Районный конкурсе проектных и творческих работ
“Туган җир сулышы”,
посвященный Году экологии
Направление: Литературное
«Наши земляки – наша гордость»
Секция: - «Кайда да йөрәктә Туган җир»
Тема: ТИРӘ –ЯГЫБЫЗ ТАБИГАТЕНӘ
БЕЗ БИТАРАФ ТҮГЕЛ!...
Эшләде: Хәмәтдинова Айсылу Ильнур кызы “К.Ф.Шакиров
исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”нең 6 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева
Рәсимә Мулланур кызы
2017
|
Эчтәлек .
1. Кереш
өлеш.
1. Туган
ягыбызда экологиянең торышы.
2. Төп
өлеш.
1.Сулыкларның пычрануы
һәм аларны саклау проблемалары.
2. Авылым чишмәләре.
3. Йомгаклау.
Кереш өлеш.
Экология
– организмнарны һәм алар яшәгән мохитне үсеш һәм яшәеш законнарын, тере һәм
тере булмаган организмнарны бер –берсе белән үзара яраклашып яшәве турындагы
фән.
Табигать
– безнең туган йортыбыз. Табигатьне саклар өчен һәм чиста килеш тоту өчен безгә
андагы төп проблеманы белергә кирәк. Минем фикеремчә, табигатьнең, экологиянең
төп проблемасы ул төрле транспортның, заводларның күп булуы. Безнең
планетабызда якынча 7 млрд.кеше исәпләнә. Мәсәлән шул машиналарны гына алыйк.
Әгәр дә бер гаиләдә бер машина булса, планетабызда якынча 7 млрд. машина булыр иде.
Ә кешеләрнең икешәр – өчәр машинасы бар. Ул экологиягә зур зыян,зарар китерә.
Чөнки машина зарарлы газлар чыгара һәм шуның белән табигатебез бозыла, пычрана.
Барлык химия, нефть заводларында төрле зыянлы матдәләр һавага бүленеп чыга.
Төрле төтеннәр, күп санда ашламалар, пластмасса әйберләр чыгарыла. Аларның
барысы да табигатебезгә зыян китерә. Кешеләргә бу
турында уйланырга кирәк. Һәм без әйләнә-тирә мохитне сакларга тиешбез. Без
табигатькә мохтаҗ. Чөнки табигать - безнең яшәү чыганагы. Һәм ул безне илһамландыра,
кәефне күтәрә, безгә көч, дәрт һәм куәт биреп тора. Табигать хәтта кешеләрне
берләштерә. Без аның турында һәрдаим кайгыртырга , шулай ук аны
чистартырга, сакларга, ихтирам итәргә һәм хөрмәтләргә тиешбез. Әгәр
дә без туган йортыбызда тыныч, имин яшәргә телибез икән, безгә табигатьне
бозмаска кирәк.
Соңгы елларда
хөкүмәт табигатьне, әйләнә –тирә мохитне саклау, табигый байлыкларны әрәм
–шәрәм итмәү, халыкның рухи дөньясын яңа баскычка күтәрү мәсьәләсенә зур
игътибар бирә. Милли аң көчәю нәтиҗәсендә соңгы елларда халкыбызның гасырлар
дәвамында җыелып килгән зиһене берникадәр җанланды. Табигатькә, шул исәптән
әйләнә –тирәлекнең сафлык көзгесе булган чишмәләргә карата да игътибар бермә –
бер артты. Ярты гасыр эчендә ике миллиардтан артык “кара алтын” биргән
Татарстанның җир асты сулары үзләренең меңъеллык агымнарын үзгәртте, күп кенә
сулыклар тозланды, елга-күлләрнең башы булган чишмәләр югалды. Бу – һәркемгә
кагылышлы зур проблема.
Шул
уңайдан, Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елны экология һәм җәмәгать
урыннары елы дип игълан итте.
Республикадагы
инеш – елгаларны тулыландырып тора торган чишмәләребез бүгенге көндә ни хәлдә
соң? Әлеге фәнни эшемдә бик күп сорауларга җавап эзләп, мин бүгенге көндә бик
актуаль булган темаларның берсе – чишмәләрнең тарихын тикшерергә булдым.
Максатым:
үзем
яшәгән төбәктәге , тарихи әһәмияткә ия булган чишмәләр тарихын барлау, аларны
тәртиптә тоту, саклау проблемаларын ачыклау, чишмәләрне төзекләндерүдә
катнашкан аавылдашларыбызның исемнәрен иптәшләрем белән бүлешү.
Әлеге
максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым:
-
авыл һәм мәктәп китапханәләрендә булып,
фәнни чыганаклардан, китаплардан файдаланып, туган авылымның өлкән буын
кешеләре белән очрашып,чишмәләрне үз күзләрем белән күреп, алар турында шактый
бай мәгълүмат туплау.
-чишмәләр
турында тулырак өйрәнеп, дусларымны да таныштыру.
Төп өлеш.
Элекке заманнарда елга буйлап, чишмә
яннарында әрәмәлекләр сузылган булган. Анда шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан
агачлары, җиләк, кузгалак, балтырган, шома көпшә, йонлы көпшә үскән. Боларның
барысы да кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп
бирелгән.Еллар үткән саен, кешеләрнең тормышы яхшыра бара. Хәзер байлык,
мал-мөлкәт туплау йогышлы чиргә әверелә бара. Чишмәләр онытыла. Алар янындагы
агачлар киселә, сындырыла, тирәсен мал-туар таптый. Чишмәгә суга килүчеләр
машиналарындагы чүпне, һич тә чирканмыйча, сукмакка ыргытып китәләр, буялган
урындыкларга аяклары белән басалар...
Су – җирдәге тереклек өчен иң
кирәк матдә. Халкыбыз элек-электән чишмә күлләрне чистартып, карап
торган. Ләкин акча һәм табыш аркасында чисталык,
матурлык чыганагы булган сулыкларга вәхшиләрчә мөнәсәбәт дәвам итә. Сулыкларга
килгәндә, эре ширкәтләр генә түгел, ә гади халыкның күпчелеге аларның язмышына
битараф.
Авылга
кайткан кунаклар да, анда яшәүчеләр дә Сәрдек буендагы плотинага ял итәргә
килә. Елга кырыенда хәйран гына ташландык чүп: пластик шешәләр, чипсы һәм
башка ризык кәгазьләрен күрергә була. Җәй җитте исә елга буе чүплек оясына әйләнә.
Яр буенда ял итүчеләр үзләре киткәндә сыра шешәләре, чүп өемнәре калдыра.
Шулай итеп, авылым табигатенең бер почмагы тагын чүплек оясына әйләнә. Шуларны
күреп күңел сыкрана. Без
- табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән
чыгармыйк һәм табигатьнең кануннарына каршы килмичә, аңа булышыйк.
Безнең Зур Сәрдек авылы ике яктан инеш белән уратып алынган. Авылда мул сулы 4
чишмә, халыкны су белән тәэмин итү өчен 3 артезиан коесы бар. Соңгы елларда
инешләрдә көнкүреш калдыклары, тирес һәм башка төрле чүп ташлаулар кимеде. Бу
сулыкларның пычрануына китерә иде. Шуның өстенә яңгыр, кар сулары белән
басулардан ашлама калдыклары, ферма яннарыннан тиресле суларның агып төшүе дә
инешләрне бик нык пычратты. Шуңа күрә халык куллана торган суның төп чыганагы
булып җир асты сулары тора . Авылыбызда чишмә – коелар даими игътибар үзәгендә
тотыла : чистартыла , яңа буралар белән әйләндереп алына , яннарына килү өчен
юллары төзекләндерелә. Авылыбызда саф сулы чишмәләрне саклау һәм өйрәнү максатында
күп төрле эшләр алып барыла.
