Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
1.Оештыру этабы.
Укытучы укучыларны сәламли.
Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карыйк,
елмаеп исәнләшик. Хәерле эш теләп дәресебезне башлыйбыз.
|
Укучылар бер-берсенә карап
елмаялар, исәнләшәләр.
|
2.
Дәрескә максат һәм бурычлар кую.
Сезнең
алда узбәя бирү битләре ята (һәр узбәя бирү максимум 3 балл). Беренче биремдә
экологиягә кагылышлы җөмләләрне тамгалап чыгыгыз, беренче хәрефләрдән сүз
төзегез:
Ватык
пыяланы чүп савытына алып сал.
Ачык
калган кранны ябып куй.
Кызыл
китап - юкка чыгучы хайваннар, усемлекләр турындагы китап.
Урман
зур, чүпне атарга урын күп.
Ләкин
урманны чүпләргә ярамый.
Агачларны
сакла!
Чиста,
файдалы ипи ашыйсың килсә, туфракны пычрат.
Нарат
агачы кислород бүлеп чыгара.
Мәтрүшкә
– дару үләне.
Алмада
витаминнар күп.
Биремне
дөрес эшләсәгез, җөмләләрнең баш хәрефләреннән бүген без эшлисе саннарның
исеме килеп чыгарга тиеш. (Вакланма)
Сез
килешкән җөмләләрне укып чыгыгыз (эшегезгә бәя бирегез).
Без
нинди вакланмалар өйрәнәбез?
Дәресебезне
болай башлап без нинди мөһим сорауларга җавап эзләрбез?
Математика
дәресендә экология турында сөйләшергә мөмкин булырмы икән?
Әйдәгез,
узебезне яшь экологлар дип күз алдына китерик, туган ягыбызга кагылышлы
экологик мәсьәләләр чишик.
Башта
әзерлек эше тәкъдим итәм.1,3,5 цифрларыннан бөтен өлеше бер генә цифрдан
торган, цифрлары кабатланмаган иң зур һәм иң кечкенә унарлы вакланма төзегез (эшегезгә
бәя бирегез).
Мәсьәлә:
Нократ
елгасы буенда ике төркем туристлар ял итә. Бер төркем үзеннән соң 5,31 кг
чүп, икенче төркем – 1,35 кг га азрак чүп калдырган.
1)
Икенче туристлар төркеме үзеннән соң
ничә килограмм чүп калдырган?
2)
Ике төркем барлыгы ничә килограмм чүп
калдырган?
Беренче
сорауга җавап бирер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Ә
икенче сорауга җавап бирер өчен?
Сез
бу мәсьәләне хәзер үк чишә алырсызмы?
Ни
өчен?
Дәрестә
без бүген нәрсә белән шөгыльләнербез?
Дәресебезнең
темасы нинди булыр?
Ә
унарлы вакланмаларны кушарга, алырга өйрәнү өчен без нәрсә эшләрбез?
|
Укытучыны тыңлыйлар.
Биремне индивидуаль эшлиләр.
(Мөмкин булган җаваплар:
Ватык
пыяланы чүп савытына алып сал.
Ачык
калган кранны ябып куй.
Кызыл
китап - юкка чыгучы хайваннар, усемлекләр турындагы китап.
Ләкин
урманны чүпләргә ярамый.
Агачларны
сакла!
Нарат
агачы кислород бүлеп чыгара.
Мәтрүшкә
– дару үләне.
Алмада
витаминнар күп.)
Чылбыр буенча укыйлар, эшләрен
бәялиләр.
Көтелгән җавап: Унарлы вакланмалар.
Экология турында.
Математика дәресендә экология
турында фикер йөртергә, бу темага мәсьәләләр чишәргә мөмкин.
Вакланмалар (5,31 һәм 1,35)
төзиләр, эшләрен бәялиләр.
Көтелгән җавап:
Вакланмаларны алырга.
Вакланмаларны кушарга.
Юк, чишә алмыйбыз.
Унарлы вакланмаларны куша, ала
белмибез.
Унарлы вакланмаларны кушарга,
алырга өйрәнербез.
Унарлы вакланмаларны кушу, алу.
Дәреснең планын төзиләр:
1) унарлы вакланмалар турындагы
белемнәрне кабатларбыз;
2) унарлы вакланмаларны кушу, алу
ысулларын өйрәнербез, кагыйдәсен төзербез;
3) күнегүләр эшләрбез;
4) белемнәрне тикшерербез.
|
3.Белемнәрне актуальләштерү
1) Фронталь эш.
