Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыТеатрализованное представление на тему "Кулларым бармакларым-сез минем булышчыларым "

Театрализованное представление на тему "Кулларым бармакларым-сез минем булышчыларым "

Скачать материал

Уртанчылар төркемендә театрлаштыру алымын кулланып

уздырылган сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты

 

Тема: “Кулларым, бармакларым –

сез минем булышчыларым”

 

Төзеде: Смәел балалар бакчасының беренче квалификация  категорияле тәрбиячесе  Идрисова А.Х.

 

Максат:    Бармак уеннары аша балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьле булып формалашуына йогынты ясау; модельләштерү алымын кулланып, предметны тасвирларга өйрәтүне дәвам итү; сорауларга тулы җаваплар бирергә күнектерү; аралашу күнекмәләрен үстерү; балаларда кул гәүдәнең әһәмиятле өлеше булуы турында күзаллауларын үстерү; кул хәрәкәтләрен камилләштерү.

Җиһазлау: “Теремкәй” әкияте өчен бармак театры курчаклары, теремкәй, модельләштерү схемалары, серле капчык, зур һәм кечкенә предметлар, ¼  альбом битләре, карандашлар, елмаеп торучы кояш рәсеме (дискы), кәрзин, кечкенә туплар.

 

Алдан эшләнгән эшләр: бармак гимнастикасы, дид/уен “Тотып карап бел”, “Теремкәй” әкиятен уку, модельләштерү алымы белән предметларны тасвирлау буенча күнегүләр.

Шөгыль барышы.

 

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.

Тәрбияче:  Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйтегез әле, кешегә куллар ни өчен кирәк?

Балаларның җаваплары:

       Ашаганда кашык тотарга.

       Рәсем ясарга.

       Юыныр өчен.

       Уенчыклар тотар өчен.

       Эш эшләр өчен һ.б.

Тәрбияче: Балалар, күрәсезме, безгә кулларыбыз һәр эштә дә ярдәм итә икән. Шуңа күрә без аларны сакларга тиеш.

1)    Әгәр урамда салкын, җилле көн булса, без нишлибез? (Кулга бияләй, перчатка киябез).

2)    Әгәр кулларыбыз эш эшләгәндә пычранса, без нишлибез? (кулларны сабын белән юабыз һәм сөлгегә сөртәбез).

3)    Кулларыбыз арса, без нишлибез? (Кулларны селкеп ял иттерәбез, массаж ясыйбыз).

4)    Ни өчен кул белән кайнар әйбергә тияргә ярамый? (Чөнки кайнар әйбер кулны пешерә).

5)    Электр розеткасына бармак тыгарга ярыймы? (Юк, ярамый. Чөнки электр суга).

6)    Кулларны ничек карап, тәрбиялисе? (Пычранса, кулларны юасы. Тырнакларны кисеп тотасы).

Тәрбияче җавап бирә алмаган  балаларга булыша.

Тәрбияче:   Балалар, бүген без сезнең белән кулларыбызның безгә нинди булышчылар булуы турында сөйләшербез. 

 

Уен “Минем арттан кабатла” (ярымтүгәрәккә басып башкаралар).

 

Иртән иртүк уяндым (күзләрен уалар),

Һәм кояшка куандым (куллары белән кояш ясап күрсәтәләр),

Рәхәтләнеп киерелдем (киереләләр),

Юындым һәм киендем (битләрен юган, өсләренә киенгән хәрәкәтләр ясыйлар).

Бакчама килеп җитәм (урында атлыйлар),

Гимнастика ясыйм иртән (кулларын билләренә куялар),

Бер, ике, бер, ике (ян-якка иеләләр),

Алга, артка иеләм (алга, артка иеләләр),

Кулларны алга сузам (кулларын алга сузалар),

Урында атлап торам (урында атлау).

Бүген иртәнге ашка (кашык белән тәлинкәдән “ботка” ашау),

Ашадым тәмле ботка (корсак сыйпыйлар).

Күп итеп мин уйнадым (малайлар машина йөртә, кызлар курчак йоклата),

Уйнап һич тә туймадым.

Китаплар да карадым (китап карау хәрәкәте),

Рәсемнәр дә ясадым (рәсем ясау хәрәкәте).

Рәхәтләнеп йокладым (кулны баш астына куеп йоклау),

Йоклап туйгач, уяндым (киерелү, “уяну”).

Шакмаклар, туплар белән (кул белән шакмак ясап, туп сикерткән хәрәкәт ясау),

Уйнадык дуслар белән (куллар ян-якка сузыла).

Инде әнием килгән (ишек ягына күрсәтәләр),

Бакчама “сау бул!” диям (кул болгыйлар),

Иртәгә тагын киләм (кулны күкрәккә куеп баш ияләр).