Кояшның эссе нурлары астында тәмам әлсерәгәннән соң, якындагы чишмәләрең
берсеннән кушучлап, йотлыга – йотлыга сап – салкын суын эчәсең дә, аның сикерә
– сикерә түбәнгә йөгерүен онытылып күзәтәсең Әйтерсең лә, ул синең бөтен уй –
хыялларыңны, борчу – кичерешләреңне үзе белән еракка-еракка , беркем куып җитә
алмаслык сихри бер дөньяга алып китә. Аның моңлы челтерәве шулчак күңелне
тынычландыра, көмеш чыңы, татлы суы тереклекне , кешеләрне сугара, җанга-тәнгә
сихәт бирә. Бу бит – табигатьнең бер могҗизасы!
Әйе, җир йөзендә мәңге саекмый торан чишмәләр бар. Алар һәрберсе үзенчә
матур,үзенчә сихри. Авылларны чишмәләрдән башка күз алдына да китерүе кыен
булыр иде . Ә бит чишмәләрдә –авылыбыз тарихы.Үзенең авыл тарихын, чишмәләрен
белмәгән, белергә теләмәгән кеше, инде ул киләчәккә өметле күз белән карый
алмый, аның ышанычы югала .
Авылыбызның нәкъ уртасында мул сулы елга – Бөр елгасы ага. Бу елганы ничәшәр
йөз еллар туендырып торган Әтәч, Рәҗәп, Нургали,Сәрдек
буе
чишмәләренә рәхмәтебез чиксез! Аларның һәркайсының үз тарихы, үзенә генә хас
тәмле, шифалы сулары бар .
Авылыбызның
гүзәл табигатьле урынында урнашкан иң матур чишмәләрнең берсе – Рәҗәп чишмәсе.
Авылыбызда яшәгән иң өлкән кешеләрнең берсе Наҗия әбинең әбисе Рәҗәп апа
Мөхәммәтрәхим карт бакча башларыннан,Күки тау итәгеннән чишмә саркып чыкканын
күргәннәр һәм алар бу чишмәне казып чыгарып улак куйганнар. Чишмә үзе тау
кырыеннан бәреп чыккан. Чишмәнең салкын суын эчәр өчен бик ераклардан килә
торган булалар. Шулай ук Шәгъбан аеның ундүртенче көнендә, Бәраәт кичәсендә
халык Рәҗәп чишмәсеннән айның өч коне буе шифалы зәм-зәм суына
килә.
Рәҗәп
әби үзе сау-сәламәт вакытта бу чишмәне карап торган. Шунлыктан бу чишмәгә Рәҗәп
исеме бирелгәндер дә инде .Вакытлар үтү белән таудан төшкән ләм сулары чишмәнең
агуына нык комачаулаган. Һәм Рәҗәп чишмәсен Камил Шакировның уллары (чөнки бу
чишмә алар янында) зур торбалар сузып халыкка кулланыр өчен уңайлырак булган
урынга күчергәннәр. Ә аның тышкы күренешен бизәүне Габделхәй Шәйхетдинов һәм
аның улы Рафис үз өстенә алган. Рафил Шаһабиев белән Фәридә Закировалар еллар
буена чишмә тирәсен чистарталар, ә Ринат Әхмәтшин белән Рушан Шаһабеевлар исә
аны буяп, матур итеп тоталар.
Шуны искәртеп үтик, хәзергесе вакытта Зур Сәрдек авылы территориясендә 3530
кеше 1009 хуҗалыкта яшәп көн күрә. Җирле үзидарәнең дә чишмәләргә
игьтибары көннән көн арта. Бүгенгесе көндә төзекләндерелгән хәлдә 20 чишмә,104
колонка һәм 16 кое хезмәт итә. (Кукмара районында барлыгы 320 чишмә бар, ни
кызганыч аларның 38 генә төзекләндерелгән хәлдә).
Сәрдек
елгасының икенче бер матур су чыганакларыннан берсе–Сәрдек буе чишмәсе.Ул авыл
уртасыннан бормаланып –бормаланып, матур тавышлар чыгарып ага –ага суын авылның
икенче очындагы Бөр елгасына китереп коя. Сәрдек буе чишмәсеннән суны чүмечләп
алганнар. Кешеләргә кулланырга уңайлы булсын өчен Радик Әхмәтов буралар бурап ,
матурлап бизәп куйган. Бугенге көндә Зур Сәрдек авылының күпчелеге әлеге
чишмәгә суга йөри. Сабантуй вакытларында чишмә яныннан халык өзелеп тормый,
чөнки ул сабантуй мәйданы янында гына урнашкан.
Әтәч чишмәсе дә инде бик электән булган. Ләкин иң беренче, бу чишмәдән аз гына
өскәрәк, Галимулла чишмәсе булган. Ул ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыккан
һәм Хәкимулла дигән кеше эчәргә су алу өчен бакча башларына чишмә казыган. Бу
чишмәне Хәким абзый карап, чистартып торган. Хәким абзыйның кушаматы Әтәч
булганга, чишмәгә дә Әтәч исеме тагылып калган дигән фикер яши.
Әйткәнемчә, Сәрдек елгасы чишмәләргә бай. Галимуллин Нурулла абыйлар турысыннан
да чишмә саркып чыккан. Ләкин бу чишмә елгага якын булганлыктан тора - бара ком
белән капланган, язын ташу ләме дә күмеп киткән. Бу чишмәне Нурулла абый казып
су алырга уңайлы итеп ясап куйган.
Күрше Чишмәбаш авылының текә тау битеннән ничә гасырлар буе мул
сулы булып агып ятучы бер чишмә бар. Аны халык таулы урынга урнашканга Тау
чишмәсе дип исем биргән. Тау чишмәнең суын алыр өчен, уңайсыз тау сукмагыннан
өскә таба менәргә кирәк. Су белән тулы чиләкләрне аскан килеш кире төшүе дә бик
азаплы булган. Су кадерле елларда, язгы ташу вакытларында таңнан торып чират
алып, ярты авыл бу чишмәдән су китергән. Һәр йортка су кергәч, чишмә яннары
ятим кала. Тик, илаһи бер көч белән тау битеннән ургып торган көмештәй чишмә
суының тарту көче бар шул аның.Туган ягы табигатен бик яраткан, шушы җирдә
яшибез, дип, авылда оя корып калган ир-егетләрнең көче белән Тау чишмә авылга
якынайды.Тау битеннән торба сузып, инеш аша, чишмәне авылдашларына якынайтып,
матур өй дә ясап куялар егетләр. Улактан ташып аккан су, аяк астын юешләтмичә
генә, махсус җир астына күмеп куелган торбадан кире инешкә барып кушыла. Утырып
хәл алыр өчен матур эскәмиясе дә бар, кер чайкарга зур тагарак та куелган.Чишмә
буена төшүче баскычлардан атлаганда, мондагы табигатькә хозурланмый мөмкин
түгел - зифа булып үсеп киткән ак каеннар, төз наратлар инде буй җиткергән,
үзләрен утырткан кешеләргә рәхмәт әйтеп, һәйкәл булып утыралар.
Без үзебезнең тикшеренүләр вакытында шуңа инандык, чишмәләрне сакларга, аларны
яратырга кирәк. Бу безнең төп бурычыбыз. Чөнки чишмә суыннан да шифалы су юк.
Аларның составына никадәр күп төсле металлар керә. Бары чишмә суында гына авыр
металлар юк. Шулай ук чишмә суында тозның составы да чагыштырма күләмдә бик аз
.
Һәр чишмә үзенең составы белән нык аерыла. Безнең район чишмәләре үзенең суында
фтор, кальций, бакыр, йод, фосфор күп булуы белән аерылып тора. Ә бит бу
элементлар кешенең сәламәтлеге өчен никадәрле әһәмияткә ия.
Чишмәләр
турында эзләнә башлагач миңа әбием түбәндәге бер вакыйганы сөйләде. Сазтамак һәм Байлангар авыллары арасында тыйнак кына агып
яткан чишмәнең тылсымлы көчкә ия булуына әледән-әле инанып торалар. Башкала
профессорлары Зур Кукмара авылында яшәүче егетнең тимераякта шуганда бәкегә
төшеп, каты җәрәхәтләнгән аякларын кисми булмый дигән нәтиҗәгә киләләр. Инде
сигез ел интеккән егет табипларның карары белән үзе дә килешә башлый. Тик,
операция көтеп ятканда яшүсмер малайның төшенә күптән вафат булган әбисе керә
һәм: «Улым, синең аягыңны таудан аккан «Тере чишмә» суында юарга кирәк. Кызула!» ди. Малай ышанырга да, ышанмаска да
белми: нинди генә саташулар булмый бит... Шулай да соңгы өметен сүндермичә,
соңгы көчләрен туплап таң атып килгәндә юлга чыга ул. Төш җиткәндә генә шуышып диярлек чишмә янына килеп җитә һәм аякларын салкын
чишмә суына салып йоклап киткәнен
сизми дә кала. Кич җиткәндә генә уянып өенә кайта. Шушы вакыйгадан
соң бер атна вакыт үтүгә Нурисламның аякларындагы шеш кими, авырту да басыла
башлый. Тиздән чишмә суы юып сәламәтләндергән аякларында егет йөри генә түгел,
бөтен тирә - якны сокландырып бии үк башлый... Могҗизамы бу? Аңлатма табуы читен...
Чишмәләрнең сихәтле көчен, гадәттә, аларның суында эретелгән табигый тозлар,
минераль матдәләр күләменә бәйләп аңлаталар. Дөрестән дә, хлоридлар һәм
сульфатларга, магний һәм калий ионнарына бай булган су кеше сәламәтлегенә уңай
йогынты ясарга сәләтле.
Йомгаклау.
Шунысы куандыра - безнең якларда эчә
торган су запасы күп әле. . Шул сәбәпле, әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Кайбер
илләрдә суны, самолет белән ташып, җан башына карап бүләләр. Дөньяның кайбер
шәһәрләрендә гап – гади суны стаканлап саталар. Бу хәлләр безне дә сагайтырга,
табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булырга кирәклекне искәртергә тиеш.
Чишмәләрне саклау өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә,
җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды,
ләкин күпчелек чишмәләр файдаланылмый һәм аларга безнең ярдәм кирәк. Алга таба
да үз авылымның, районымның чишмәләре тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип
уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта
файдалы шөгыль. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең
тамырларыбызны беләбез.
Кеше – табигать баласы, аның эчендә, аңа
хезмәт итеп, үзенә дә зыян салмыйча яшәргә тиеш. Табигатьне саклау – ул
үзебезне, киләчәгебезне саклау, дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга
кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.
Туган табигатебезне,
чишмәләребезне саклау – барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын,
күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларын тапсак, авылларыбыз да яшәрер,
матурланыр!
Теләр идем мин
дә...
Гомерем юлын
Чишмә төсле
җырлап үтәргә.
Җырым белән җирне
сугарырга,
Күңелләрне бакча
итәргә. ( М. Җәлил “Чишмә җыры”)
Кулланылган әдәбият
1.
“Көч һәм рух тамырлары”. Казан, “Мәгариф”,
2000
2.
И.Юзеевның шигырьләр җыентыгы.
3. .Гарипова
Ф. Г. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан:Тат.
кит. нәшр., 1994
4.
Саттаров Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф.
–1996.--№11.
5.
Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан
китап нәшрияты, 2001 ел.
6.
Интернет материаллары.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.