Хөрмәтле
газета хезмәткәрләре! Сезнең тарафка үзебездә уздырылган бәйрәм кичәсен тәкъдим
итәбез. Мөмкин булса бастырып чыгара алмассызмы икән.
“Әти, әни
һәм мин – спорт сөюче гаилә”
Максат:
Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту,
балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
Стендгазеталар, плакатлар, шарлар, таяк , обруч, кәрзиннәр, шакмаклар, башлык,
куртка, шарф, баскетбол туплары, ручка, “Физкультура” дип язылган кәгазь, музыка.
1. Алып
баручы: Исәнмесез,
хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, укытучылар! Менә без сезнең белән
барыбыз бергә залга җыелдык. Сезнең, әлбәттә, бик күп хәл ителмәгән эшләрегез,
мәсьәләләрегез бардыр. Ләкин сез аларның барысын да мәктәп ишегенең теге ягында
калдырып торыгыз һәм бүген балаларыгыз белән бергәләп ял итәргә тырышыгыз.
2.
Алып баручы. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше
язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы , үз сукмагы бар Тик
шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга,
очарга , бәхетебезне табарга килгәнбез.
Тормыш юллары һай борма-борма,
Кирәк ышанычлы пар канат.
Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,
күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,
Аккошлардай бер-береңне ярат.
1. Алып баручы:
Гаилә -һәр кешенең таяныр ноктасы , ә гаиләнең татулыгы -ир белән
хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу- икесенең дә гаебе. Безнең
тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын , бу ыгы-зыгыдан гаилә генә
коткара. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда
балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч.
2. Алып
баручы: Гаилә - һәркем өчен кадерле урын. Ул син туган һәм шәхес
буларак формалашкан җир. Монда сине ничек бар шулай яраталар
, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, рухи һәм
әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың.
Ә хәзер Сезне якынлашып килүче
бәйрәмнәр белән тәбрик итә______________________________________________________________________
Концерт номеры________________________________
1. Алып баручы: Безнең йорт -безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда
һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара
мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. Гаиләдәге үзара
мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул
чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала.
2.Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар һәм
әлбәттә, безнең бүгенге бәйрәмебезнең йолдызлары – безнең тату һәм спорт сөюче
гаиләләр! Бүген без спорт бәйрәменә, гаилә бәйрәменә җыелдык. Спорт ул
кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара. Спорт сөюче кеше генә
сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату
гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь
өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм
татулыгын сынарга килделәр. (Залга музыка астына командалар чыгалар). Көчле
алкышлар белән каршы алыгыз!
__________________________________гаиләсе
__________________________________гаиләсе
__________________________________гаиләсе
__________________________________гаиләсе
__________________________________гаиләсе
__________________________________гаиләсе
Командаларга бәя бирү өчен жюри сайлап
куйыйк әле.( сайлау) Хөрмәтле жюри әгъзалары , өстәл янына рәхим итегез.
1.Алып
баручы: Безнең әти –әниләребез үз урыннарын алалар һәм
беренче ярышка әзерләнәләр. Бүгенге
кичәбез төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар
һәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп
барачак. 1 конкурс – “ВИЗИТКА” дип атала. Әлбәттә, кая гына барсак та , без беренче эш итеп
исәнләшәбеә һәм дә ки танышабыз. Командаларыбыз ярышка әзерләнгән арада,
аларга дәртләр өстәп үзенең җырын бүләк итә
________________________________________________________________________
Концерт
номеры
_________________________________________________________
2.Алып
баручы: Ә хәзер сүзне гаилә
командаларына бирәбез.
Исәнмесез, диеп
башлыйк әле,
Һәр очрашу
шулай башлана.
Исәнмесез,
диеп башланса ул,
Күңелләрдә
ныграк саклана.
( Командалар
үзләре белән таныштыра).
1. Конкурс
1.Алып баручы: Чисталык сәламәт булуның бер шарты булып тора.
Чиста, пөхтә итеп җыештырылган өйдә бер кеше дә авырмый. 2 конкурсыбыз чисталыкка
багышлана – ул “Җыештыручылар” дип атала. Команданың һәр кешесе
чиратлап, куллар белән тимичә, соскы белән шарны “кәрзингә” алып барырга һәм
үзе командасына йөгереп кайтырга тиеш. Кем тизрәк бетерә, шул җиңүче була
Кызыклар
бик күп монда,
Кайдан
уйлап табалар.
Йөгерешәләр
кешеләр,
Калмаска
дип, ахырга.
2. Конкурс
2.Алып баручы: Уйнап тора музыка
Спортзал шау-гөр килә
Җырлыйлар да бииләр дә
Төрлесе төрле якта.
Сезне бәйрәм белән тәбрик итә
___________________________________________
______________________________________________(
Концерт номеры)
1.Алып баручы: 3
конкурсыбыз - “Уңыш җыю ” дип атала.
Уенның тәртибен игътибар белән
тыңлагыз. Кагыйдәләрне бозмаска
тырышыгыз! Катнашучы кәрзиндәге
“уңышны” идәнгә тарата, кире
кайтканда “уңышны” кәрзиненә тутыра һәм башка катнашучыга бирә. Без
командаларга кыю, җитез, өлгер
булырга телибез. Җиңсәгез чын
күңелдән шатланыгыз,
җиңелсәгез
төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!
3. Конкурс
2.Алып баручы: Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, сезнең
игътибарыгызга концерт номеры тәкъдим
итәбез._____________________________________________
Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше
авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына
калмыйча,тормышны сөючәнлеге,
ризыктан тәм таба белүе,
зирәклеге, тапкырлыгы белән дә аерылып тора.
Ә хәзер командаларга ял итеп алу мөмкинлеге
бирәбез. Алар үз өстәлләре янына килеп “Физкультура” сүзеннән булдыра алган
кадәр яңа сүзләр төзергә тиеш булалар.
4.Конкурс
Күмәк бию
уен-көлке
Була
кичке уенда.
Кызлар, егетләр җыела
Таллыкта су буенда.
Әти –әниләребезне
тәбрик итә:__________________________________________________
_____________________________________________________________________________
1.Алып баручы: Командалар
үзләренең эшләрен жюрига тапшыралар.
Уеннар
һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне күтәреп
Йөрәкләргә көч бирә.
Катнашучы гаиләләрне уенга
чакырабыз. Киләсе уеныбыз " Гаиләләр эстафетасы"
дип атала, һәр команда мондый тәртиптә тезелә: әти, әни, бала, әти, әни, бала.
Уенның шартлары белән таныштырып китәм: Беренче кеше тупны аяк арасына куеп,
кыршау янына кадәр сикереп бара- кыршау эченә тупны куя, ә кыршау
эчендәге скакалканы алып командага кадәр сикереп
бара, скакалканы алдагы уенчыга тапшыра. Икенче кеше скакалка белән
сикереп кыршауга кадәр бара, скакалканы кыршау эченә куя да, тупны ала. Тупны
аяк арасына куеп, командага кадәр сикереп бара, тупны алдагы уенчыга тапшыра.
Шул рәвешле калган катнашучылар дәвам итә. Эстафетаны башлыйбыз! Ә
тамашачыларга бары бер теләк: алкышларыгызны кызганмагыз –дөрләтеп кул
чабыгыз , командаларга дәрт , көч биреп торыгыз!
5.Конкурс
2.Алып баручы: Алдагы ярышка
керешкәнче , бераз ял итеп алыгыз.
Бүген сөенә-сөенә,
Шушы җырны җырлыйбыз.
Сезне, кадерле әниләр,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бәйрәм белән
тәбрикли:_____________________________________________________
Гаилә бердәм булса гына тормыштагы
авырлыкларны җиңеп чыга. 6 конкурс шулай ук гаиләнең бердәмлеген
күрсәтер. Ул “Бергә булыйк ” дип атала. Башта әтиләр
билгеләнгән урынга кадәр чабып, кире йөгереп кайталар. Әни әтинең биленә
тотынып бергә йөгерәләр, аннары балалары әниләренең биленә тотынып өчәү йөгерәләр.
Уен шулай дәвам итә . Кулларны ычкындырырга ярамый.
6 конкурс
1.Алып баручы: Бөтен кешенең дә сәламәт буласы килә. Авырмас өчен җылы
киенергә кирәк һәм 7 конкурс – “Сәламәт булыйм дисәң” дигән исем
астында үтәчәк.
Командирлар билгеләнгән урынга килеп, башлык,
шарф, куртка һәм ботинка кигән килеш үз командасы янына кайта һәм өс киемнәрен
икенче катнашучы салдыра,өченчесе киенә, дүртенчесе салдыра .
Спорт,
сәламәтлек дип,
Тырышабыз, карагыз.
Берегез дә ким түгел,
Әйдә, сез дә калмагыз!
7 конкурс
2.Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына
якынлашып килә. Сезгә соңгы уеныбызны тәкъдим итәбез. Хәзер гаиләләр үзләренең
нәсел җепләрен сузачаклар. Кемнең юлы озын шул җиңүче булачак. ( Булган
киемнәрдән юл салу)
8 конкурс
1.Алып баручы: Шуның белән безнең спорт бәйрәмебез тәмам. Жюри әгъзаларына сүз бирәбез. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарган арада Сезне тәбрик
итә____________
_____________________________________________________________________________
2.Алып баручы: Мәктәп, гаилә – бу
ике сүз яши бит янәшә. Бары тик алар арасында татулык , бердәмлек булганда
гына алга таба атлап була. Ә хәзер хөрмәтле әти –әниләр, укучылар! Әйдәгез шушы
йомгакны без үзара җибәрик һәм үзебезне берләштергән учакка кулларны җибәрмичә
җыелыйк.
Бәхет таңы көлеп
каршыласын
Шат елмайсын һәрчак йөзегез.
Тигез яшәп, тигез картаегыз,
Тик муллыкта үтсен
көнегез!
Бүгенге бәйгедә катнашкан гаиләләргә, ярдәм
күрсәткән укытучыларга, җанатарларга зур рәхмәт! Гаиләләрегез тату, спорт
сөюче, сәламәт булса иде!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.