Уен “Алмаларны җый”.

 

Тәрбияче кәрзиндәге алмаларны алмагач янына идәнгә чәчә һәм балаларга алмаларны башта кул ярдәменнән башка гына, аннары куллар ярдәмендә җыярга куша.

 

Бармаклар гимнастикасы.

 

Бу бармак кино карый, (баш бармак)

Бу бармак ботка ашый, (имән бармак)

Бу бармак безнең җырлый, (урта бармак)

Бу бармак безнең йоклый, (исемсез бармак)

Бу бармак йокламыйм ди, (чәнти бармак)

Шаяра һәм кытыклый (уч төбен),

Бармакларны чакыра

Бергәләшеп уйнарга (кул изәп чакыру).

 

Тәрбияче:  Менә нинди җитезләр, булдыралар икән сезнең бармаклар! Ә алар предметларны карамыйча, тотып карап кына белә аламы? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле.

Уен “Серле капчык”.

 

Балалар серле капчыктагы бер предметны карамыйча гына тотып карый һәм исемен атый. Тәрбияче аны балага бирә. Бала модельләштерү схемасы буенча предметны тасвирлый (предметның исемен,  зурлыгын, формасын, төсен әйтә).

изображение 

Тәрбияче:  Ә хәзер безнең матур бармакларыбыз әкият геройлары булып уйнап күрсәтерләр.

“Теремкәй”  бармак әкиятен уйнау.

 

Балалар бармакларына “Теремкәй” бармак театры курчакларын кияләр. Һәр бала бер җәнлек була. Тәрбияче теремкәй ширмасы артына баса. Һәр бала теремкәй янына килә, шакый һәм үзен теремкәйгә кертүне сорый. Тәрбияче алардан кем булуын сорый. Бала теремкәйгә беркетелгән модельләштерү схемасы буенча үз җәнлеге турында сөйләп бирә: ул кем, нинди зурлыкта, төсе нинди, кайда яши, нәрсә ашый. Тәрбияче үзе турында сөйләгән һәр баланы теремкәйгә кертә һәм бала теремкәй тәрәзәсеннән үзенең бармагына кигән курчагын күрсәтә. Ахырдан бөтен җәнлекләр кулга-кул тотынышып теремкәйдән чыгалар.

Копия (2) изображение

 

Тәрбияче:  Безнең җәнлекләр теремкәйдә бергәләп дус һәм тату булып яшәгәннәр. Ә хәзер, балалар, без үзебезнең кулларыбызның рәсемен ясап карыйк. Кулны кәгазьгә куеп, карандаш белән аны йөртеп чыгыйк.

 

Балалар кулларын кәгазьгә куеп, карандаш белән кулларын йөртәләр. Кул сурәтләрен бизиләр.

 

Тәрбияче:  Хәзер безнең кулларыбыз кояш нурлары булып, тирә-юньгә җылы таратсыннар.

 

Тәрбияче өстәл уртасына елмайган кояш рәсемен куя, кояш тирәли балаларның кул рәсемнәрен тезеп чыга.

 

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, сезнең кулларыгызны кояш тирәли тезеп куйгач, ул ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Мөгаен, бу куллар иң матур куллардыр. Чөнки алар матур эшләр генә эшли. Беркемгә дә сукмый, бернәрсә дә ертмый, ватмый. Бернинди дә явыз эшләр эшләми алар. Алар иң әйбәт куллар.

Шушы ягымлы кояш астында алмагачта пешкән алмалар калган. Алар тагын да ныграк кызарганнар. Хәзер сез үзегезнең ягымлы, матур кулларыгыз белән бу алмаларны агачтан өзеп алыгыз. Һәм бу кызыл алмалар сезгә бүгенге шөгыльнең истәлеге булып калсыннар.

 

Шөгыль тәмамлана.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Театрализованное представление на тему "Кулларым бармакларым-сез минем булышчыларым ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Оператор очистных сооружений

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 409 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.12.2015 1353
    • DOCX 128.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Идрисова Айгуль Хакимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Идрисова Айгуль Хакимзяновна
    Идрисова Айгуль Хакимзяновна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4587
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога-психолога в организациях дошкольного образования

Педагог-психолог

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 343 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация образовательного процесса в детском саду в условиях реализации ФГОС ДО

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 162 человека из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 298 человек

Курс повышения квалификации

Разработка коррекционно-развивающей программы по формированию психологической готовности ребенка к школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 226 человек

Мини-курс

Введение в искусственный интеллект

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Мастерство влияния и успешных переговоров

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 19 регионов

Мини-курс

Figma: продвинутый дизайн

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 25 регионов