1.Нинди вакланмаларны унарлы
вакланмалар дип атыйлар?
2.Унарлы вакланмаларның язылышында
нинди үзенчәлек бар?
3.Өтер белән нәрсә аерыла?
4.Унарлы вакланмаларның язылышында
бөтен һәм вакланмалы өлеше кайда языла?
2) Парлап эш.
1.Унарлы вакланманың дөрес язылышын
сайлап алыгыз, шул вакланмаларга туры килгән хәрефләрдән татарстанда кызыл
китапка кертелгән үсемлек исемен белерсез:
1 ) җиде бөтен уннан өч
|
7, 3
Г
|
7,03
У
|
7,003
П
|
2) ноль бөтен йөздән кырык биш
|
0, 045
Л
|
0, 0045
Е
|
0,45
Ө
|
3) дүрт бөтен меңнән егерме сигез
|
4, 28
В
|
4, 028
Л
|
4, 0028
Ь
|
4) унике бөтен йөздән тугыз
|
12, 009
А
|
12, 9
Е
|
12,09
Б
|
5) унсигез бөтен уннан сигез
|
18,08
Ш
|
18,8
А
|
18, 008
В
|
6) биш бөтен ун меңнән унҗиде
|
5, 0017
Д
|
5, 017
У
|
5, 17
И
|
7) утыз алты бөтен меңнән йөз ике
|
36, 0102
В
|
36, 1002
И
|
36,102
Р
|
8) ноль бөтен уннан
тугыз
|
0,9
А
|
0,09
К
|
0,0009
И
|
9)егерме ике бөтен йөздән унөч
|
20,103
Г
|
20,13 Н
|
20,013
В
|
2.Карточкаларда Татарстан
елгаларынын озынлыгы бирелгән, аларны үсү тәртибендә язып чыгыгыз: Нократ -1314,4
км, Кама-1805,6 км, Ык- 571,2 км, Идел-3530,9 км, Мишә – 204,6 км.
|
Сорауларга җавап бирәләр:
Парда киңәшеп, биремнәрне
эшлиләр,үзләрен эталон буенча тикшерәләр.
Эталон:
1.Гөлбадран.
2. 3530,9 км, 1805,6 км, 1314,4 км,
571,2 км, 204,6 км.
|
4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
Таблицага 358,2 һәм 3,582 саннарын разрядларда языгыз:
Санның бөтен өлешнең разрядлары
|
өтер
|
Санның вакланмалы өлешенең разрядлары
|
Ун меңнәр
|
меңнәр
|
йөзләр
|
дистәләр
|
берәмлекләр
|
,
|
унынчы
|
йөзенче
|
меңенче
|
унмеңенче
|
Йөз меңенче
|
|
|
3
|
5
|
8
|
|
2
|
0
|
0
|
|
|
|
|
|
|
3
|
|
5
|
8
|
2
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Таблицага бу саннарның суммасын һәм аермасын
языгыз
Нәтиҗә ясау:
Унарлы вакланмаларны кушканда,
алганда һәрвакыт таблица ясыйсы буламы?
Унарлы вакланмаларны кушу, алу өчен
нәрсә белергә кирәк?
Сезнең алда җөмләләр ята, аларны
бер кагыйдәгә туплагыз, тактага беркетегез:
-унарлы вакланмаларны берсе астына
икенчесен өтере өтер астына туры килерлек итеп язарга.
-вакланмаларның өтердән соңгы
тамгалары санын тигезләргә (кирәк булса).
-өтергә игътибар итмичә кушарга
(алырга).
-җавапта өтерне әлеге
вакланмалардагы өтер астына куярга.
Физкультминут: күзләргә гимнастика.
|
Биремне төркемнәрдә эшлиләр. Бер
төркем кушуны, икенче төркем алуны башкара. Авырлык туган очракта
сорау-ярдәмлек кулланырга мөмкин.
(Сорау-ярдәмлек:
-Өтергә игътибар итмәсәк нинди
саннарны кушар (алыр) идек?
-Натураль саннарны куша (ала) беләбезме?
-2 һәм 8 не нинди цифрлар белән
кушарга?
-Менә без унарлы вакланмаларны кушу
(алу) кагыйдәсенә килдек. Ул кагыйдә ничек әйтелә?)
Сорауларга җавап биреп, нәтиҗә
ясыйлар:
Унарлы вакланмаларны кушканда,
алганда һәрвакыт таблица ясыйсы булмый.
Унарлы вакланмаларны кушу, алу өчен
кагыйдә белергә кирәк.
Төркемнәр алгоритмны тактага
беркетә, сыйныф тикшерә.
Күзләргә күнегү ясыйлар.
|
5. Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.
Дәрес
башында эшли алмаган мәсьәләне чишә алырбызмы инде?
|
Мәсьәләне
парлап чишәләр, алу, кушу гамәлләрен баганалап башкаралар.
1)5,31-1,35=3,96(кг)-
2 нче төркемнән соң калган чүп,
2)
5,31+3,96=9,27(кг)- 2 төркемнән бергә калган чүп.
Экологик
проблема буенча фикер алышалар.
|
6. Яңа
белемнәрне ныгыту.
Слайдта
саннар бирелгән: 25,4 0,9 2,04 14,6 100,9
-беренче
һәм дүртенче саннарны кушып планетада урманнарнын ничә миллион гектар икәнен
белерсез.
-ахырдан
беренче саннан алдан икенче санны алып консерва банкасының туфракта ничә ел
таркалганын белерсез.
-Килеп
чыккан санны 5 кә тапкырлагыз,туфракта пластик шешә шул кадәр таркала.
-Бирелгән
саннарның суммасын 0 гә тапкырлагыз, пыяла туфракта беркайчан да
эшкәртелмәячәк.
-Марат
көндәлеген 5,4 м га кумеп куйды, ә Камил- 12,7 м тирәнлеккә кумеп куйдылар.
Камил көндәлеген ничә метрга тирәнрәк күмеп куйган?
Кунегуләрне
эшләгәндә нинди кагыйдә кулландык?
|
Телдән исәплиләр.
25,4+14,6=40 млн гектар
100,9-0,9=100 ел
100*5=500 ел
500*0=0
12,7-5,4=7,3 метр.
Унарлы вакланмаларны кушу, алу
кагыйдәләрен кабатлыйлар.
|
7.
Мөстәкыйль эш.
Вариант
1. Вариант 2.
1)
16,667 - 10,667; 1) 1,2488 + 3,7512;
2)
9,7412 +4,1913; 2) 48,5363 - 4,494;
3)
15,74 - 7,198; 3) 51,0277 - 49,2277;
4)
24 + 16,7118; 4) 6,5133 + 91;
Дәрес
барышында үзегезгә бәя бирегез һәм нәтиҗә ясагыз:
“5”- 19-21 балл, “4”-15-18 балл,
“3”- 11-14 балл, “2”- 10 һәм аннан азрак балл.
|
Мөстәкыйль эшне башкаралар, бер-берсенең
эшен тикшерәләр, бәялиләр.
Нәтиҗә ясап, билге куялар. Узбәя
биру битләрен җыеп тапшыралар.
|
7. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча
күрсәтмә бирү.
1) Карточкадагы 1, 2 бирем:
1) 1,2488 + 3,7512;
2) 48,5363 - 4,494;
2) Мәсьәләне чишегез:
Өрәңге агачы елына 2,1 кг кислород бирә. Карама
агачы 12,6 кг га күбрәк. Карама агачы бер елга күпме кислород бүлеп чыгара?
Ике агач бергә күпме кислород бүлеп чыгара?
3) Иҗади бирем:
Унарлы вакланмаларны кушу, алуга экологик
мәсьәлә төзергә һәм чишәргә.
|
Өй эшен сайлап алып язалар.
|
8. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)
1.Дәрестә без нәрсәгә өйрәндек? Унарлы
вакланмаларны ничек кушабыз һәм алабыз?
2.Дәрес барышында алган
белемнәрегезгә карап бер алманы сайлап алыгыз, белем агачына элеп куегыз.
-Дәрес материалын яхшы үзләштердем,
иптәшләремә дә булыша алам
-Әйбәт эшлим, материалны аңладым
-Тырышам, ләкин иптәшемнең
ярдәменнән башка эшли алмыйм
Дәрес өчен рәхмәт.
|
Укучылар сорауларга җавап бирәләр.
Алмаларны агачка эләләр, үз
фикерләрен җиткерәләр.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.