларга ирешеп була. Бүген безнең дәрестә “Хикмәтле агач”- “Эш агачы” та бар. “Хикмәтле агач” та үзенең җимешләрен ,ягъни бүләкләрен дәрестә бик тә актив катнашкан укучыларга бирәчәк.“Хикмәтле агач” безгә таләпләрен дә куя:

1.Дәрестә бик тә игътибарлы бул,биремнәрне дөрес үтә!

2. Тулы җөмләләр белән сөйлә!

3.Иптәшеңне игътибар белән тыңла бүлдермә!

4.Кеше фикерен кабатлама!

Дәресебез гади генә булмас, әйтегез әле сезнең балалар өчен була торган нинди татарча тапшырулар караганыгыз бар? (Күчтәнәч, Тамчы шоу, Яшьләр тукталышы)

Балалар өчен нинди яңа канал эшли башлады? (Яшь ТНВ) слайд №3

Бүген безнең дәресебез дә балалар өчен була торган тапшыру) “Тамчы шоу” рәвешендә булыр. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Авазлар ”, икенче төркем “Хәрефләр” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә “Хикмәтле агач”үзенең җимешләрен ягъни бүләкләрен бирер , дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы жимешләр санына карап билгелибез.

Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

- Бәйгебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

1 нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан,хәрефләрдән)

- Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

- Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

-Татар телендә ничә сузык аваз бар?(тугыз сузык аваз бар)

-Татар телендә сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)

-Калын сузыкларны әйт.(а,у,о,ы)

-Нечкә сузыкларны әйт .(ә,ү,ө.э,и)

-Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленә?(яңгырау тартыклар,саңгырау тартыклар)

-Кайсы хәрефләр аваз кушылмаларын белдерә?(я[йа], [йә],е[йы],[йэ],ю[йу],[йү] )


2нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә?

1 команда1.Муен, ел,каеш.2 Язу ,оя, таяк. слайд №4

2 нче команда 1.Тою, юл, баю. 2. Яшел,чия, ярдәм.слайд №5

3 нче тур. Уен “Хәреф өстә , сүз яса.” Сүзләрне дөрес итеп укыгыз һәм дәфтәрләргә дөрес итеп языгыз : (гади карандаш белән бер-берсенекен тикшерәләр.)

1.[йа]з,[йү]кә,[йэ]фәк,[йә]шен,бы[йы]л,[йу]ан.слайд №6

2.[йә]шь,[йа]ка ,[йу]рган,ку[йы],би[йү],ки[йэ]м.

(Укучылар эшне тәмамлагач ,слайдта сүзләрнең дөрес язылышы бирелә )

Нәтиҗә ясау.

Димәк, я, ю,е хәрефләре сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә йа , йу, йы дип , ә нечкә сүзләрдә йә, йү, йэ дип укыла.Тартыклардан соң е хәрефе [э] дип укыла.

4 нче тур .Әкиятләр ,шигырьләрне бел!

Китаплар күргәзмәсе белән танышу.Безнең китапханәдә дә Г.Тукайның китаплары байтак. Менә аларның берничәсен күргәзмәдә дә бар. Мин шул китаплардан өзекләр укыйм ,ә сез Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килгәнлеген әйтерсез.Шигырьдән өзек:“Авазлар ”командасына.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә...”

Өзек кайсы шигырьдән алынган? (“Кызыклы шәкерт”)

Балалар “Кызыклы шәкерт” шигыре безне нәрсәгә өйрәтә? (Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска)

Хәрефләр” командасына.

Мин торам кырларда,

Болында ,урманда;

Уйныймын очамын

Якты көн булганда. (”Бала белән Күбәләк”)

    Бала белән күбәләк” шигыре нинди булырга өйрәтә? (кешелекле булырга, кешене рәнҗетмәскә чакыра).

Рәсем буенча эш.слайд 7

Шүрәле” әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?

Укучы: Кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

Слайд 8

Кәҗә белән сарык” әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә?   

Укучы: Авырлыклар килсә, куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә. 

Г.Тукай әсәрләреннән рәсем күргәзмәсе белән танышу.

 Физкультминут

5нче тур Сүзлек диктанты .Г.Тукай шигырьләреннән табышмакларның җавапларын табу,җавапларын дәфтәргә язу.

1.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты” дип акыра,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)

2.Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)

3. Сакаллы килеш туа.

Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)

4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый ,китә очып ,

Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)

а)Боз һәм кар эреде, б) Ашлыклар үсте

Сулар йөгерде, Башаклар пеште;

Егълап елгалар, Кояш пешерә,

Яшьләр түгелде. Тиргә төшерә.

Көннәр озая, Халык ашыга,

Төннәр кыскара Китә басуга,

Бу кайсы вакыт? - Урагын ура,-

Я, әйтеп кара. (Яз) Бу кайчак була?(Җәй)

в)Кырлар буш кала, г) Һәр җир карланган,

Яңгырлар ява. Сулар бозланган;

Җирләр дымлана,- Уйный җил- буран,

Бу кайчак була? (Көз) Бу кайчак туган?(Кыш)

слайд 9 Укучылар гади карандаш белән бер-берсенекен тикшерәләр,бергәләп билгеләр кую.

6 нчы тур Югалган хәрефләр. Карточкалардагы төшеп калган хәрефне өстәп ,дөрес итеп укырга ,Г.Тукайның нинди әсәреннән икәнен әйтергә.

Авазлар” командасы.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйным,чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешле бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз – тиз киендемөс – башым;

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.(”Су анасы”)

Балалар, әйтегез әле. “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?

Укучы: “Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.

Хәрефләр” командасы

Кырга ак кардан.

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш .(“Җир йокысы” шигыреннән)

7нче тур . Дәреслек белән эш. № 116 күнегү (язмача)

  1. Мөстәкыйль эш.

  • Укучылар текст язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

  • Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр? Менә безнең мәктәп укучыларының балалар өчен чыга торган газеталарга үзләренең язган хикәяләрен җибәреп караганнары бар. Алар басылып та чыктылар. Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.Ул язманы дөресләүче , хаталарын төзәтүче кеше ,дигән сүз.

  • Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст Г.Тукайның “Ташбака белән Куян “дигән мәсәлленнән алынган.. Кемдер , Г. Тукай әсәрен хаталы итеп күчергән. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.


Ташбака белән Куйан.

Ташбака белән Куйан узышмакчы булганнар.Алар бер тауга таба йөгерә башлаганнар.

Куйан,үзенең йөгереклегенә ышанып , йулда йатып йоклаган. Бервакыт ул йокысыннан уйаныпкараса,Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән. Куйан артка калганына үкенде, дә, хурланды да,әмма соң иде. Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга йарамый.

Слайд №10 Дөрес текст күрсәтелә. Укучылар үзләренекен тикшерәләр.

Г.Тукай шигырьләрен сөйләү.

V Йомгаклау.

Дәрес сезгә ошадымы? Дәрестә нәрсәләр эшләдек? Кайсы өлешләре аеруча ошады?

( Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Укытучы:

Әйе, бүгенге дәрестә я,е,ю хәрефләрен кабатларга бөек шагыйребез
Г. Тукай да ярдәм итте. Без аның шигырьләре , әкиятләре аша белемебезне, тел байлыгыбызны ныгыттык.
Г. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.,җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача., кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уята.

Дәресебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

Җиңүчеләрне билгеләү, билгеләр кую.















57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров460
Номер материала ДВ-324696
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх