“Туган ягым – гүзәл Сабам”
Сабаның матур урыннары буйлап күңелле
сәяхәт
Максат:
Саба буйлап сәяхәт аша балаларның туып үскән җире,
аның матур урыннары, халкы турындагы белемнәрен баету.
Бурычлар:
1.
Туган төбәгебез Саба районына карата горурлык хисе тәрбияләү.
2.
Балаларда
халкыбызның туган җиренә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү.
3.
Балаларда сәнгатьле итеп сөйләү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлар:
“Туган ягым – гүзәл Сабам” дип исемләнгән презентация, ”Сабам минем гүзәл ягым”
, Саба турында җырлар , Саба әләмнәре.
Сәяхәт барышында экранда рәсемнәр үзгәреп
тора.
1 нче слайд “Туган ягым –
гүзәл Сабам” .
Балалар татар милли киемнәреннән чыгалар
. Барысы бергә исәнләшәләр.
Хәерле көн , якын дусларга!
Хәерле көн, зифа талларга.
Хәерле көн, назлы җилемә,
Хәерле көн, туган илемә!
Тәрбияче:
хәерле көн, балалар! Сез бүген болай җыелышып, матур киемнәр киеп, кая юл
тотасыз?
1 бала.
Без бүген Саба урамнарына сәяхәткә чыгабыз.
2 бала
Саба
турында матур шигырьләр дә өйрәндек.
3 бала
Саба җиле
– иртәнге җил,
Чакыра
туган якка.
Саба сүзен
ишетсәм дә
Күңелдә
шатлык арта.
Тәрбияче: мине
дә үзегез белән аласызмы, мин сезгә Сабабызның матур урыннары турында сөйләр
идем.
Балалар: әйдәгез,
бергәләп, җырлый-җырлый барыйк әле
Җыр:”Бииләр, итек-читекләр”
Тәрбияче: булдырдыгыз,
балалар, менә безнең беренче тукталышыбыз. Сез бу урынны таныйсызмы?
2 нче слайд
Ә.Кәримуллин ис. район үзәк китапханәсе.
-Әйе,
бу матур бина үзәк урамда урнашкан китапханә. Без бирегә китаплар алырга
киләбез.
3 нче слайд. Балаларның китапханәдә утырган
вакытлары.
Залда
утырган балаларга сорау.
-Ә
сез китаплар, әкиятләр укырга яратасызмы? Мин сезгә әкиятләрдән рәсемнәр
күрсәтәм, ә сез аларны танырга тырышып карагыз.
Слайдта
татар халык әкиятләреннән алынган иллюстрацияләр
Тәрбияче: булдырдыгыз,
балалар, сез күп укыйсыз икән. Ә без сәяхәтебезне дәвам итик.
4 нче слайд. Экранда мәчет рәсеме пәйда була.
-Ә
менә бу нурлы йортны таныдыгызмы , балалар?
-Әйе,
Бу Саба мәчете.
4 бала.
Сабабыз
мәчетеннән
Ишетелә
моңлы азан.
Иманлы
булу өчен
Мин
мәчеткә ашыгам.
-Иман йортына йөрүче, догалар белүче
балалар бармы сезнен арагызда?
Балалар догалар сөйлиләр.
5 слайд. Мәдәният йорты.
Тәрбияче
-Балалар,
без менә хәзер район мәдәният йорты- клубка килеп җиттек. Безнең балаларыбыз
да бу сәхнәдә чыгыш ясыйлар, үскәч артист булырга хыялланалар.
-Әйдә,
балалар , сез дә Сабабызга багышлап , бер биеп күрсәтегез әле.
Балалар
башкаруында Саба флагы бн флешмоб биюе
5 нче слайд . Саба әләме һәм гербы
Тәрбияче. Булдырдыгыз ,
балалар. Кулыгыздагы әләмнәр бигрәк матур . Бу флагтагы рәсемнәр һәм төсләр
нәрсәне аңлата икән?
5 бала
Чыршы
– урман билгесе.
Ә
сары төс - мул уңыш.
Зәңгәр
дулкын сызыклар-
Бездәге
елга , инеш.
Тәрбияче
-Чыннан
да елга –инешләргә, урманнарга бик бай шул Саба яклары.
6 нчы слайд Саба чишмәләре
7 бала
Саба ягы,
саба ягы,
Саба ягы
чишмәле.
Саба ягы
чишмәсенең
Суын эчми китмә
әле.
7
нче слайд “Бәләкәч” б.бакчасы
-Менә яраткан бакчабызга
кайтып та җиттек. Сезгә сәяхәт ошадымы?
7 бала
Сабам
– минем туган җирем,
Ямьле
Байлар Сабасы.
Килә
сине гел мактыйсы,
Килә
җырга саласы.
Тәрбияче.
-Сабабызның
гимнына әйләнгән ”Сабам минем гүзәл ягым” (Оскар Усманов көе, Резеда Вәлиева
сүзләре) җырын барыбыз бергә җырласак ничек шәп булыр иде!
Саба
буйлап сәяхәт гимн белән тәмамлана.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.